Мин үземнең хаталануымны телим. Әлеге уйларның чынбарлыктан ерак торуын телим. Аларны акчасызлык һәм күңел төшенкелеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән иллюзия генә итеп күрәсем килә. Ачлыктан тилмергән кешенең күзенә төрле шәүләләр, өрәкләр күренә башлый икән, дип ишеткәнем бар. Әлеге уйларның да авыр хәлдә яшәгән язучының күзенә күренгән шул өрәкләр сыман нәрсә генә булуын телим…

Белмим, уйлар ташкыны мине кайсы ярларга илтеп ыргытыр иде, бәхеткә каршы, телефон шылтырады. Мин бераз аптырап калдым. Моңарчы шылтыраганы булмагач, телефон турында бөтенләй онытканмын, акча түләмәгән өчен, аны күптән сүндергәннәрдер инде, дип уйлый идем. Һәм гаҗәпләнү катыш шатлык белән трубкага үрелдем. Шатлыгым баягы уйларның дөрес түгеллеге исбатлана башлаудан иде. Димәк, беркемгә дә кирәкмим диюем – хата, димәк, мин әле кемгәдер кирәкмен. Димәк, бүтән уйларым да…

– Илгизәр, хәлләрең ничек? – Бу тавыш миңа таныш иде. Концертлар алып баручы юморист егет Хәмит. Сатирик хикәяләр сорап шылтыратуыдыр инде. Минем дәшми торуымны өнәмичә, ул тагын кабатлады: – Хәлләрең ничек, дим!

– Әйбәт шул… – дип елмайдым мин, остазым Атнабайның2 сүзләрен кабатлап. – Үзем дә шуңа аптырап утырам әле…

– Сиңа бер йомыш бар иде…

– Беләм, – дип бүлдердем мин аны, – йомышың төшмәсә, хәл сорап шылтыратмыйсың инде син…

Ул минем сүзне ишетмәде дә бугай, үзенекен тезде:

– Мин әле гастрольдә йөрим. Бушамыйм. Бер эш бар иде. Кыскасы, болай. Бик абруйлы бер абзыйның юбилей кичәсен алып барырга кирәк. Музыкантлар да, җырчылар да бар. Кичәне алып барыр өчен, җор телле кеше кирәк. Синең кулыңнан килә ул. Әйдә, тәвәккәллә әле.

– Гомеремдә бер тамада булганым юк…

– Моның өчен әллә ни кирәкми. Җыелган кунакларның исемлеген аласың да, кызыклырак итеп сүз бирәсең. Алар сөйләп бетергәч, табындагыларны эчәргә кыстыйсың. Шул гына.

Минем, әлбәттә, табын алып барганым бар иде. Дусларның, туганнарның берәр бәйрәме булса: «Син язучы кеше, телгә остасың…» – дигән булып, бу эшне гел миңа йөклиләр. Һәм мин аны бик яратмый идем. Басып тост әйтеп аракы эчүне кем уйлап тапкандыр, белмим. Әмма мин моның бер кызыгын да күрмим. Ну, кунак кеше сүз әйтә инде, бәйрәмгә сәбәпче булган кешене мактаган була, янәсе ул әйбәт, изге күңелле, фәлән‑төгән… Теге бахыр, бу сүзләрнең шыр‑ялган икәнен белеп торган килеш, ышанып утырган була… Һәм табынның башыннан азагынача шул күренеш дәвам итә… Бәйрәм табыны колхоз җыелышы түгел ич инде… Әле дә Хәмитнең тәкъдименнән баш тартырга иттем. Тик ул, минем хәлне аңлагандай, тылсымлы сүз әйтте:

– Карышырга уйлама да! – диде ул, боерык биргәндәй итеп. – Беренчедән, баш тартсаң, мине авыр хәлгә куясың. Икенчедән, акча түлиләр. Әйбәт түлиләр. Биш мең.

– Нәрсә?! – мин үз колакларыма үзем ышанмый тордым. – Биш мең?

– Әйе. Сәгать дүртләр тирәсендә Октябрь проспектындагы ашханәгә кил. Анда сине Илнур каршы алыр. Безнең баянчы егет. Ул барысын да төшендерер. Ярый, хуш. Мин ашыгам.

Һәм ул трубканы ташлады.

Биш мең, әлбәттә, зур акча иде. Ләкин күңелне әрнетеп, тагын бер уй узды. Роман, повестьларны бер меңгә дә алучы юк, ә монда, ниндидер табын өчен… Ләкин мин бу уйны шундук куып җибәрдем. Акча эшләргә комачаулап йөрмәсен…

Мин табын алып барырга бик яратмыйм, дигән идем. Ялгышканмын икән. Әлеге табынны алып барганда мин шуны ачык төшендем: яратмыйм дип әйтү дөрес түгел, мин бу эшне күралмыйм икән.

Дуслар табынындагы шикеллерәк булыр дип көткән идем. Бер өстәл артында утырасың, вакытын белеп кенә, кирәкле кешегә сүз бирәсең… Монда алай булмады. Беренчедән, килгән кунаклар, чынлап та, бик зур урыннарда эшли торган тәкәббер кешеләр иде. Безне алар белән бер табынга утыртмадылар. Чаршау артында аерым өстәл куйдылар. Әлбәттә, өстәлләре мул иде. Әмма бер табында утырмау мине, алып баручы буларак, авыр хәлгә төшерде. Бер өстәлдә утырганда, син үз кешегә әйләнәсең. Ә болай… Кешеләр сүз әйткән арада, мин, сөяк өмет итеп йөргән көчек шикелле, өстәл тирәсендә бөтерелергә мәҗбүр булдым. Ә бу кимсетә иде. Син бу табын кешесе түгел. Син чит. Син болар белән тиң түгелсең. Син аларны хезмәтләндерергә тиеш. Син – шушы табын артында утыручыларның хезмәтчесе. Кол. Ә мин үземнең кем икәнемне яхшы белә идем…