Эзләнергә кирәк, димәк.
Өр – яңа мәхәббәт килер,
Таң калдырып үзеңне.
Мәхәббәт бар, бәхет бар,
Җитәкләшеп, шат елмаеп,
Безнең арада йөри алар.
Мәхәббәтле, бәхетле булып,
Озак яшәек, дуслар.
Бәхет булсын бүләгем
Бүләк итәсем килә
Сиңа бәхет кошын.
Һәрчак яныңда булыр
Җәен һәм кышын.
Мин аны тоттым инде,
Син эзләмә, уйланма.
Очып китмәсен тагын,
Нык тот, ычкындырма.
Бәхетне эзләмәгез,
Ул бит югалмаган.
Янәшәдә көтеп тора
Тик үрелеп ал гына.
Сиңа бирсәм бәхет кошын —
Үземә калмый инде.
Нишләп калмасын, кала,
Мәхәббәт парлы була.
Син бәхетле елмайсаң,
Күңелем тынычлана.
Икебезгә бер кош җитә —
Мәхәббәтем, булыйк бергә.
Бәхетне эзләмәгез,
Ул бит югалмаган.
Янәшәдә көтеп тора
Тик үрелеп ал гына.
Сайлама син, сайланма,
Яхшыракны эзләмә.
Синең бәхет минем кулда,
Ышан әйткән сүземә.
Вәгъдә итмим йолдызлар,
Бу – сүзләр генә.
Мәхәббәттә яшәтермен
Назлап, иркәләп кенә.
Җавап көтәм
Көчле елга гөрләп ага,
Сыеша алмый ярына.
Әле китә ул шаулап,
Әле ага тын гына.
Ярдан ташып килеп чыкса,
Тутыра бар дөньяны.
Котылып булмый бу хәлдән —
Җиңеп кара син аны.
Тормыш та нәкъ шулай —
Бер тын гына ага,
Бер китә ифрат кайнап,
Аңа бит шулай охшай.
Мин риза бу хәлгә,
Янып яшәргә кирәк.
Сүнгән учак кебек, пыскып ятырга
Бер дә юк минем теләк.
Ник туганмын бу дөньяга,
Дөрес яшим микән?
Ходайдан җавап килгәнне
Көтәм мин, өметләнеп.
Бәлки, яхшы якка
Өлгерермен төзәлеп.
Яшем – минем байлыгым
Ага елга ташып алга,
Әллә кайда ашыга.
Гомер дә елга кебек,
Әллә кая агып, югала.
Әле кичә генә биш яшъ иде,
Бүген инде илле биш.
Балачак күңелле иде —
Шулай булырга тиеш.
Бәләкәй чагымны сагынам,
Эх, булса иде бер күпер.
Күпер аша йөгереп чыгып,
Бала чагым кочагына
Ташланыр идем шатланып.
Болыннарда ялан аяк
Йөгереп, туйганчы уйнап.
Янә кайтыр идем илле бишкә,
Яшем бит – минем байлыгым,
Минем акыл, тәҗрибәм,
Мин шуны яхшы беләм.
Гомернең икенче яртысын
Башлыйм бүген яңадан.
Алда көтә зур шатлыклар,
Мин белмәгән ачышлар.
Серле ишеген ачып,
Атлыйм сихри дөнъяга,
Ходай ярдәм бирсен, иншалла.
Чыныккан керпе
Керпенең картатае
Бик күпне белә.
Ул өйрәткән оныгын
Ялан – тәпи йөрергә.
Йомшаккаем, керпекәй,
Җирне тоеп йөресәң,
Күп көч алырсың,
Үзеңә баһадирдай.
Керпе бик тыңлаучан,
Киңәшне ул аңлаган.
Иртә яздан көзгәчә
Йөгерә ялан – тәпи.
Кышын йокыга тала —
Тәбигать шулай куша.
Әче суык, бураннар
Куркыныч түгел аңа.
Йоклый ул рәхәтләнеп,
Уянып китми, төчкереп.
Чыныксаң, син дә шулай
Таза булырсың, дускай.
Иң тәмле ризык
Искиткеч бер мизгел бар,
Нәкъ җәйнең уртасында.
Ярышып чәчкә ата
Бәрәңгеләр бакчада.
Авылым ямьләнеп китә,
Күңелгә шатлык тула.
Тырышып үскән бәрәңгенең
Уңышы бик мул була.
Әй, бәрәңге, бәрәңге,
Әлдә син бар әле.
Колумб, сиңа рәхмәтлебез,
Искә алабыз гел генә.
Кемгәдер банан кадерле,
Без яратабыз бәрәңге.
Бәрәңгене нык зурлыйк,
Ул тик мактауга лаек.
Бәпембә түгел бәрәңге,
Үсми бит үзе генә.
Тир түгеп эшләсәң генә,
Бәрәңгеле булырсың ел әйләнәсенә.
Ходай бәрәңгедән аермасын,
Ул бит – икенче икмәк.
Бәрәңге, икмәк бар икән,
Яшибез әле, димәк.
Зур вакыйга
Бүген көтү куганда
Таралды авылга хәбәр.
Клубта кино була кичен,
Индиядан җибәргәннәр.
Эчкә шатлык йөгерде,
Күңел җырлап җибәрде,
Юкка чыкты начар кәеф,
Көн бәйрәмгә әйләнде.
Көтүче Файзылгаян
Җитди кисәтү алган:
«Көтүне бүген кичен
Алып кайт вакытында.
Сыер савырга өлгермәбез,
Соңга калдырма безне,
Кино көтеп тормый,
Аның бар үз сәгате».
Төтен килеп тә чыкты
Мунчалар мөрҗәсеннән.
Мунча кереп, чистармыйча,
Кинога бара мени кеше.
Гүзәл затлар бизәнде,
Көчле затлар кырынды.
Киенешеп, аллы-гөлле
Халык клубка агылды.
Ә урамга тәмле булып
Хушбуй исе таралды.
Клуб кеше белән тулды,
Сыймаганы тәрәзәдән карарга
Шатланып риза булды.
Күтәренке күңел, кәеф яхшы,
Сөләшәләр бар да көлешеп.
Һинд көен ишетүгә