«Болар миннән ни ягы белән өстенрәк соң? – дип уйладым мин, табында утырган капкорсак яшьтәшләремне күреп. – Нинди зур эшләр майтарган алар шулай кылтаеп утырырлык?» Күңелне юатырлык җавап юк иде. Кайсын әтисе, кайсын абзыйсы юньле эшкә урнаштырган да кеше иткән. Боларның искитәрлек сәләтләре дә, үзләрен хезмәтләндерүче артистларга хөрмәт белән карарлык акыллары да юк иде. Вальс әйләнгәндә безнең җырчы кызны кармалап, муеныннан үбәргә маташкан утыз биш яшьләр тирәсендәге ирне сугып әйләндерәсем килде. Җырчыны адәмгә санамаса, үзе белән бергә килгән хатынын мыскылламасын иде. Кулында власть, кесәсендә акча булгач, аңа барысы да мөмкин дип уйлый, күрәсең… Тик мин беркемгә дә каты кагылмадым. Бары тик тәнәфес игълан итеп тәмәке тартырга чыккач кына, Илнурга зарланып алдым.
– Кем инде болар?.. – дидем мин, бер көтү булып төтен борхытып торган адәмнәр ягына ымлап: – Карале, ничек кыланган булалар! Алланың кашка тәкәләре диярсең… Безгә ничек караганнарын күрдеңме?! Ниндидер кызыклы хайванга караган кебек… Кайсы ягы белән хаклы алар шулай кыланырга?
– Аларның акчасы күп, – дип пышылдады Илнур, – кем түли – шул музыка куя…
– Менә шулар җитәкли инде безнең халыкны… Шушы хайваннар безнең белән идарә итә…
– Син алай кызма әле… – диде Илнур, – нишлисең инде…
– Да пошли они… – Мин нәфрәт белән кулымдагы тәмәкене шулар ягына чиртеп җибәргәнемне сизми дә калдым. – Козлы вонючие…
Тәмәке төпчеге кемнеңдер ак чалбарына барып эләкте. Төркемдәгеләр безнең якка борылып карадылар һәм минем нәфрәт булып сыгылып чыккан сүгенүемне ишеттеләр. Табын хуҗасы минем янга йөгереп килде.
– Син!.. – диде ул, нәфрәтен җиңәргә тырышып. – Син үзеңне кем дип беләсең?!
– Гафу итегез… – дип сүзгә кушылды Илнур. – Без бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләшә идек… Без сезнең хакта түгел… Һәм Илгизәр дә тәмәке төпчеген сезгә тидерергә теләмәгән иде… Шулай бит, Илгизәр?
Мин йодрыкларымны бәйдән ычкындырмаска тырышып кына тора идем. Бер сүз дә әйтә алмадым. Табын хуҗасының кыяфәте дә, Илнурның мескенләнүе дә миңа ошамый иде. Шулай да башымны кагарга мәҗбүр булдым.
– Мин синнән сорамыйм, – диде табын хуҗасы, – мин аның үзеннән ишетергә телим.
Әлбәттә, Илнур барысын да уңай гына хәл итә алырлык җавапны тапкан иде. Табын хуҗасы аек булса, моңа канәгатьләнеп китеп барыр һәм эшне зурга җибәрми калыр иде. Әмма ул ярыйсы ук исереп өлгергән иде шул. Һәм мин, ничек кенә җавап бирсәм дә, җәзасыз калмаячак идем.
– Әйе, – дидем мин, – тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган идем. Һәм «козлы вонючие» дигәнем дә сезгә түгел иде.
– Гафу үтен! – диде табын хуҗасы, күзен акайтып.
– Гафу итегез, – дип кабатладым мин көтелмәгән җиңеллек һәм битарафлык белән.
Ләкин бу табын хуҗасына ошамады.
– Син адәмчә итеп гафу үтен!
– Һмм… – Мин елмаеп куйдым һәм шундук, йөземә ясалма мескенлек чыгарып, табын хуҗасының күзенә текәлдем: – Сезне сасыган кәҗә дип атамаган һәм тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган өчен гафу итегез.
Сул яктан котылгысыз тизлек белән якынлашкан нәрсәне күреп, шундук артка янтайдым, һәм кыска буйлы, таза гәүдәле табын хуҗасының йодрыгы борын төбемнән исән‑имин генә узып китте. Абзый ипкә килерлек түгел, ә минем эшне зурга җибәрергә теләк юк иде. Үзем генә булсам – бер хәл, минем аркада бөтен артистлар да ач калырга мөмкин. Мин шуларны уйладым да тынычлана төштем. Бәхеткә каршы, кемдер табын хуҗасын култыклап читкә алып китте.
– Күңелегезгә авыр ишетелсә, чынлап та, гафу итегез, – дидем мин, безне тамаша кылган төркемгә карап, – мин сезне кимсетергә теләмәгән идем.
– Без бөтенләй бүтән темага сөйләшә идек… – дип элеп алды Илнур.