Киң күңелле уңган кешеләре…
Дулкынланыр иген басулары,
Тук башаклар иелеп сәләмнәр.
Боргаланып аккан Чирмешәндә,
Су коенсаң мең-мең сихәт бар.
Туган ягым Чирмешән буйлары
Күз төшәрлек нурлы-ягымлы.
Калатаулы-Иске Камкада мин,
Үткәргәнмен бала чагымны.
1996

Биләр

Күпләр өчен барда газиз монда:
Биләр җире, Хуҗалар тавы.
Чирмешәне ага боргаланып,
Бабамнарның озын билбавы.
Басып торам Хуҗалар тавының,
Иң биек бер калку ягында.
«Нинди матур шәһәр булгансың, – дип,
Шәһри Биләр исән чагыңда».
Кадерле як…
Тарихи бу җирләр,
Бабамнарның изге туфырагы.
Болгар бабамнарның каны аккан,
Чишмәләре, инеш сулары.
Биләр элек зур бер кала булган,
Башка бик күпләрдән зурырак.
«Эчке башкала» – дип йөреткәннәр,
Кол Галиләр аны олылап.
Хан сарае булган зур калада,
Ханнар белән ханнар очырашкан.
Караваннар килгән товар белән,
Дөяләргә төяп ерактан.
Галимнәре, шәгыйрьләре булган,
Һөнәрчеләр, «Болгар тарихы»
Җимерелгән, халкы кол ителгән,
Күптән юктарылган – барысы.
Хуҗалар тавыннан карап торам:
Җәелеп яткан яңа Биләргә…
Ни аяныч!
Сакланмаган кала,
Җитә алмаган безнең көннәргә.
… Ятлар килеп хуҗа булган әнә,
Бабам нигез салган җирләргә.
Йөрәк әрнеп уйларыма батам,
(Очына чыгарлык түгелдә…)
Калалар бар, ничә гасырдан соң,
Исән торалар бүген дә.
2000

«Авылым, сагышым…»

Авылым, сагышым,
Син минем мәркәзем
Таулар аша мине күрәсең күк,
Арыш басуыннан карыйсың.
Басу читләрендә зәңгәр чәчәк,
Елга буйларыңда кавырсын.
Сине сагнып ничә еллар үтте,
Ничә язлар үтте, кыш чыктым.
Яшел чирәмеңдә аунап үскән,
Үсмер чакларымны онытмыйм.
Урам өстендәге тупылларың,
Күңелемдә әлдә шаулыйлар.
Авыл каршындагы каенлыкта,
Сандугачлар чут-чут сайрыйлар.
Чирмешәнең әлдә күңелемдә,
Ярларыннан тулып тора күк.
Тәре сазы, Латра болынында,
Әледәме шулай печән күп?
Чирмешәнең ике як ярында,
Сөйләшәләр бөдрә талларың.
Еллар аша күренә кебек миңа,
Киләчәгең, якты таңнарың.
Тук башаклы арыш бодайларың,
Болындагы колын-тайларың.
Авылым,
Язмыш мине синнән алып китте,
Күңелем түрендә бит син һаман,
Синең хакта матур сүзләр эзлим,
Гәзит битендәге юллардан.
Май, 1998

Ятим калган өебез каршында

Ничә кайттым инде авылыма,
Һаман шулай тып-тын бу урам.
Әнкәйләрсез калган өй каршында,
Басамын да уйланып торам.
Күккә карыйм, күкләр аяз, зәңгәр,
Тупыллар да кичке эңгердә.
Икәүләшеп йөгереп чыгарсыз да,
Керербез күк өчәүләп өйгә.
Әнкәй йөгереп каршы чыга иде,
(Мин кайтканга чиксез шатланып).
Туып үскән бу кадерле йортта,
Сансыз хатирәләр саклана.
Кичләрен дә авылым шундый ямле,
Җилләре дә шундый ягымлы.
Ятим өйгә карап уйга калам,
Сагынып та үсмер чагымны.
Ятим калган йортта үле тынлык,
Тик шулай да нидер сөйкемле.
Бер куаныч – балкып кояш карый,
Күңеле булсын дигән шикелле.

«Поезд чаба…»

Поезд чаба…
Казаныма кайту,
Ак каеннар озатып калалар.
Сагындыра сирәк кайткангадыр,
Ераграк шул, ерак аралар.
Поезд чаба,
Ә күңелдә шатлык,
«Тагын кайтамын бит Казанга!»
Язмышыма үпкәм дә бар кебек,
Шатланам да кайта алганга.
Казан, Казан!
Чиләбе түгел шул,
Магнит кебек тарта ерактан.
Шулай инде, кемнең туйганы бар,
Җандай якын туган төбәктән.
Туган җирдән мин еракта яшим,
Зарланырлык түгел тормыш та.
Тик нигәдер, күңелдә үпкә бар,
Безне читкә илткән язмышка.
Ноябрь, 1994

«Әтием утырткан тирәкләр…»

Әтием утырткан тирәкләр…
Китмә! – дип яфраклар шаулыйлар.
Мин үзем үстергән талларда:
Китмә! – дип былбыллар сайрыйлар.
Соңгы кат әйләнәм бакчаны,
Баланнар, карлыган, чияләр…
Китмә! – ди, китмә! – ди баланнар,
Китмә! – ди, китмә! – ди чияләр.
Болында җиләкләр чакыра,
Китмә! – дип челтери чишмәләр.
Китмә! – ди, әтидән калган өй,
Ялгызы калганга моңлана.
Күңелдә тик бер уй тирбәлә:
Түз инде, әрнемә, җылама…
Туган йорт калсаң да еракта,
Күңелдә булырсың, күңелдә!
Төшләргә кергәләп торырсың,