Компьютер артыннан торуга, мин чайкалып куйдым һәм, егылып китмәс өчен өстәлгә таянып, бертын басып тордым. Башымны артка борып, авып‑нитеп китсәм аякны сузып иркенләп йокларлык урын эзләргә маташтым. Бүлмәдә эш өстәле белән китап шкафларыннан башка мебель юк иде. Кайда егылсаң да, как идәнгә төшәсең. Бары тик стеналарга башыңны бәрмәслек итеп кенә аварга кирәк. Бу инде өйрәнелгән нәрсә иде…
Кинәт хәлсезлек юкка чыккандай тоелды. Мин башта моңа аптырабрак калдым. Сәбәбен соңыннан гына аңладым. Ачык тәрәзәдән кергән тәмле аш исе сәбәпче иде. Авыздан сулар килде. Мин ирексездән тәрәзәгә тартылдым. Кемдер балык кыздыра иде. Тәрәзәдән карап кына тамагым туймасын аңлап, кухняга атладым. Аяклар мамык сыман тоелды. Мин ач идем. Һәм шушы ачлыктан бөтен тәнем калтырана иде. Дерелдәгән кулларым белән суыткыч ишеген ачтым һәм шатлыктан улап җибәрдем. Полиэтилен пакетта бер минтай балыгы калган иде. Аның эрегәнен дә көтеп тормастан, табага салдым. Мин балык яратам. Һәм аны кибеттән тактасы белән алып кайтып, көнендә үк тазартып, тозын‑фәләнен сибеп әзерләп куям, соңыннан бары тик суыткычтан алып табага ыргытасы гына кала. Әле үземнең шушы гадәтем өчен сөенеп беталмадым. Балык пешеп чыкканчы чәйни торырга берәр ризык юкмы дип, тагын суыткычны ачтым. Берни дә юк иде. Буп‑буш. Икмәк савытында да моннан бер атна чамасы элек алынган йодрык зурлык булка кисәгеннән башка нәрсә табылмады. Мин аны шундук диярлек кимереп бетердем. Бер мизгелгә бу дөньяда каткан булка кисәгеннән дә тәмлерәк берни дә юктыр сыман тоелды. Һәм мин бу уемны бик мәзәккә күреп елмаеп куйдым. Ул арада балык пеште, һәм берничә секунд эчендә кылчыклары гына калды. Ул искиткеч дәрәҗәдә тәмле иде.
Мин, әлбәттә, туймадым. Ләкин тәнемнең калтырануы юкка чыкты, хәл кереп киткәндәй булды. Хәзер минем ашыйсы килү теләген җиңәрлек кенә көчем бар иде. Хәзер рәхәтләнеп йокларга да була.
Ләкин прихожийдагы көзге алдындагы кәгазьләрне күрүгә, йокы очты. Болар минем бурычлар иде: фатирга, телефонга, электр энергиясенә… һәм башкалар… Барлыгы сигез меңгә якын… «Тагын дус‑ишләргә, таныш‑белешләргә… – дип өстәдем мин күңелемнән. – Тагын шул тирә… Барлыгы уналты мең чамасы…» Бу миңа, кесәсендә бер тиен дә акчасы булмаган адәмгә, ярыйсы ук зур сумма иде.
Мин янә компьютер артына барып утырдым. Арыганлык та, ашыйсы килү теләге дә юк иде инде. Беркайда да басылмаган әсәрләремне кабат карап чыктым. Һәр повестем өчен бер генә мең сум түләсәләр дә, әлеге бурычларым миңа бик тә кечкенә булып каласы икән… Бер повесть өчен бер мең! Бу – искиткеч арзан хак, бушка эшләү кебек. Ләкин мин бөтен авторлык хокуклары белән аларны шул бер меңгә сатарга да риза идем. Ходай миңа талантны да, сәламәтлекне дә биргән. Мин яза алам, язам… Мондый әсәрләр әле тагын булып торыр… Миңа алар жәл түгел… Ләкин иң аянычы шул – ул повестьларны миннән хәтта шул бер меңгә дә алырга теләгән кеше юк иде.
Ярлылыгымнан бигрәк, кирәксезлегемне тою авыр иде. Әйе, мин әйбәт язучы. Әйе, талантлы. Күп эшли торган. Ләкин беркемгә дә кирәкмим. Үзем дә, әсәрләрем дә. Һәм бу – коточкыч.
Әлбәттә, тормышымның бөтен максаты баю яки акча табу гына булса, мин бик аптырап тормас идем. Башы эшләгән адәмгә бу – авыр нәрсә түгел. Аннан соң, минем кул‑аяклар да яхшы эшли. Пистолеттан яхшы атам. Сугыша беләм. Хәтта гадидән‑гади юлбасар гына булсам да, үз тамагымны үзем туйдырып, җитеш тормышта гомер итәр идем.
Ә язучы булып… Татар язучысы булып… Эх‑х…
Күрәсең, мин милләт дип чәчрәп йөри торган кеше түгелмендер. Кайчагында җәмгыятьтәге процессларның тизрәк булуын көткән сыман тоелам. Югаласы милләтләр тиз генә югалсын да, бер генә халык булып яши башлыйк инде, дип уйлыйм. Җирдәшләр булып. Агонияне ник сузарга инде?! Һичьюгы, бер проблемадан – тел проблемасыннан азат булыр идек. Бер үк шартларда иҗат итәр идек. Ә үзем әлеге хәлне күз алдына китерә алмыйм. Төрле төбәкләрдә яшәгән халыкларның милли үзенчәлекләре юкка чыккач, әдәбият та югалыр сыман тоела. Югалмаса да, ул кызык булмас, ниндидер калыпка гына әверелер кебек. Белмим, бәлки, хаталанамдыр.