Кичен кояш байганда.
Урамнарны акка кумәр,
Тәүге карлар яуганда.
Каз өмәләре кызган чак,
Кызлар ни җырлагандыр?
Кызлар жырына кушылып,
Күңелем моңлангандыр.
Кышкы озын төннәрдә,
Жилләр ни сөйләгәндер?
Әнкәем бишек янында,
Моңлы көй көйләгәндер.
Ап ак кардай пакъ хисләрен,
Чиккәндер куңелемә.
Әнием моңнары белән,
Яшимен гомеремә.
Кыш көнендә туганмын мин,
Ак буранга уралып.
Моңлы булган, хисле булган.
Яшим шуңа куанып.
Тормыш дәръясында
«И бу тормыш…»
И бу тормыш…
Һичбер аямыйча,
Безне хыяллардан аера.
Давылдагы акчарлактай итеп,
Безнең канатларны каера.
«Идел ярда торам…»
Идел ярда торам,
Аста Идел шаулый,
Күңелләргә авыр шом салып.
Аккан сулар кебек безнең гомерләр дә
Ага бирә, тормый тукталып.
Елга шаулый, дулкын ярга кага,
Елганың бу йөрәк кагышы.
Дулкыннар җырында нидер көйли,
Көе шомлы, никтер сагышлы.
Язгы ташкыннарга ярдан чыгып,
Ярсып аккан сулар шикелле.
Сулар гына түгел вакыт ага,
Судай ага гомер, сизелми.
«Урал түбәсендә басып торам…»
Урал түбәсендә басып торам,
Тирә-якта кошлар гимны.
Кабатланмас матурлыгың белән,
Әсир иттең Урал син мине.
Көн дә карыйм синең тауларыңа
Таңнарыңны торып каршы алам.
Урал, Урал башкорт җире сиңа,
Торган саен күбрәк таң калам.
Упкын читләрендә соры ташлар
Өскә төшәр төсле, карасаң.
Күңелләргә шом салып торса да,
Урал кыяларын яратам.
Увилди
Кояш әле чыгып кына килә,
Йөрим Увильди күл буенда.
Көзге кебек су өсләрен бозып,
Чуртан балыклары коена.
Текә яр өстеннән карап торам.
Увильдинең көмеш суына.
Нарат урманнары, күл тирәли,
Яшел алка булып сызыла.
Гаҗәп рәхәт кояш белән торып,
Күл буенда һава сулавы.
Бер якта күл, балыклар коена,
Ә бер якта кошлар сайравы…
Әнә, чишмә, (родонлы ул диләр)
Тере көмеш кебек йөгерә.
Стаканы шунда, эчеп жибәр!
Эчсәң исә сиңа хәл керә.
Монда курорт,
Йөрәк, нерваларың,
Какшап китсә, тот та шунда кил!
Кырым, Кавказ диеп йөрисе юк,
Күле, әйтерсең лә Байкал күл.
Кояш белән торып күл буена төшәм,
Эчәм тәмле чишмә суларын.
Карап йөрим Увильди буйларын,
Уралның бер матур почмагын.
Онытмыйк
Бирелмик төшенке хисләргә,
Һәр вакыт булыйк көр, булыйк нык.
Беләктә, йөрәктә көч барда,
Яхшылык эшләргә тырышыйк!
Танышмы, түгелме ул сиңа,
Ярдәмгә мохтаҗга булышыйк!
Авырга килсә дә үзеңә,
Яхшылык эшләргә тырышыйк!
Шатлыкны, кайгыны бүлешеп,
Бер туган кешедәй яшик без!
Арада яманлык булмасын,
Һәр вакыт яхшылык кылыйк без.
Гомерләр көзенә килгәндә,
Намуска авырлык килмәсен.
Ачынып үкенмәс өчендә,
Кешегә яхшылык эшлә син!
Ихтыяр көчебез булсын нык,
Һәр вакыт кешегә булышыйк.
Бу дөнья фани бит, онытмыйк,
Лаеклы яшәргә тырышыйк!
Көзне ямьсез диләр
Көзне ямьсез диләр,
Ялгышалар.
Азмы көзнең матур яклары:
Көз көне була бит өсәкләрнең,
Келәтләрнең тулы чаклары.
Бакчаларга керсәң күз камаша,
Яшел, сары, кызыл алмалар.
Урман алларында, аланнарда,
Миләш учаклары яналар.
Алтын сары: кызыл төстә урман
Гөмбәләрнең гаҗәеп күп чагы.
Балан тәлгәшләре, гөлҗимешләр,
Кызыктырып тора колмагы.
Кыр байлыгы хәзер амбарларда,
Һәр йорт саен кош-корт шаулаша.
Язларның да яме булмас иде,
Мул унышлы көзләр булмаса.
Көзне ямьсез диләр,
Ялгышалар.
Азмы көзнең матур яклары:
Көз көне була бит киштәләрнең,
Өстәлләрнең тулы чаклары.
Өстәлемдә ак самавар
Купите полную версию книги и продолжайте чтение
Купить полную книгу