Туган якка кайтасы бар әле,
Сабан туйларында йөрергә.
Туган якның матур горурлыгы,
«Изге Чишмә» суын эчәргә.
Туган якка кайтасы бар әле,
Хатлар килми, белмим нилектән?
Тугайларым, йөргән сукмакларым,
Туган нигез тарта, бик күптән.
Мәтрүшкә җыям
Мәтрүшкә җыям зур аланда,
Күп итеп, кочагым тулганчы.
Сөенәм, шатланам хуш истән,
Исним дә, күңелем булганчы.
Мәтрүшкә, мәтрүшкә шундый күп,
Искиткеч эреләр, “симезләр”.
Хуш исле сөтле чәй эчәрбез,
Туйганчы, булганчы күңелләр.
Шифалы, файдалы мәтрүшкә,
Ул минем яраткан үләнем.
Суыкта өшесәм, авырсам,
Тенәтәм мәтрүшкә үләнен.
Мәтрүшкә каен минегендә,
Кемнәр генә кулланмый икән.
Парлы мунча, мәтрүшкәле минек,
Моннан рәхәт гамәл бар микән?!
Зур алан. Мәтрүшкә җыямын,
Туйганчы, кочагым тулганчы.
Шатланам, сөенәм хуш истән,
Исним дә, күңелем булганчы.
«Ничә киттем синнән, ничә кайттым…»
Ничә киттем синнән, ничә кайттым,
Күпме чит жирләрне таптадым.
Кайда барсам да тик туган ягым,
Синнән якын урын тапмадым.
Синдә безнең бабайлар яшәгән,
Синдә дуслар, әткәй, әниләр.
Яшел болыннарың,
Йөргән сумакларым,
Тын урамнар чакыра «Кайт!» диләр.
Жанга рәхәт, тәнгә сихәт алып,
Китсәм дә мин торган якларга,
Күңелемнән уйлыйм:
Озак тормам,
Тагын кайтам әле,
Кайтам, – диеп туган якларга!
Этюд
Ике учын битләренә куйган,
Ак сакалы тора салынып.
Гомер иткән карчыгыннан калган,
Утыра ул ялгыз, кайгырып.
Кайтулары булсын
Кышлар буе җәйне көтеп алам,
Юк, кыш начар диеп зарланмыйм,
Һәр яз кайткан очар кошлар кебек,
Туган ягым сиңа кайтам мин.
Торган җиремдә дә тормыш яхшы,
Азмы дуслар, азмы танышы.
Тик шулай да
Китми колагымнан,
Игеннәрнең шауы,
Чишмәң тавышы.
Атларыңның йөрәк кагышы.
Юк шул…
Будыралмыйм сиңа кайтмый,
Булсаңда син таулар артында.
Бар барлыгым, һәрбер күзәнәгем
Туган ягым сиңа тартыла.
Кайтамында…
Көннәр кыскаралар,
(Эх көннәрне айдай итәсе!)
Кайтулары булсын!
Китүләре нигә?
Юк, китәсе килми, китәсе.
«Сабанчы өстендә өянкеләр…»
Сабанчы өстендә өянкеләр
Туган йортның өянкеләре.
Истәлекле, кадерлеләр миңа,
Өянкеләр-әтием ядъкәре.
Топелләр астыннан биш тәрәзә карый
Биш тәрәзә – бар да моңсулар.
Берәү дә юк
Гөрләп торган өйдә,
Кемне искә алма, юк шулар.
Алтау гөрләп үстек шул ояда,
Бәгырьләре әти, әнинең.
Таралыштык, кош балаларыдай,
Ятим итеп йортын әтинең.
Әлдә күз алдымда
Абый һәм апалар
Бишәү чана шуган вакытлар.
Каенлыкка кадәр бара иде чана,
И шунда кичергән шатлыклар.
Каплы чана – мәрхүм әти кулы,
Утырабыз да шуның эченә,
Чишмә таудан төшеп китә чана,
Тик каушамый утыр, түз генә.
Алтау гөрләп үстек бер ояда,
Тоеп әти, әни җылысын.
Ул вакытта искә дә килмәде
Өйнең шулай ятим каласын.
Чишмә тау буйлары яшел чирәм,
Әллә анда бетнек үсәме?
Сагынуларым инде чиктән ашты,
Сабырлыгым белмим күпкәме?
Ноябрь 1994, Чиләбе.
Үзгәргәнсең авылым
Авылым,
Үрләр аша миңа күренәсең,
Биек таулар аша карыйсың,
Төшләремдә урамында йөрим,
Ничек синнән читтә калыйм соң?
Арышларың шундый-шундый уңган,
Дугалы ат көчкә күренә.
Таулар гына кечерәеп калган,
Тупылларың күккә үрелә.
Авыл каршындагы үзәнлектә,
Каеннарың шаулый күңелдә.
Бөтен авыл әчкән көмеш чишмәң,
Чылтыравы колак төбендә.
Болыннарың, хатфә үләннәрең,
(Печәне күп, кадерен бел генә.)
Агайларның чалгы кайраулары,
Еллар аша миңа ишетелә.
Беләм авылым, Инешләрең шул ук,
Күгендә дә шул ук болытлар.
Урамнарың шул ук,
Ләкин төзек.
Матур өйләр, курчак кебекләр.
Балаларың киндер букча тотып,
Күрше авылга җәяү йөрмиләр.
Малайларың кояш белән торып,
Ялан аяк сабан сөрмиләр.
Тегермән ташларын тарта алган,
Томас ларың юктыр, югында.
Йөз тегермән ташын тарта торган,
Тракторлар гүли кырында.
Өй каршында,
Тупылдардай узып,
Антенналар күккә урелә.
Атлар гына сирәк,
Урамнарда,
Машиналар, «иж» лар йөгерә.
Үзгәргәнсең, авылым,
Үзгәргәнсең,