Мин таякны кулыма алдым…
Айрат яшь һәм… Ул бит минем туганым, иң якын дустым иде. Үзенең тулар-тулмас ундүрт ел гомерендә әтисезлек газабын татырга да, әнисен югалтырга да өлгергән малай. Ул юньле кеше, үз көнен үзе күреп әнисен дә, дусларын да бәхетле итәчәк тәртипле кеше, булырга тели иде. Ул миннән күпкә әйбәтрәк иде. Һәм ул…
–Сузма!..
–Шайтаныма олак! – Мин таякны Һидиятнең йөзенә ыргыттым, – Кит моннан! Күземә күренмә!
Тавышым салкын тигәндәге кебек карлыгып чыкты. Тәнемнең ут булып януын тойдым. Шул ук вакытта бала йоннарым кабартып, арка үзәгемне ниндидер кырыс салкын телеп үтте. Күзгә яшь тыгылды. Юк, күзгә генә тыгылып калмады ул, бугазыма укмашып катты. Мин сулыш та алалмаслык хәлгә килдем, бөтен барлыгымда яшәү тукталып калды, тәнем сулкылдый, җаным ике дөнья арасында тарткалаша иде.
–Илһам…
–Пошел ты!..
Әгәр мин түгел, ә Айрат безгә кунакка килгән булса!.. Шәһәрнең дә матур урыннары аз түгел бит… Мәктәп стадионында туйганчы футбол тибәр, Агыйделгә барып су коеныр идек. Паркларда йөрер, шайтан куласасыннан алып америка тауларына кадәр йөреп чыгар идек, һичьюгы компьютер артында көннәребез үтәр… – ни теләсәк шуны эшләр идек…– тик шушы ләгънәт төшкән авылның мескен бер йортында вампирлар кулыннан дустым һәлак булмас, мин аны югалту ачысын кичермәс идем…
–Ишетәсеңме?!.
Ишетмим… Ишетәсем дә килми… Минем бернәрсә дә беләсем дә, күрәсем дә, ишетәсем дә килми… Миңа бернәрсә дә кирәкми, берегез дә кирәк түгел миңа! Аңлыйсызмы, берегез дә… Бәлки, үземә дә вампирга әйләнергәдер? Айратны үтергәнче, бәлки, миңа вампир булыргадыр. Ике-өч көн эчендә тоташ авылны юк иткәннәр икән, башкаларына да, башкаласына да ерак калмас. Шулай булгач, нигә тарткалашырга? Киләчәгебез, күрәчәгебез алдан билгеле ич. Һидият әйтмешли, башта дин югалды, иман, намус, кешелеклелек… Хәзер кеше үзе юкка чыга. Чыксын! Димәк, шулай тиеш. Димәк, без шуңа лаекбыз…
–Илһам, дим, анаңны!..
Бу бәндәнең мазага тиюенә түзәр әмәл юк иде. Мин сикереп тордым да аның изүеннән эләктереп алдым. Ул моны көтмәгән иде, албырап калгандай тоелды. Шуннан файдаланып аның касыгына типтем. Һидият бөгелеп төште.
–Анаңны…
Мин уң уч кырые белән аның җилкә тамырына тондырдым… һәм шундук идәнгә мәтәлләп төштем… күземнән утлар күренде… Ә утлар таралуга минем өстә Һидият утыра иде.
–Илһам, башта мине тыңла, – диде ул хәстәрлекле боеру белән, – Сиңа ничек авыр икәнен беләм. Тик сабыр бул һәм хисләреңне тыебрак тор.
–Да, пошел ты…– Кинәт яңагымны нидер көйдереп алды да мин олы кеше белән болай сөйләшергә ярамаганын искә төшердем, – Ярый… Сөйлә…
Һидият минем өстән төште дә шкаф тармасыннан коровникта сыер бәйли торган чылбырлар алып, Айратның кул-аякларын “карлыгач” ысулы белән бәйләп куйды.
–Ярый, синеңчә булсын, – диде ул чалбар төбен уалап, – Айратны үтермибез. Тик үз хатаңны күргәч, үкенәсе булма. Ә безгә ахыргача бергә торырга кирәк. Тем более, син начар тибешмисең… Каратэга йөрисеңме әллә?!.
Мин дәшмәдем. Ачуым сүрелмәгән, тетрәнүем бетмәгән иде әле. Шулай да Айратның йөрәгенә таяк кадамау ничектер тынычландырды. Бәлки, ул шок хәлендә генәдер, дип уйладым мин, бәлки, клиник үлем генә кичергәндер дә кире терелер. Бу уйларымның нигезсез икәнен тойсам да күңелдә өмет юк түгел иде.
–Син мине кансызга исәпләмә, – диде Һидият, гаепле кеше сыман, – Сугыш хисне түгел, ә аек акылны ярата. Ничек, бергә булабызмы?
–Булабыз… – мин аның сузылган учына шапылдатып суктым, – Ярый, гафу ит…
Кулым Һидиятнең учына тиеп тә бетмәде, кинәт дөньяны чиксез караңгылык чорнады. Мин аякларымның идәннән аерылуын тойдым.
–Анаңны!.. – дип сүгенде Һидият, – Алар утны сүндерделәр… Алар уйлый һәм яраклаша белә…