Биеттем дә яшләрне.
2006
Былбыл моңы
Язлар килсә талларыма,
Былбыллар кайтыр әле.
Сайрый-сайрый туган якка,
Саумы дип әйтер әле.
Кайтыр да канатлар кагып,
Күкләрдә очар әле.
Сагындым туган якны дип,
Талларда җырлар әле.
Җырлы, моңлы туган ягым
Шатланып тыңлар әле.
Җырлар да җырлар былбыллар
Күңелләргә моң биреп.
Шатланып тыңларбыз әле,
Былбыл моңы мәңгелек.
Төшләремдә очам
Әле тагын очтым…
Тик хыялда түгел
Тагын очтым әле төшемдә.
Кайткан идем утыз ел укыткан,
Майна дигән авыл өстенә.
Очтым аргы яктан бирге якка,
Урамнарын карап әйләндем.
Урамнары яшел чирәм имеш,
Кешеләрен генә күрмәдем.
Күрегез күр, менә,
Мин кайттым янәсе,
Телим икән йолдызларга очам!
Энергиям бик зур зарядле.
Төшләремдә бик еш кабатлана,
Гомер буе шулай очам мин,
Тик, нигәдер, күпме теләсәм дә,
Җирне ташлап ерак китәлмим.
…Шулай инде, җирдә туганбыз бит,
Без мәңгегә җирдә каласы.
Җир анабыз безгә бик кадерле,
Кем соң ташлап китсен анасын.
«Әллә шул якларда үскәнгәме…»
Әллә шул якларда үскәнгәме,
Истән чыкмый Биләр якларым.
Һич хәтердән чыкмый авырлыгы,
Без яшәгән чорда юлларның.
Уйларымда кайтам әле,
Олы шәhри Биләргә.
Җырлы, моңлы туган ягым,
Калды сагынып сөйләргә.
1947 нче ел
Хәтеремдә, унынчы январда,
Җәяүләтеп киттем Биләргә.
Төне буе яңгыр койган иде
Сулар тора күлләвекләрдә.
Ашыкмыйча кышкы юлдан атлыйм,
Чана эзләрендә су тора.
Шул эзләрдән, сулы җирдән атлыйм,
Кыска итек аякны кыра.
Өстә озын бишмәт, чабуыннан,
Тып та тып яңгыр тама.
Ачуланып куям кыш бабайга:
Саташтыңмы әллә, дивана?
Әллә димен июнь белән,
Ярышырга телиме,
Дөбер-шатыр яшьнәүeнең,
Серен генә белмиме?
Сулы юлдан атлыйм чаптыр-чоптыр,
Авырая бара адымнар.
Тик шулай да юлны дәвам итәм?
Ярты юлда туктап калмыйлар.
2003
«Көнне каплап тоташ болыт ага…»
Көнне каплап тоташ болыт ага,
Елап тора көннәр, яуымлы.
Оныта алмыйм һич тә яшьлегемдә
Көньякларга китеп,
Тилмереп лә йөргән чагымны.
Көзләр килде исә
Очар кошлар китә,
Калдырып ла туган якларын.
Заманында минем дә бар иде
Көньякларда булган чакларым.
Кошлар китә… Ә мин китмим.
Нәсел тамырым монда береккән.
Туган җирен сөйгән кеше өчен
Анда китү кирәкме икән?
Китәр идем – юкәләрем кала,
Каеннарым кала, талларым.
Болыннарым, урманнарым кала,
Матурлыгы туган якларның.
Елак көзләр үтәр,
Кыш артыннан
Ямьле язлар килер елмаеп.
Чәчәк атар алмагач, чияләр,
Сандугачлар кайтыр әйләнеп.
апрель 2004
Бер күренеш
Каенлыкны куе томан баскан,
Яшь каеннар томан эчендә.
Әтием тау өстендә басып тора,
Ике кулы маңгай өстендә.
Тау астында чишмә. Улакларда
Чишмә суы тутырып куелган.
Тупыр-тупыр тояк тавышлары,
– Атлар кайта каен юлыннан.
Атлар кайта, каршы алыйм, – диеп,
Ул ашыгып түбәнгә төшә,
Чишмә янындагы зур улактан,
Пошкырышып атлар су эчә.
«Тәрәзәмне ачып куйдым…»
Тәрәзәмне ачып куйдым,
Җиләс һава керсенгә.
Бохар мәчем йоклап ята,
Мендәрләрем өстендә.
Бөгәрләнеп, төшләр күреп,
Көн буе йоклап ята.
Төне буе ауда йөри,
Көндөз мендәр ярата.
«Пар ат җигеп Лушнов сабанына…»
Пар ат җигеп Лушнов сабанына,
Кигәвенле эссе челләдә,
И күрдек тә инде кыенлыкны,
Пар кырында сабан сөргәндә.
Елар хәлгә килә идек, мәгәр,
Атлар чәбәләнгән мәлләрдә.
Өстә бер кат күлмәк,
Киндер штан,
Яланаяк сабан сөрәбез.
Эштән арып кайткач, Чирмешәндә,
Чумып-чумып бер су керәбез.
Иң авыры иртән торулары:
Кояш белән Әнкәй уята.
И авыр да була:
– Эшкә китәр вакыт,
Тор балам! – дип,
Әнкәй иртән уяткан чакта.
Тик, нигәдер, без ул чакларда,
Эшкә сыкыранып йөрмәдек.
Шулай кирәк саный идек,
Малай-кызлар ярышып эшләдек.
февраль 2003
«Ат яратып үстем…»
Ат яратып үстем,
Эштә дә мин,
Һәрчак атлы эшкә йөредем.
Башка берәү миндәй белә микән
Рәхәтлеген атта йөрүнен?
Болыннарга чыктым, төннәрендә,
Күздә йоммый атлар сакладым.
Әле дә колагымда чыңлый кебек,
Кешнәүләре тайлы атларның