–Дөрес! – Һидият Айратка борылды, – Берсен ишеккә каратып куй әле шуның. Бүгенгә, бәлки, ярдәме тияр. Ә иртәгә…

Без эшкә тотындык. Айрат прожекторлар белән булды. Мин өй ишеген келәләп, стенага сөялеп торган ломны махсус әзерләнгән чылбыр аша үткәреп, ишек яңагына аркылыга терәтеп куйдым. Һидият тәмәкесен сүндереп, газ боллоныннан ут сиптергеч ясады.

–Аучыларның кайтканы күренмәде, – диде Һидият, өй ишегенә догалы язу беркетеп, – Бу вакытка калгач, кайтмаслар да инде…

–Эх, ул убырларның оясын тапсаң иде…– Айрат ачудан тешләрен шыгырдатып куйды, – Белер идем ничек…

–Башта төнне үткәрергә кирәк әле…

–Әйе, – Һидият шкаф ишеген ачып белизна шешәләре тартып чыгарды, – Менә боларның капкачын тишә тор әле, Илһам. Ә син, Айрат, бензин тутыр…

Шешәләр әзер булуга веранда ишеген шакыдылар. Без тынып калдык. Дөбердәү тагы кабатланды.

–Килделәр…

–Сабыр итегез! – Һидият ишеккә атлады, тик шул мизгелдә тәрәзә кактылар, – Кем бар анда?

–Һидият абый! Ач! Коткар мине! – дип җаны өзелеп кычкырды бер кыз.

– Айрат, прожекторларны кабыз!

Ут кабынуга ук, тәрәзә челпәрәмә килде. Анда Наилә иде. Чәч-башлары тузган, елаудан күзләре шешенеп беткән, битләре сыдырылган.

–Зинһар өчен, тизрәк! – дип кычкырды ул, – Тизрәк!

Һидият рам калдыкларын бәреп төшерде дә күтәреп алырга теләп, Наиләгә сузылды. Айрат аның аягына барып ябеште:

–Вампир бит ул! Һидият абый… Вампир!

–Түгел! – Һидият аны тибеп очырды, Айрат прожектор өстенә барып төште. Бер мәлгә тәрәзә караңгылыкка чумды. – Илһам, ярдәм ит.

Һидият Наиләне тәрәзә төбенә бастырган иде инде. Кинәт ниндидер дәү кошның канат кагышы ишетелде дә күз ачып йомганчы юкка чыкты. Айрат торып басты. Прожектор нуры кабат сибелде. Төсе качкан Һидият кашларын җыерып безгә борылды. Аның кулында Наиләнең күлмәгеннән калган ертыклар гына иде. Ул аларны ачу белән идәнгә бәрде дә бер ни дә дәшмәде.

Авыр тынлык урнашты.

Үткән төндә Зәлифәне күргәннән соң мин дә Наиләне вампирдыр дип уйлаган идем. Менә бит ничек килеп чыкты.

–Гафу ит, Һидият абый… – диде Айрат еларга җитешеп, – Гафу ит…

Һидият аны кочаклап алды. Башыннан сыпырды. Аркасыннан сөеп куйды. Дәшмәде. Өстәл тартмасыннан шырпы каплары алып безгә таратып бирде.

–Прожектордан куркалар, – диде аннан соң, – Болай булса, иртәгәгә кадәр яшәячәкбез.

–Наилә жалкы, – диде Айрат, иренен кымтып, – Әгәр мин комачауламасам…

–Нишлисең, сугыш югалтусыз булмый…– Һидият елмайгандай итте, – Суыткычта кыярлар бардыр. Шуларны турый тор әле. Корсак ачты.

Мин стенадагы сәгатькә карап алдым. Бер тулып килә. Кояш чыкканчы биш сәгать калган. Биш сәгать вакыт миңа гасырлардан озын булып тоелды.

* * *

Һидиятның тынычлыгы безгә дә йокты. Прожектор уты алмас ераклыкта исәпсез шәүләләр күренә, алар әле кеше, әле кош кыяфәтенә кереп безгә якынаерга тырышалар, әмма элекрның көчле нурларына эләгү белән хәлсезләнеп кире чигенергә мәҗбүр булалар, тәкатьсезрәк кыланганнары эреп юкка чыга иде. Бу күренешне сәгатькә якын хәвефләнеп күзәткәннән соң, тынычланып калдык.

–Бүген исән калачакбыз, – диде Һидият, Айрат әзерләгән табынга утырып, – Ә хәзер капкалап алырга да мөмкин.

Өстәлдәге ризык мулдан булмаса да, бик тәмле сыман тоелды, хәер, картыйның коймагыннан башка бер нәрсәдә ашамадык ич, ансы да әле бөтенләе белән диярлек кире чыгып бетте. Кыярны суган белән бергә турап өстенә көнбагыш мае салсаң һәм күп итеп тоз сипсәң, телеңне йотарлык була икән. Без ашау ләззәтенә бирелеп, урамда – төн, ә тирә-ягыбызда бугазыбызга ябешергә торган вампирлар икәнен дә оныта яздык. Әмма алар безне онытмады. Әле веранданың караңгы почмагына килеп җәнҗал куптардылар, әле өй түбәсенә менеп сикергәләделәр. Тик без моңа артык игътибар бирмәдек. Өйне җимерә алмасларын да, җимергән хәлдә прожекторлар утына якын килмәячәкләрен дә яхшы белә идек. Өстәвенә кыяр тәмле, ә без ач идек. Ләкин вампирлар да ач иде. Ә без тәмле идек…