Чын йөрәктән, һәр көн шатланамын,
Күреп җирнең матур иртәсен.
Күреп илнең тыныч иртәсен.

«Кояш чыга күкне алландырып…»

Кояш чыга күкне алландырып,
Парландырып, иген кырларын.
Ямьләндереп, Чирмешән буйларын,
Нурга күмеп җирен дөньяның.
Иртә, тынлык,
Бодай кыры – диңгез,
Күккә карый тулы башаклар.
Бытбылдыклар җырын тыңлый, тыңлый,
Шау кузакта утыра борчаклар.
Көнбагышлар сары тәкыя кигән,
Баш күтәреп көнгә карыйлар.
Кояш әле чыгып кына килә,
Ә тургайлар,
Ә тургайлар инде сайрыйлар.

«Кичке эңгер… Көтмәгәндә…»

Кичке эңгер… Көтмәгәндә,
Яңгыр тавышы килде колакка.
Исем китеп шул тавышны тыңлап,
Таныш тавыш, карыйм, шул якка.
Ниндидер бер сер сөйләгән төсле,
Җылы яңгыр ява, якында.
Әкрен генә,
Куна килә яңгыр,
Нинди олы мәгънә бар монда.

«Урак өсте, игенчеләр кырда…»

Урак өсте, игенчеләр кырда,
Машиналар шауы кырларда.
«Яхшы сыйфат, югары темп” өчен!
Өндәмәләр тора юлларда.
Урак есте,
Җитди сынау бара,
Кемгә бирә яхшы билгесе?
Сынау бирә ашлык агрегаты,
Сынау бирә, һәрбер игенче.
Бригадалар, звенолар булып,
Агрегатлар чыкты сафларга.
Тик бер теләк,
Тик бер олы максат:
«Бөтен үстергәнне сакларга!»
Кемнәр җиңеп чыгар?
Кемнәр өлгер, кемнәр тизрәк?!
Икмәк ил байлыгы!
Ул күп булса,
Илебездә булыр көчлерәк.
Урак өсте, игенчеләр кырда,

Мин кырларга гашыйк

(Карт игенче сүзе)

Малай чактан жирдә аунап үстем,
Тузанында парна кырының.
Безнең башка төште авырлыгы,
Юклыклары сугыш елының.
Без чәчкән җир… Сукалаган кырлар…
Исәбе юк әгәр санасаң.
Маңгай тирләремне күп агыздым,
Тик шулай да кырны яратам.
Назлап чәчәм.
Аннан үстерәмен,
Биреп кенә йөрәк жылысын.
Шатлыкларым арта,
Югалтмыйча,
Җыя алсам иген уңышын.
Мин кырларга гашыйк,
Моңланамын,
Чыкмый калсам әгәр кырларга.
(Теге дөньяда да чыгармын күк),
Кырга башак җырын тыңларга.
Кояш белән бергә торамын да
Кырларыма салам күземне.
Кырлар киңлегендә эштә генә
Мин бәхетле саныйм үземне.
Кырлар минем тормыш хыялларым,
Чыкмый калу,
Бармый калу анда мөмкинме?
Әйләнем дә чыгам кырларыма,
Яшьлегемә кайткан шикелле.

Бер хатирә

Авыл киче, эңгер,
Урак өсте.
Гармун тотып чыктым урамга.
Бармакларым тальян телләрендә,
Күңел курка тынлык бозарга.
Бөтен авыл яшеллеккә чумган,
Һәр йорт каршы чия, алмагач.
Агачларга кунып иртәләрен,
Бакчаларда сайрый сандугач.
Бакчаларда тәмле алма исе
Тирә якка хуш ис таралган.
Алма исе, алма кебек матур,
Сылу кызлар килә урамнан.
Чү… Кемдер җырлый?
Кызлар бит бу.
Кыркапкага таба киләләр.
Тальянымны тартып каршы алдым,
Кызларга ни шатлык,
Көләләр…
– Кайда болай?! – димен, мин аларга
– Ындыр табагына!
– Чакырабыз! – диләр сине дә
– Әйдә!? – диләр, – киттек бергә,
Ындыр табагына, төнгегә!
– Була ул! – дип,
Бардым да кушылдым.
Иярттеләр шулай мине дә.
– Уйна! – диләр, гармуныңны тартып,
– Безнең кайдалыкны белсеннәр!
Тальян тавышына,
Белми калган яшьләр,
Ындыр табагына килсеннәр.
Гармун тартам,
Кичке тында ерак тарала.
Әйдә, ишетсеннәр!
Тальяным да,
Мин дә төнге әшкә барам ла.
Киттек шулай…
Ындыр табагында,
Төне буе хезмәт кайнады
Таңга кадәр ындыр гүләп торды.
Чистартмаган ашлык калмады.
Яктырганда тагын җырлап кайттык,
Кыз-егетләр, гармун уйнатып.
Көтү китә, торыгыз! – дигәндәй,
Бөтен авыл халкын уятып.

«Тулган ай күктән караса…»

Тулган ай күктән караса,
Кичләр була көн кебек.
Колмаклар кыңгырау кебек.
Саргайганнар көз кебек.
Кыйгак-кыйгак киек казлар,
Киткән кошлар бер кайта.
Үткән яшьлек кенә кайтмый,
Картаю гына арта.
Хәлләрең ничек? дисең син,
Хәлләр, малай, ничава.
Тик менә гомерләр генә,
Юрга атка утыргандай,
Тукталмый алга чаба.

«И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең…»

И, рәхәтен күрдек тә җәйләрнең:
Көнгә унар кабат су кердек.
Чумып аргы якка чыгар өчен,
Бәхәсләшеп ярдан сикердек.
Язын-көзен яланаяк чабтык,
Аякларыбыз ярылып бетә иде.