–Кулыңдагы таягыңны ычкындырма! – дип боерды ул, – Әле төн узмаган, алар теләсә кайда булырга мөмкин. Айратка һөҗүм иткәндәй…
Айрат турында ишетүгә дөньямның асты өскә әйләнде. Мин янган йортка укталып куйдым. Бу мизгелдә ул минем өчен бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк кебек иде.
–Айрат…
–Ул югалды, – диде Һидият тыныч кына, – Чылбырларыннан ычкынып сиңа омтылды да юкка чыкты…
–Син?!.
–Илһам!.. Улым… – Бу картыйның тавышы иде, аның үзен күрмәсәм дә якында икәнен тойдым, бөтен булмышым белән аңа омтылдым, – Балам, мин баздан чыктым. Мин үлмәгән идем. Кил яныма…
–Картый, син кайда?
–Кара монда улым!..
һәм мин аны күрдем…
Каникулга кайткан саен сагынып, тәмле-татлы ризыклар әзерләп көтеп тора торган картый… Кайткан саен кочаклап алып, җаннарымны ял иттерә торган картый… Бүген безгә коймак пешереп ашаткан картый… Картый! Тик Һидиятларның абзары ягыннан миңа атлаган картый ул түгел иде. Аның тиреләре дә, итләре дә асылынып төшкән, битендә күз һәм танау чокырларын хәтерләткән сөякләрдән башка берни дә юк…
–Мин картыең синең…
Ул шул көенә дә миңа кадерле сыман иде. Ул, барыбер, минем картый иде. Без аны тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтеп җиргә күмәлмәдек, моның өчен ул гаепле түгел, моның өчен тик без… тик мин җаваплы идем. Мин картый ягына атладым.
– Ахмак!
Һидият җиңемнән алды. Мин борылган уңайга йодрык белән туры һөҗүм ясадым. Ул чайкалып китте. Мин аның эченә типтем… һәм… һәм үзем дә упкынга очтым.
–Яныма кил, балам… – дип чакырды теге тавыш, – Картыеңны, авыр хәлгә куйма. Мин сусадым… Бер йотым бир миңа. Тик бер йотым…
– Шайтан алгыры!..
– Бер йотым бир, улым…
– Хәзер картый…
– Селкенәсе булма…
– Бер йотым…
– Илһам!
Менә шушы бәндә, беркем теләмәгәндә, беркем сорамаганда килеп чыккан шушы адәм, ничәнче кат инде минем юлыма аркылы төшә. Ничәнче кат инде минем теләгемне суырып алып, үзе кушканны эшләргә мәҗбүр итә. Һәм мин аңа буйсынам. Мин аңа хезмәт итәм. Соң, ул да вампир түгел мени?! Бәлки, минем күргәннәрем газаплы төш кенәдер? Бәлки, бу дөньяда вампирлар бөтенләй юктыр? Яки бардыр… Ләкин дөнья әлегечә түгел, ул – бер төрле вампирлар белән икенче төрлеләренең сугышыдыр?!. Һәм мин шушы сугышта катнашырга мәҗбүрмен. Кирәкме соң ул миңа?! Нигә кирәк?!. Үз гомеремне саклап калу өченме? Ә минем гомер нигә кирәк? Кемгә кирәк? Кеше гомере, гомумән, нигә кирәк? Аның кемгә хаҗәте бар? Әйе, бер-берсе белән кан дошман булып, бер-берсенең бер йотым канын эчәр өчен гаҗизләнеп яши икән, кешенең бу дөньяга ни пычагыма кирәге бар? Мин Айратның канын ләззәтләнеп суырган вампирны хәтерләдем… Мин вампирларны ләззәтләнеп кыйраткан Һидиятне искә төшердем… Мин аларның берсен дә яратмадым…
–Илһам, тилеләнмә! Һәлак буласың бит…
–Илһам, улым… Кил яныма… Бер йотым бир миңа…
Тапкан-тиенгәнен өйгә алып кайтып, хәтта ашауны да кысып, адәм арасына чыгарга, кешечә дөнья көтәргә, фәлән бүлмәле фатир алырга, затлы машинада йөрергә хыялланган әнием искә төште… Мин үземне белә белгәннән бирле ул шулай хыяллана инде…
Әтием искә төште… Ул начар язучы түгел, халык аны ярата, язганнарын йотлыгып укый, мин дә аңа табынып үстем… Тик ул гына… ул вакыты белән безнең өчен күп, бик күп тоелган акчалар алып кайтса да, ул да тормыш рәвешебезне артык үзгәртә алмады. Шуңа да мине:“Язучы булма!” – дип тирги ул. Әтием дә…
Мин Айратны хәтерләдем… Мәктәптә бай балалары да бик күп иде… Мин ел буена әтидән теләнеп, үз дәрәҗәмне төшермәскә тырышып яшим. Әти юмарт ла ул, тик мин генә үземне бер паразит итеп тоям. Әле, каникуллар башлану белән авылга сыпыртуым да, үземнең шушы халәтемнән качарга теләүдән икән бит. Мин авылга кайтмыйча, Айрат миңа кунакка килсә дә, без әтинең кесәсеннән ерак китә алмас идек…