Авылы гына түгел каберләр дә,
Бабамнар да күргән язмышлар.
Хуш… инде хуш Майна – «Иске авыл»,
Кулым болгап китеп барамын.
Хат язсам да укырга кешең юк,
Хәтеремдә генә каласың.
Июнь, 1993
Каен юлы
Күптән инде шушы юл буенда,
Үсеп торган ялгыз бер каен.
Ак каенга сәлам биргән һәрчак,
Үтеп йөргән кеше көн саен.
Җәйнең җылы матур көннәрендә,
Сандугачлар кунып сайраган.
Уракчылар, ял иткән мәлләрдә,
Ялгыз каен төбен сайлаган.
Каен юлы диләр бу тар юлны,
Ак каен читеннән үткәнгә.
Ак каенны юксына кешеләр,
Хәтерләр кайтканда үткәнгә.
Юл буенда ак каен юк инде,
Урны сукаланган, кап-кара.
Тик шулай да исеме «каен юлы»
Телдән телгә күчеп саклана.
Июнь, 1996
Ак кош күле
Ак кош күле…
АКЫШка әйләнгән.
Ак кошлары күлдән киткәннәр.
Исеме генә калган Ак кош булып,
Камышлары гына үскәннәр.
Камышлы күл ак кошларсыз калган,
Кәрәкәләр генә тирәндә.
Камышлар тирбәлеп сәламлиләр,
Киек казлар очып үткәндә.
Канатларын кагып яфраклар коела,
Киек казлар китә, көз җиткән.
Киткән казлар бер кайтырлар диеп,
Камышлы күл көтә бик күптән.
Алпар истәлекләре
Яшьлегемдә Алпар урамнарын,
Аркылыга-буйга таптадым.
Укып йөрдек
Күрше авылдан килеп,
Мәктәбендә Иске Алпарның.
Зур авыл ул:
Өч өлештән тора,
Иске авыл, аннан Яңасы,
Янә Чирмешәннең аргы ягы,
Өч кибете, базары бар иде,
Әле биш мәчете бар чагы.
Хәтеремдә утызынчы еллар…
Кышның зәһәр салкын төнендә,
Ачлыктан соң салган,
Иң зиннәтле мәчет,
Янып бетте, калды кумергә.
Мәчет каршы,
Йоклап ята идек:
Янгын! – дигән тавыш ишеттем.
Өйгә якты төшкән…
Сикереп тордык.
Манарасы яна мәчетнең.
Ни кызганыч…
Карап торды халык,
Манарасы янып төшкәнне
Дөрләп янган ут түбәнгә күчеп,
Нигезе дә янып беткәнне.
Янып бетте
Карап яндырдылар,
Кул кушырып торды һәммәсе.
«Янса-янсын, әйдә, шулай кирәк,
Сәвиткә булмасын!» – янәсе.
Сүз йөреде: колактан-колакка,
Имеш, картлар шулай иткәннәр.
«Клубка да, безгә дә булмасын»,
Диеп мәчеткә ут төрткәннәр.
Июнь, 1995
Илле елдан соң
Иңләп йөрдем,
Алпар болыннарын,
Аркылыга буйга таптадым.
Болын кипкән, күлләвекләр сусыз,
Ни дияргә җавап тапмадым.
«Пи бип-пи бип» килгән тәкәрлекләр,
Бу җирләрне ташлап киткәннәр.
Чишмәләр бар иде,
Аларыда,
Коргаксыган, ишелеп беткәннәр.
Чирмешәнгә карыйм, исем китеп,
«Бу димен, Чирмешән яшәргән».
Ул икән талларга төренеп,
Саегып калуын яшергән…
Бар иде вакытлар, Чирмешән,
Мөлдерәп тора иде сулары.
Хәтерлим Уракчы янында,
Өчташлы тегермән булганын.
Бар иде берничә – Җилнеке,
(Белмимен алары кемнеке?)
Юк хәзер аларның берсе дә,
Кирәксә йөриләр күршегә.
Кайда ул мул сулы Чирмешән
Нигә соң буалар бумыйлар?
Шуңа бит коргаксый болыннар.
Азыкка, печәнгә туймыйлар.
Бабамнар эшлекле булганнар:
Ни авыр, ни газап булса да,
Һәр язны буалар буганнар.
Көрән тауы
Алпар белән Сабанчы арасы…
Ике араның урта җирендә,
Чирмешәнгә тиеп бер тау тора,
Көрән тавы диләр үзенә.
Үтеп-сүтеп күпме йөредек шуннан,
Без Алпарда укып йөргәндә.
Яр астына төшеп балык тоттык,
Дәресләр булмаган көннәрдә.
Көрән тавы текә ярларының,
Бик күп күрдек ишелеп төшкәнен.
Көтмәгәндә шулай ишелеп төшеп
Ача шулай тарих серләрен.
Элек монда авыл булган диләр,
Ярылып ята тузан көлләре.
Су буе, тау шундый матур урын,
Җәлеп иткәндер шул күпләрне.
Аргы якта уч төбендә кебек,
Ямьле әрәмәлек, болыннар.
Гөлҗимешләр, балан колмаклары,
Кызыксынып карап торган бар.
Яр астына төшәр урыны да бар,
Төшеп-менеп йөргән атлылар.
Шул урында ак таш чыгарганда,
Алтын акчалар да таптылар.
Табылдыклар сөйли:
Бу җирдә бабамнар,
Матур гына гомер иткәннәр.
Илбасарлар килеп авыл-кальгаларны,
Җир белән тигезләп киткәннәр.
Азан тавышы
Малай чакның кызык вакытлары,
Тарих булып арта калдылар.
Тик шулай да әле онытылмый:
Акшамга азан әйтте! – дип
Кычкырып,
Ялан аяк өйгә чабулар.
Азан тавышы…
Ишетү белән, тиз генә,