Гомерлеккә истә калдылар.
Олы кызым, Ләмига ул минем,
Дүрт бала үстерде тәүфыйкле.
Оныкларны күрермен дигән идем,
Күрәлмәдем шушы шатлыкны.
… Мине катык белән сыйлый кызым,
Йөзе якты кояш шикелле.
«Әти килде диеп шатланадыр»,
Карашлары җылы, сөйкемле.
Кыстый-кыстый сыйлый кызым мине,
Кияү дә кушыла аңарга:
– Чәеңне суытма, балы белән эч, – ди,
Рәхмәт кенә инде аларга.
Алда катык, сыйпарат каймагы,
Әле яңа гына аерткан.
Бура кебек ике сыерлары,
Һич аерылмый катык, каймактан.
Газ керткәннәр. Тормышлары яхшы,
Терлек-туар, кош-корт бар да бар.
Җиләк-җимеш, яшелчә дисеңме,
Гөрләп үсеп тора бакчалар.
Өе җылы, газ-мич янып тора,
Суны өйдән генә алырга.
Ягыйм дисәң ак мунчасы да бар,
Матайлары да бар, чабырга.
Күңелем тулып, бик шат булып киттем,
Үкенмичә сагынып кайтканга.
Ул көн кызым мине озатып калды,
Чистайга ук барып вокзалда.

Тальян гармун

Талъян тавышлары матур,
Авыл урамнарында.
Күңелләр шат, җаннар тыныч,
Ул булса яннарымда.
Авыл урамнары буйлап,
Талъян яңгыраулары.
Талъян моңына кушылып,
Дәртләнеп җырлаулары.
Талъяны булган авылның,
Ямьледер урамнары.
Казанский талъян гармун,
Кулга аласым килә.
Көмеш тавышларын сайлап,
Көйгә саласым килә.
Бер үзәкләрне өздереп,
Уйнап аласым килә.
Талъян гармун кулга алып,
Эх, бер сайратыйм әле.
Сүнеп китмәсен йөрәкләр,
Утын яңартыйм әле.
Авылым урамнарында,
Гармун уйнатыйм әле.

Әминә апам истәлегенә

Үз итеп әткәй шомыртын,
Һәркөн сары сандугач,
Килә дә кунып шомыртка,
Сайрый иде, кич булгач.
Син дә, апам, тыңлый идең,
Сандугач сайрауларын.
Күзләргә яшь төшерердәй,
Моңлы иде җырлауларын.
«Яшь наратлар» көен җырлап,
Аны көткән көннәрең.
Хәсрәтең зур, күзләрдә яшь,
Моңсу иде йөзләрең.
Ун ел үтте… егерме ел,
Җитмеш алтыга җиттең.
Кара гүрләргә кергәнче,
Исмәгыйлеңне көттең!

Әнием җырлары

Намазлыгы күз алдымда тора,
Һәр көн укый иде биш намаз.
Тәрәзәдән карап җырлый иде,
Балалары озак кайтмагач:
… И Илаһым сорыйм синнән
Өч нәрсә, ни кыласын:
Бере иман, бере дәүләт,
Бере җәннәт.
Каләм алдым язып булмый,
Мокатләрдин узып булмый,
Балаларым исемә төшсә,
Җыламыйча түзеп булмый.
Намазлыгын җәеп укыганда,
Теләк тели иде ул сезгә:
Онытмагыз диеп туган җирне.
Кайтыгыз дип туган нигезгә.
Моңлы тавышың әл дә күңелемдә,
Йөрәгемдә аннан моң туа.
Әнкәй бәгърем синең теләкләрең,
Бәхет алып килде улыңа.

Кем йокласын икән

Чирмешәннең яшел болынында,
Тынга калган Кәкере күл буе.
Баланнар, миләшләр баш игәннәр,
Иртәнге саф һава. Көн җылы.
Су өстендә балыклар чиртәләр,
Күл буйлары сөттәй ак томан.
Үле тынлык баскан болын өстен,
Бер җан иясе дә юк сыман.
… Авыл әле торып кына килә,
Әтәчләр кычкыра таң аткан.
Авыл хатыннары көтү куа,
Кояш чыгар вакыт офыктан.
Авыл көтүчесе ашыктыра:
Чыбыркы шартлатып шар та шорт!
Печән өсте. Ирләр чалгы суга,
Кем йокласын икән бу вакыт?
июль 2005

«Туган җирең кайда?..»

Туган җирең кайда? – дип сорыйлар,
Әйтәм: Татар иле үзәге —
Кандалый якташы, Суар ягы,
Биләр, Чулман, Идел төбәге.
Татарстан минем туган җирем,
Нәсел тамырым шунда береккән.
И кадерле, якын туган ягым,
Туган телем мине кеше иткән.
Туган илем минем Татарстан,
Тоеп үстем синең кадерне.
Мине татар иткән туган телем,
Туган илем җандай кадерле.

И кайтасы килә

Ни булды икән уйларыма,
Бер утырып уйлансам —
Әйләнәм дә ерактагы
Туган ягыма кайтам.
И булсын иде акбуз ат,
Очып алып китәрлек.
Хыялымны – барлы итеп,
Туган якка илтәрлек.
Очар идем акбуз атта,
Ябышып ялларына.
Яшьлек сукмаклары калган,
Болыным-кырларыма.
Атлар саклаган болыннар,
Мине танырлар микән?
Каеннарым, баланнарым,
Каршы алырлар микән?

«Басуларда салам эскертләре…»

Басуларда салам эскертләре,
Сукаланган кырлар кап-кара.
Тик бер кырда – уҗым басуында,
Җәйге яшел төсләр саклана.
Әллә инде учак кабынганмы,
Ут шикелле яна миләшләр.