Кинәт шым булды барсы.
Өч сәгатькә һәркем югалды
Артистлар арасына кереп.
Онытылды дөнья мәшәкате,
Борчулы уйлар, хисләр.
Нәрсә дә соң фильм сере,
Ник аны яраталар?
Мәхәббәт турында бит ул,
Кем соң аңа сокланмаган,
Мәхәббәтне күреп, кем туйган?
Эх, бар иде бит заманалар…
Кино шатлык китергән чаклар,
Кабатланмый торган вакытлар,
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Өлгерегез вакытында тотып
Калырга бәхетле минутлар.
Каз өмәсе
Бүген авыл гөрләп тора,
Каз өмәсе бит анда.
Уен – көлке, дәртле җырлар,
Яңгырый тирә – якка.
Тезелешеп утырганнар,
Алларына каз куеп,
Яулыгын артка бәйләгән,
Чиккән алъяпкыч кигән,
Ярдәмчел күрше апайлар,
Киленнәр һәм яшь кызлар.
Бигерәк җитез, тырышлар
Мамык йолккан куллар.
Тау өелгән мамыктан,
Әйтерсең дә кар яуган.
Йоклауы рәхәт булыр
Йомшак мамык өстендә.
Чигелгән мендәр тышлары
Аны күптән инде көтә.
Мыек астыннан елмаеп,
Утыра гармунчы егет.
Шым гына кәләш күзли ул
Уздырмый бушка вакыт.
Кеше эштә сынала бит —
Бүген нәкъ уңайлы чак.
Бизәкле көянтәгә асып,
Казлар юып кайтуга,
Самовар җырлап утыра
Азык тулы табында.
Хуҗабикәнең осталыгы —
Сокланып та торырлык.
Каз коймагы шундый тәмле,
Телкәеңне йотарлык.
Эшләгән кешенең ашы була,
Тырышсаң – бар да була.
Казлар үссен әйдә мул,
Үткәрелсен өмәләр.
Буыннан – буынга калган
Борынгы йола бит ул.
Тогры дус
Куе урман аша чыктым,
Шулай кирәк булганга.
Куркытты һәрбер күләгә,
Иптәш булмагач әргәдә.
Агып ята киң елга,
Йөзеп чыкмадым теге ярга,
Арысам, кулбашын куярга,
Яхшы дусым булмаганга.
Кайда адашып йөрисең?
Көтәм бит, кил тизерәк.
Киңәшчем, тогры дусым —
Син бит миңа бик кирәк.
Бергә үтик җитәкләшеп —
Тормыш юлы сикәлтәле.
Елмаеп, көлеп, серләшеп,
Күп еллар яшик әле.
Артка карама
Карама артка борылып,
Бар син тик алга.
Сине яктылык көтә
Юлның теге башында.
Артка борылып карама,
Үткәннәрне барлама.
Бүген, әлеге мизгелдә
Бәхетле яшә, әйдә.
Гомер кыска, уйлар озын,
Уйлата да моңлата.
Җырлап җибәр, уйландырса —
Җыр күңелне юата.
Уйлама киләчәкне дә,
Ул әле ерак шундый.
Бүген яшә, бүген шатлан,
Гомеркәй ике килми.
Җирдәге оҗмаһ
Бигрәк көлергә яратам,
Көлеп, хәлләрем бетә.
Һәр нәрсәдән кызык табып
Күңелле яшәүгә ни җитә?
Кайда мин – шунда кызык,
Башкалар аны күрми.
Кызыкны күрә белгәнгә,
Йөземнән елмаю китми.
Көлеп яшик, дуслар,
Гел шат, шаян булыйк.
Һәр кеше дә бу дөнъяда
Бәхетле яшәргә лаек.
Шатланып яшәргә кирәк,
Дөнья матур, яшәү рәхәт.
Җирдәге оҗмаһ өчен
Ходайга бик зур рәхмәт.
Шатлык биюе
Ата – казның шәп кәефе,
Ул бүген әти булды.
Мондый бәхет кемгә шулай
Килеп эләгә әле?!
Бик озак көтте ул,
Тышта ялгызы басып.
Тамагына аш бармады,
Эчмәде хәтта су да.
Карлы яңгырга чыдап,
Баскан килеш йоклап,
Көтте ул өметләнеп,
Тәрәз ягына карап.
Ниһаять, кояш йылмайды,
Табигатькә төс керде.
Кинәт яшел чирәмгә
Сары йомгаклар тәгәрәде.
Тәү тапкыр ата күрде
Газиз балакайларын.
Ата казның исе китте:
«Бу бит минем балалар,
Бигрәк матур бәпкәләр,
Үзләре миңа охшаганнар».
Аяклар үзеннән – үзе
Китте биюгә төшеп.
Әй, биеде тыпырдатып,
Булганчы күңелкәе.
Инә каз оялып кына
Тамашаны күзәтте.
Биеп беткәч йөгерде
Газизләре янына.
Канатларын киң җәеп,
Гаиләсен алды кочагына.
Кузеннән бер тамчы яшь
Тамды үлән өстенә.
Әйбәт, бар да әйбәт,
Ул – бәхет яше генә.
Җимеш
Бакчадагы алмагачлар
Утыра ак чәчкәдә.
Табигать тынып калган,
Мөгаен, нидер көтә.
Ул бит яхшы белә,
Юкка атмаган агач.
Димәк, булыр җимеше,
Бераз көтеп торгач.
Җил урап уза агачны,
Чү, шауламагыз сез дә.
Таҗ вакытсыз коелса,
Җимеш бирми ул чәчкә.
Бала көткән ана да
Сак кына басып йөри.
Яратып сыйпап куя —
Барсын да сизә бәби.
Күпме наз, мәхәббәт
Аның нурлы карашында.
Бәхетле елмаеп куя,
Матур уй килсә башына.
Аңа бар да сокланалар,
Фәрештә бу дип уйлап.
Өрмәгән җиргә утыртмыйлар,
Кадерләп, ихтирамлап.
Нинди күркәм күренеш