Көзге ачы суыкларга кадәр,
Ат ашаттым һәртөн болында.
Күмәкләшеп колхоз төзелгәч кенә
Туктадым мин болын юлыннан.
Болыннан ат алып кайтып киләм,
Чишмә тау буеннан юл үтә.
Юл буе талларын иркәләп,
Әкерен генә җылы җил исә.
Алсу нурга чумган тау битләре,
Болын чәчәкләре күп монда.
Утыралар көнчыгышка карап,
Иркәләнеп кояш нурында.
Каенлыктан килгән таң җилләре,
Чишмә дулкыннарын үбә дә,
Тау битендә үскән чәчәкләрнең,
Кагылып китә дымсу битенә.

Тарихи, кадерле як

Урманга бай, суларга бай
Туган ягыбыз Биләр…
(Биләр яшьләре җыры)
Күпләр өчен бар да якын монда,
Бар да газиз, бар да танышлар.
Чирмешәне ага боргаланып,
Җанга якын «Изге Тавы» бар.
Тарихи һәм данлыклы бу төбәк
Елгалары, урман-күлләре…
Күпләр йөргән «Изге Чишмә»се бар,
Тарих белгән Шәһри Биләре.
Катнаш урманнары гөмбәгә бай,
Чикләвекле, кура җиләкле.
Кырларында игеннәр мул үсә,
Болыннары печән, җиләкле.
Кешеләре күркәм, эшлеклеләр,
Ачык йөзле, батыр йөрәкле.
Минем өчен бар да якын монда,
Авыллары таллы-тирәкле.
2001

Авылым урамнары

Бөтен нәрсә миңа таныш монда,
Үзгәрешләр икән җитәрлек.
Урам уртасында сукмак та юк,
Аска карамыйча үтәрлек.
Урамнарның, ындыр табагыдай,
Тигез, такыр чагы бар иде.
Караңгыда самоходка утырып,
Гармун уйнап йөргән бар иде.
Кайда карасан да гел яңалык:
Яңа өйләр… Яшләр үскәннәр.
Машиналар изгән буразналы урам,
Кордәшлар дә,
Мәңгелеккә китеп беткәннәр.
Уйлап киләм күңелемдә сагыш
Эңгер җиткән кичке урамда.
Ялгыш та бер гармун тавышы юк,
Мәет чыккан өйдәй урамнар.
Кайда киткән авыл күрке – гармун?
Яши алмый авыл гармунсыз.
Транзистор үкертүдән ни бар,
Чит авазлар… Көйсез дә моңсыз.

Болында

Ат саклыйбыз
Болын читендәге,
Калкулыкта ятар урын – җир.
Өшеп, калтыранып уяндым да,
Уйга калдым: «Бу соң нинди җир?»
Таң алды икән…
Эңгер-меңгер мәлдә,
Йоклаганда кырлар, болыннар,
Иртәнге томанда сөендереп,
Аваз салып куйды колыннар.
Аннан тыңлык…
Янә бераздан соң,
Ат кешнәгән тавышлар килде.
Күп тә үтми томан арасыннан,
Ал кояш нурлары күренде.
Кемдер аваз салды:
Торыгыз, малайлар!!!
Соңга калганбыз ич, торыгыз!
Кемдер уяналмый…
Берәү сүгенеп куя:
Йөгерегез, тизерәк булыгыз!
Томан. Колыннар, атлар кешнәве,
Ишетелеп куя болында.
Йөгерештек… Атларны тотарга…
Ипи белән йөгән кулымда…

Җәйге хәтирә

Караңгы төн
Мин бакчада кунам.
Сулап туйгысыз һава,
Уйланып ятам, уемда:
Уяу бул, дип, йоклама.
Таң алды. Әтәчләр кычкыра,
Торырга вакыт дип, уятып.
Сискәнеп куядыр ак тыңлык:
Алмалар төшәләр тып та, тып.
Төн буе бакчада сакта мин,
(Малайлар алмага кермәсен)
Сорап алсалар сүз дә юк,
Алмагач ботарлап йөрмәсен!
… Таң атты.
Йөрим бакчада,
Су сибеп, гөлләрем уятып.
Колактан һич китми төнге өн:
Алмалар коела тып та, тып
Тып та тып, тып та тып, тып та тып.

Ак тирәк

Ак тирәк, күк тирәк,

Сиңа миннән ни кирәк?

(Уен җыры)
Су буенда ак тирәк бар иде
Истәлеге җәйге кичләрнең.
Эштән кайткач шунда килә идек,
Җыелу урны иде яшьләрнең.
Тальян моңы сузып су буенда,
Ак тирәккә терәп арканы…
Моңлы бер төш кебек истә әле,
Сызылып кына таңнар атканы.
Таңга кадәр ак тирәк янында,
Егет-кызлар барыбыз бергә,
Әтәчләр кычкыргач таралышып,
Башны куя идек мендәргә.
Еллар үткәч, яудан кайткач килдем,
Исән торамы? – дип, ак тирәк.
Җирдән төпчек кенә калкып тора,
Әрнеп куйды, сулкылдап йөрәк.
Сугыш елларында
Халык санашмаган,
Бик күп тирәкләрне кискәннәр.
Тау астында каенлык та беткән,
Яшь каеннар гына үскәннәр.

Җомга көнне кайттым

Җомга көнне кайттым,
Бүген димәк,
Оныклар да, бар да җыелыр.
Бер күрүең үзе бер гомер ич,
Бергә-бергә күңелле булыр.
Юл җае да туры килде шунда,
Руслан илтеп куйды Чулпанга.
Көне буе ишеп яңгыр яуды,
«Оныклар кайтыр» дип торганда.
Бик сагынып кайттым, күрергә дип,
И, шатланып каршы алдылар.
Күрешү шатлыклары, сөйләшүләр,