Син миңа кадерле – туган як.
Хәтердә шул айлы кичләрен,
Урамда гармуннар чыңлар чак,
Бар микән синнән дә кадерле,
Синнән дә якын җир – туган як.
* * *
И гүзәл туган якларның,
Сулары, чишмәләре.
Кече яшьтән якын итте,
Назлады иркәләде.
Авылым
Яшьлек елларын, айлы кичләрен,
Тальян моңнарын саклыйсың, авылым,
Синән китсәм дә, һәрвакыт истә,
Күңел түрендә и туган авылым.
Язлар килде исә – сиңа тартылам,
Канатлы коштай очардай булам.
Кайталмый калган еллар да була,
Тормыш-мәшәкать тартса чабудан.
Ак каеннарың, зифа талларың,
Яшьлек дусларым керә төшемә.
Күңелем тулып, күзләр яшьләнә,
Ятим калган өй төшсә исемә.
Көтә туган йорт. Кайчан кайтыр дип,
Алар кайтсалар, утлар балкыр дип.
Кайтып булмый шул бик сагынсам да,
Яшем дә инде, җитә туксанга.
2006
Калатауга кайтсам
Язлар килде, сулар акты,
Яшелләнде болыннар.
Калатауга кайтам диеп
Үтеп бара гомерләр.
Калатау болыннарында,
Әрәмәлек, киң алан.
Калатауга кайталган юк,
Әллә шуңа моңланам?
Үтте язлар, үтә җәйләр,
Көзләрем җитеп бара.
Кыш кермәс борын ничек тә,
Күрергә кирәк чара.
Сабыр ит! – дип юаталар,
Сабыр канатым сынган.
Яшьлек калган Калатауга,
Кайтсам тынармын сыман.
…Кала таулы Иске Камка
Ул минем туган җирем.
Алты ел шунда торганмын,
Шул хакта минем җырым.
1997
Ялгыз гармун
Кичке тынлык басты авыл өстен,
Хуш исе таралды гөлләрнең.
Аргы якта Чирмешән буенда,
Моңланып уйнады бер гармун.
Моң таралды авыл өсләренә,
Ябык тәрәзләргә кагылды.
Ачык тәрәзләрдән өйгә керде,
Чирмешән буенда агылды.
Кичке авыл тыңлый гармун тавышын
Тирәкләр тыңлыйлар, тын калып.
Җыр тарала каенлык буена,
Болыннарны кайта әйләнеп.
Таңга кадәр җыр сузды гармунчы
Аннан бераз үзе җырлады.
Юк, килмәде, сөйгәне чыкмады,
Гөлләр генә аны тыңлады.
Каенлыктан талгын җилләр исте,
Сайрар кошлар төнге йокыда.
Ә яшь егет бик озак уйнады,
Таңгача ятмады йокыга.
апрель 2005
Кичләрендә пароходлар озатам
Ак пароход Идел өсләрендә.
Акчарлаклар оча өсләрендә.
Пароходлар гудок биргән чакта,
Моңсу булып китә кичләрен дә.
Идел-ярда еракларга карап,
Кичен пароходлар озатам.
Пароходлар китә дә югала,
Моңсу булып кала азактан.
Акчарлаклар Идел өсләрендә
Ярларына кага дулкыннар.
Дулкын ярып пароходлар үтә,
Дулкын асларында упкыннар.
Ак пароход Идел өсләрендә,
Чал дулкыннар ярларга кага.
Утырып ла китәселәр килә,
Туган-үскән якларга таба.
Идел суы өсләренә карап,
Кичен пароходлар озатам.
Уй-сагышларымны алып китсә,
Моңсу булып китә азактан.
2005
Чирмешән таллары
Яр буйларын таллар баскан,
Читләрен дулкын кага.
Гасырдан-гасырга күчеп,
Кече Чирмешән ага.
Ярларында исәпсездер
Карлыгач оялары.
Талларында һич өзелми,
Сандугачлар сайравы.
Каз оялары үрәләр
Чирмешән талларыннан.
Җим эзлиләр тәкәрлекләр,
Чирмешән буйларыннан.
Зифа талларны тибрәтеп,
Былбыллар канат кага.
Сандугачлар сайравыннан
Күңелләр ләззәт таба.
октябрь 2004
* * *
Беркайда юк бездәгедәй
Кызыл, матур баланнар.
Әтием истәлеге ул,
Әтиемнән калганнар.
Бакчадагы баланнарым
Чәчәк атты.
Язны сагынып, көньяклардан.
Кошлар кайтты.
Ап-ак яулык бөркәнгәннәр
Баланнарым.
Инде көтәм кызыл балан
Яралганын.
Июнь ае баланнарым
Җимешләнә.
Кызыл-кызыл тәлгәшләре
Гел ишләнә.
Көзләр җиткәч, чиләк-чиләк
Балан җыям.
Чоландагы киштәләргә,
Тезеп куям.
Авыр-авыр тәлгәшләрне
Әләм тезеп.
Мондый балан табалмассың,
Илне гизеп.
2004
Күңелдә калган моң
Төн уртасы…йоклый алмый
Торып чыктым урамга.
Моңлы гармун тавышы бар
Аргы очта, урамда.
И моңая ялгыз гармун,
Кемдер җырлый да тагын.
Әллe Биккинин кайтканмы,
Сагынып туган ягын?
Шул төннән соң ялгыз гармун
Көн дә турыдан узды.
Гармун җене кагылдымы,
Тынычлыгымны бозды.
Ачык тәрәзләрдән керде
Гармун моңы өйләргә.
Шул моң әле дә хәтердә,
Калды сагынып сөйләргә.
…Аннан үзем гармун алдым,
Уйнап йөрдем кичләрне,
Уйнаттым да, җырлаттым да,