Яшьләреңне танып белмәслек.
Машиналар изгән урамыңнан,
Каршы якка чыгып йермәслек…

Дюрмин

Дюрмин тавы озын
Чакырым булыр…
Арый идек, мәгәр, менгәндә.
Ничә менеп, ничә төштек икән?
«Новый Мир» дә укып йергәндә.
Хәтеремдә; бер ялга кайтканда,
Төшкән чакта дюрмин үреннән,
Тормызы юк самокаты белән,
Әүхәт очып төште, күпердән.
Бик күптәннән беләм Дюрмин тавын,
Дюрмин – мәтрүшкәнең оясы.
Бер җирдә юк андый мәтрүшкәләр,
Мәгәр, кочак-кочак жыясың.
Ничә еллар күз алдымда тора,
И син мәтрүшкәле тау гынам.
Һәр җәй шулай Мәтрүшкә тапмасам,
Дюрмин тау битләрен сагынам.
Сентябрь, 1995.

«Тагын язлар килде…»

Тагын язлар килде,
Дәрт, өметләр өстәп
Кояш көлә, шаян уйнашып
Каен мескен,
Зур хәсрәткә тарган;
Күз яшьләре тама тып та-тып.

Арышларым

Диңгез кебек дулкынланып
Чайкалалар арышлар,
Шул арышларга карасам,
Бетә барлык сагышлар.
Арыш серкә чәчкән чакта,
Рәшәләнә кырларым.
Иң бәхетле чаклар булган,
Арыш чәчкән елларым.
Арыш серкә очырамы?
Җәеләме рәшәләр?
Серкә очырган вакытлар
Яшьлегемә дәшәләр…
Арыш чәчкән елларымны,
Оныта алмыйм – исемдә.
Мең чәчәкнең хуш иседер,
Арыш икмәге синдә!
И газизем, И баш өстем,
Ипием көнем минем,
Син булганда ил дә көчле,
Мин дә җимертеп йөрим…

Балкып торсын казан утлары

Хәтер көне алдыннан…

Дамба өсте.
Су буенда торам.
Казансуда айның нурлары.
Бөтен күкне нурландарып балкып
Җем-җем итә Казан утлары.
Күңелләргә йөри хәтер булып,
Йерәкләргә кагыла, нечкәреп.
Таш диварлар, Казан Кремле —
Бабамнардан калган истәлек.
Зур яу булып күрше патша килгән,
Хансарайлар янган, мәчетләр.
Элек гөрләп торган башкалада,
Өелеп яткан канлы мәетләр.
Таш диварлар, Кремль стенасы,
Күпне күргән, күпне кичергән.
Теле булса әйтер иде безгә?
Күпме татар башы киселгән?
Кабер ташларына нигезләнгән,
Гөмбәзләрдән хәтер яңара.
Исән калган олы бер хатирә —
Балкып тора айлы манара.
Тау өстендә Сөембикә балкый,
Казансуда айның нурлары.
Без ирекле татар иле! диеп,
Балкып торсын Казан утлары.

Сезгә сәлам

И кадерле Татарстан,
Болыннарың, кырларың,
Иделем, Чулманым минем,
Чишмәләрең, тауларың,
Сезгә сәлам, сезгә сәлам!
И син Бүләр якларым.
Олыларың, кечеләрең,
Яшьләрең һәм картларың,
Мәтрүшкәле аланнарым,
Алмалы тау битләрем,
Сезгә сәлам, сезгә сәлам!
Иртәләрен, кичләрен.
1974, Чиләбе.

Тургайларны сагыну

Тургай жырын тыңлап үстем,
Алар һәрчак булды түбәдә.
Сары чәчәк баскан пар кырында,
Без – малайлар сабан сөргәндә.
Кайда барсам, кайда йөрсәм дә
Юлдаш иде минем юлымның.
Күңелләрдә тирән урын алган,
Серле моңы тургай җырының.
Юлда жыр сузарга яраттым мин,
Җырлаганда кошчык түбәдә.
Тургай мине озатып йөргәндә.
Юлга хәзер җәяүләп чыккан юк.
Олыгайгач йөретә машина.
Тургайлар да сирәк күренәләр,
“Химия” җитте тургай башына.
Агулар күп заман килде хәзер,
Тургайлар да сирәк күкләрдә.
Айсыз кичләр нурсыз булган кебек,
Моңсызлана бара күкләр дә.

«Сирень исләренә күмелгәнсең…»

Сирень исләренә күмелгәнсең,
Сандугачлы кичең хәтердә.
Сагынасыңмы диләр,
Серне бирмим,
Тел әйләнми «юк» дип әйтергә.
Кем сагынмый
Туган үскән җирен?
Ялан аяк чапкан тугаен,
Чишмә тавын, йөргән сукмакларын,
Өй каршында үскән ак каен…
Тургайлы кырларың, болыннарың,
Тәкәрлекле күлләр онтылмый.
Тагын бер булса да кайт әле дип
Ничәнче җәй йөрәк сулкылдый.

Мин җир улы

Мин җир улы. Җирем минем,
Назлы бишегем дә, анам да.
Ул тудырган мине улы итеп,
Хезмәт итсен өчен анарга.
Хезмәт ялкынында янарга.
Мин җир улы,
Сабый чаклардан ук,
Чирәмендә аунап үскәнмен.
Шуңа бугай яраттым мин җирнең,
Җимешләрен, суын, икмәген.
Матурда соң җирем, гүзәлем.
Мин җир улы,
Җирдә туып үстем,
Җирдә бөреләнде гөлләрем.
Малай чактан җиргә хезмәт иттем,
Жир эшкәрттем, чәчтем икмәген.
Хезмәт белән җирне бизәдем.
Мин җир улы,
Бөтен гомерем буе,
Килде җирне гүзәл итәсем.