Кошларны да,
Кошларны да кире кайтара.
– Ә соңыннан алар: кичерегез,
Зинһар кичерегез – диеп,
Ялыналар, ятып ауныйлар.
Андыйларны кире кайткачтан да,
Хыянәтче ул! – дип атыйлар.

Хуҗалар тавы

Бөек болгар иле-Биләр жире,
Изге Чишмә, Хуҗалар тавы.
Боргаланып Чирмешәне ага —
Бабамнарның озын билбавы.
Үлән баскан иске буразналар,
Тау өстеннән төшә, бик күп ул.
Буразналар-тәгәрмәч әзләре —
Бабамнардан калган иске юл.
Бу юллардан болгар бабаларым,
Монголларга каршы яу чыккан.
Ничә буын аяз күкне саклап,
Орда белән авыр сугышкан.
Яуга чыккан Биләр мәргәннәре,
Ятып шул чишмәнең суын эчкән.
Яу кырында армаганнар алар,
Изге Чишмә суы биргән көчтән.
Изге тауның изге туфырагына,
Бабамнарның күз яшьләре тамган.
Биләр суы алсу төскә кергән,
Болгар бабамнар агызган каннан.
Шәһри Биләр чорында ук монда,
Булган диләр хатта бөек ханнан.
Кол Галиләр, Әхмат Ясәвиләр,
Таһрәт алып намаз укыганнар.
Ничә гасыр инде Чишмә яны,
Һәр көн халык белән тула.
Кемдер корбан чала, хәер бирә,
Кемдер ясыйн укый, дога кыла.
Ничә гасыр инде Изге Чишмә,
Тынмый ага, ага әле дә көчле.
Болгар бабамнарның кайнар каны,
Мәңге кипмәс күз яшьләре төсле.

Үпкә

Поезд чаба…
Казаныма кайту,
Ак каеннар озатып калалар.
Сагындыра, сирәк кайткангадыр,
Ерагырак шул, ерак аралар…
Поезд чаба,
Ә күңелдә шатлык,
«Тагын кайтамын бит Казанга!»
Язмышыма үпкәм дә бар кебек,
Шатлансам да кайта алганга.
Казан, Казан!
Чиләбе тугел шул,
Магнит кебек тарта ерактан.
Шулай инде, кемнең туйганы бар,
Җандай якын туган төбәктән?
Туган жирдән мин еракта яшим,
Зарланырлык түгел тормыш та.
Тик нигәдер, күңелдә үпкә бар,
Безне читкә илткән язмышка.

Газиз әнкәй

Бөтенесе синнән күчкән миңа,
Күкерәк сөтең белән биргәнсең.
Кешелекле бул, озын-озак яшә,
Бәхетле бул, улым, дигәнсең.
Моңлы тавышың әлдә күңелемдә,
Йөрәгемдә аннан моң туа.
Әнкәй бәгърем синең теләкләрең,
Бәхет алып килде улыңа.

Чирмешән

Елгалар күп,
Без белгәне генә,
Чиксез инде әгәр санасаң.
Иделләр бар, Дәрья сулары бар,
Тик нигәдер,
Мин Чирмешәнемне яратам.
Чирмешәннәр өчәү генә микән?
Бәлки әле артык аннан да?
Тик Чирмешән сиңа әндәшәм мин,
Туган якны искә алганда.
Малай чактан балыкларын тотып,
Инләп-буйлап йөзеп үскәнгә.
Сайрап торган былбыллы талларың,
Әле дә керә әле төшләргә.
Атлар коендыру… Аргы якка,
Чумып чыккан чаклар бар иде.
Ярларыннан тулган Чирмешән дә,
Ул чакларда безгә тар иде.
Кем онытыр аның болыннарын,
Уңдырышлы иген кырларын.
Карлыганлы сазны, Кәкере күлнең,
Баланнарын, шомырт, колмагын.
Кемнәргәдер Кече Чирмешән ул,
Минем өчен иң якыны-ул.
Шунда иген игеп, су коенып,
Олы тормышка бит алдык юл.
Насыйп булды әле,
Тагын кайттым,
Яшьлек эзләреннән йөрергә.
Суы төпкә төшкән Чирмешәннең,
Тал баскан ярларын күрергә

Хушлашу

Һич китәсе килми синнән Казан,
Нишлим,
Җитте китәр сәгатьләр,
Килүемә сәбәп булган кебек,
Китәргә дә җитди сәбәп бар.
Нишлим… китәм инде,
Язмыш мине шулай аерган.
Урал тавы артларына илтеп,
Сынар канатымны каерган.
Булмас инде тагын килә алмам,
Юллары да хәзер катлаулы.
Азатлык һәм хорлек телим сиңа,
Кайнап тор син Казан,
Бул син Казан,
Бул син мактаулы!

Саескан тавында

Камада җил…
Саескан тавының,
Ярларына кага ак дулкын.
Жиңел генә кичәрмен дип килдем,
Ыгы-зыгы чакка юлыктым.
Кама ага…
Саескан тавында
Меңәрләгән кеше, машина.
Тау өстеннән түбәнгә агыла,
Менеп китәр төсле башыма.
Камада җил…
Яр буенда шау-шу…
Кеше белән кеше талаша.
Паром көткәннәрнең бик күбесе.
Чиратсыз керергә маташа.
«Таш астыннан чыккан» әрсезләр күп
Санашмыйлар тәртип белән дә.
Имеш: «алар имеет право?!»
Нәчәльник йөретүче булганда…
Камада җил…
Көзге салкыннарда,
Бәгерләрне кисеп җил исә…
Чират көтәм…
Паромга керергә.
Өстемдә кием дә жиңелчә.

«Кыш көнендә туганмын мин…»

Кыш көнендә туганмын мин,