Туктаусыз дөбер-шатыр килгән тавышлар кинәт тынып калды. Без инде шау-шуга күнегә төшкән идек. Көтмәгәндә чолгап алган тынлык күңелгә шом өрде, ул каты да авыр да булып тоелды. Без калакларыбызны куеп тынып калдык. Һидият тәрәзә янына юнәлде.

–Алар китә, – диде ул бераздан, – Алар безне калдырып китә!

–Ура!

–Ура!

Ләкин Һидият шатланып кычкырырга ашыкмады. Ул тәмәке кабызды. Өй эченә күз йөгертеп чыкты. Кабат тәрәзә янына килде. Һәм сүгенеп куйды.

–Шайтан алгыры!

Без дә аның янына басып тәрәзәләргә капландык.

Борынгы хәрбиләр сыман тезелеп баскан сарыклар башларын түбән иеп безгә таба килә иде.

–Прожекторларны шуларга төбәгез! – дип кычкырды Һидият, – Тиз!

Без прожекторларны сарыклар өстенә юнәлттек. Аларның күбесе эреп акты, шартлады, егылып калды, ләкин зыян күрмәгәннәре сөзәргә әзерләнеп безгә якынаюын белде. Электр нурыннан юкка чыкканнарын яңалары алыштырды, аларны – тагы бүтәннәр. Без ут сиптергән солдатлар кебек прожекторларны әле анда, әле монда юнәлттек. Сарыклар меңәрләп кырылса да, алар тагын, тагын пәйда булды, бу агымның чиге дә, чамасы да булмас төсле иде. Тик бераздан алар сирәгәйде. Әмма исән калганнары да җитәрлек иде әле һәм алар коймаларны катырка урынына гына ертып узып өйне китереп сөзде. Йорт, давылдагы кораб сыман, селкенеп куйды. Мин идәнгә барып капландым. Прожектор кулдан төшеп китте. Ул арада караңгыланып калган тәрәзә аша бер өер кош очып керде. Һидият утын “кунаклар”га төбәп минем алга басты. Берничә кош яктылыкта эреп чәчрәде, өй эченә сасы ис таралды, берничәсе прожектор нурыннан читкә тайпылды, тик Һидият аларны да юк итте. Мин үз прожекторымны эләктереп тәрәзәгә яктырттым. Сарыклар инде юкка чыккан иде, калган берничәсен Айрат дөмектереп куйды. Дөнья кабат тынычланып калды.

–Өй эчендәге лампочкалар аларны үтерми, – диде Һидият, – Кичә алай түгел иде…

Көтүе белән караңгы тәрәзәгә омтылган вампирларның барсы да диярлек һәлак булды, исән калганнары качып китте. Ләкин алар барыбер бихисап иде әле. Без элекечә урамга яктыртып торуыбызда булдык. Ахырда Һидият прожекторын урынына беркетеп куйды. Без дә шулай иттек.

–Сәгать дүрт! – дип кычкырды Айрат, – Тагын ике сәгать түзсәк…

–Ике сәгать! – Бу миңа биш сәгатьтән дә озаграк булып тоелды, – Озын бер гомер…

–Түзәбез, егетләр… – диде Һидият, тик шундук яман сүгенеп пржекторы янына сикерде, – Айрат, анаңны!..

Ничек кенә җитез кыланмасын Һидият, бу юлы, барыбер, соңлады. Карават астыннан килеп чыккан кош күз ачып йомганчы кеше сурәтенә керде дә Айратның муенына ябеште. Мин сөялеп торган усак таякны эләктереп, вампирның йөрәгенә кададым. Таяк купшак карга кергәндәй җиңел керде. Вампир, танышсыман күренгән чибәр хатын кыяфәтен югалтып, череп таркала башлаган мәеткә әверелде дә чәчрәп юкка чыкты. Айрат хәлсезләнеп идәнгә егылды.

– Анаңны!.. – Һидият ачуыннан тончыгып безнең янга килде, Айратны күтәрергә итте,– Шайтан алгыры…

–Бетте, – диде Айрат, соңгы көчен җыеп, – Ул тешләде мине. Барсы да бетте…

–Айрат…

–Миңа рәхәт, Илһам… Мин үземне чиксез бәхетле тоям… Кызлар белән үбешкәндәге кебек… Тик мин… мин дә тиздән вампирга әйләнәчәкмен…

Һидият аның муенындагы эзне карады.

Кул селтәп куйды.

–Илһам… – Айрат хәлсез куллары белән усак таякка үрелде, – Илһам, үтенәм синнән… Үтер мине…

–Айрат! Дәшмә, анаңны…

–Ул дөрес әйтә! – Һидият миңа таяк сузды, – Үтер аны…

–Айрат…

Тик ул дәшмәде. Мин Айратның маңгаена кулымны куйдым. Ул суына башлаган иде. Юк, ул боздай салкын иде. Мин аның күзләрен йомдырдым.

–Озаклама, Илһам… – Һидият һаман таяк сузып тора иде, – Соң булмасын.

–Ул бит…

–Беләм. Шулай кирәк. Җаны сыеныр урын тапмый йөрмәсен өчен. Тиз бул.