–Дөнья хәлен белеп булмый, бырат, – диде ул минем кайда караганымны тоеп, – Бөтен авылда күп булса ун-унбиш кеше калгандыр. Иртәме-соңмы, безгә дә чират җитәчәк. Ә убырлар көчле. Башта алар тәрәзәгә килеп ялыналар иде, хәзер үзләре һөҗүм итә башладылар. Алар үзгәрәләр. Көннән көнгә.

–Нәнәйне базда калдырмаска иде,– диде Айрат, безнең янга кереп, – Бәлки, ул үлмәгәндер…

–Хәзер соң инде… – Һидият тәмәке кабызды, – Соң…

–Бәлки, милиция чакырыргадыр? – дидем мин бу фикернең элегрәк башыма килмәвенә үкенеп,– Яки анда, башка берәр коткару хезмәтен…

Һидият елмаеп куйды:

–Киноларда гына тиз килеп җитә алар. Берничә җиргә шалтыратып караган идем, көлделәр генә. Үзебезгә тырышырга кала.

Айрат иреннәрен кысып куйды:

–Моның чынлап та өндә икәненә ышанасы килми…

–Ышанасыңмы-юкмы, ә сугышырга туры киләчәк, – диде Һидият, карават астыннан шланг төргәген алып, – Тиздән караңгы төшә, юкка вакыт үткәрмик.

Ул берничә метр шлангыны үлчәп кисте дә газ болонына ялгарга кереште. Нәкъ шул чакта ишекне нәрсәдер тырмап алды. Без катып калдык.

–Килделәр! – дип пышылдады Айрат, – Беттек…

Аның соңгы сүзеннән аяк астымда җир убылгандай тоелды. Тик тырмашу тагы кабатланды да ишек артында песи тавышы ишетелде.

–Мурка!

Һидият шланга кискән пычагын да куярга онытып ишеккә атлады.

–Ачма! – дип кычкырдым мин, – Вампир булса…

Тик Һидият мине ишетмәде. Келәне ычкындыру белән ишек ачылып китте һәм аннан атылып песи килеп керде. Һидият келәне кабат эләктереп песигә иелде:

–Мурка, кайттыңмы, бәләкәч…

Песинең күзләрендә ниндидер сәер нур уйнап китте. Моны Һидият та сизде шикелле, ул иелгән җиреннән бер мизгелгә генә тукталып калды да яшен тизлегендә песинең башыннан эләктереп алды. Аның хәрәкәтләренә күз иярмәле түгел иде. Һидият тагы бер мәл чүгәләгән килеш калды да акырын гына үрә басты. Лампочка яктысында җентекләбрәк карарга теләгәндәй сул кулын өскә күтәрде. Аның учында Мурканың өзелгән башы иде.

–Анаңны!.. – дип сүгенде ул, башны безгә дә күрсәтеп, – Аның бер тамчы да каны чыкмады…

Чынлап та песинең башында да, гәүдә өлешендә дә кан әсәре юк иде. Хәтта пычак та элеккечә ялтырап тора, әйтерсең, аның белән бернәрсә дә кисмәгәннәр.

–Анаңны!..

Һидият үзенә генә хас җитезлек белән ишекне ачты да песинең ике өлешен дә күтәрмәгә ыргытып, кабат келәләп куйды. Һәм тәрәзәгә төбәлде. Үзе уң кулы белән ишек яңагындагы төймәгә басып, күтәрмә утын кабызды.

Озак кына күзәтеп торды.

–Карагыз әле! Е-кы-лы-мы-ны!..

Без аның янына басып, тышка текәлдек.

Ике адым чамасы ераклыкта яткан баш белән гәүдә акырын гына бер-берсенә шуыша иде. Без ачкан авызларыбызны да йомарга онытып катып тордык. Озакламый баш белән гәүдә очраштылар да бергә ялгандылар. Песи аз гына хәлсезләнеп ятканнан соң торып басты, башын чайкап алды. Һәм берни булмагандай сыек караңгылыкка кереп югалды. Без баскан урыннарыбыздан кузгалалмый озак тордык.

–Анаңны фәлән итим!

Һидиятның ачулы тавышыннан без сискәнеп киттек.

–Ул ут яктысыннан да курыкмый! Анаңны… —Һидият сүнгән тәмәкесен тагы кабызды да, өстәл артына барып утырды, – Һәркемнең өендә песие бар. Алар кайтып хужаларын тешли ала. Сарыклар да кайтса… Алар ут яктысыннан да курыкмый…

–Тик Мурка сине тешләмәде… – дидем мин аның ачуын сүрелтергә тырышып, – Теләгән булса…

–Ул өлгермәде… Мин Мурканы бик ярата идем. Шуңа андагы үзгәрешне мәлендә сизеп калдым… Аз гына соңласам, тешли иде.

–Сәндрәдә аларны яктылык юк итте.

–Кояш нуры! – Һидият иңнәрен сикертеп куйды, – Алар миңа кичә дә килде. Ләкин лампочка яктысында эреп юкка чыктылар. Кырыклы лампочка яктысында! Бүген ул аны сизмәде дә…

–Синең прожекторлар бар бит әле…