«Аң астыңа беркетеп куй, – дигән иде профессор, – үзеңнең гыйлемле икәнеңне аңлаган көннән алып, син – куркыныч кеше.»

Кинәт Илдар буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул, сыңар кулы белән өстәлгә таянып, акрын гына креслога килеп утырды. Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухын дәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматик хезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Хатыны – ваннада. Йөрәгең ярылып үлсәң дә, йөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды. Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барысы да үзгәргәнен яхшы аңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер – шушы соклангыч дөньяның гади бер галиме түгел, ул куркыныч кеше иде.

Илдар кулындагы табылдыкка тагын беркадәр карап торды да беренче битен ачты. Тамгаларга күз йөгертте.

Хәзер эш бүлмәсеннән тиз генә чыга алмаячагын чамалый иде инде. Бу китап монда бер дә юктан гына пәйда булмаган, һәм Илдар аны укырга, нәкъ менә хәзер, нәкъ шушы вакытта укырга тиеш иде.

10

«КИТАП» тан өзекләр

* * *

Миңа калса, бөтенесе дә гади генә бер бәхәстән башланды.

Даутовны сез беләсез микән?.. Абрар Муса улын… Ә минем бүгенгедәй күз алдымда әле.

Телевизор экраннарыннан да, газета‑журнал битләреннән дә бик сөйкемле булып күренә. Озын буйлы, зифа гәүдәле. Бөдрәләнебрәк торган коңгырт чәчләре тагын да ныграк сөйкемлелек өстәп җибәрә. Ә елмайганда ялтырап киткән тигез тешләре күзнең явын алырлык дәрәҗәдә булып, аның елмаюын тагы да яктырак итә. Әлбәттә, әгәр ул акыллы фикерләре белән күңелләрне яуламаса, боларның берсе дә, хәтта Айдар Галимовныкына1 охшабрак торган бәрхет тавышы да шаккатыра алмас иде. Ул һәрбер сүзен нәкъ үз вакытында, нәкъ үз урынында әйтә. Һәм һәрвакыт син көткән, син ишетергә теләгән фикерне җиткерә. Телевизор караганда да, газета укыганда да аны теләктәшең, фикердәшең итеп күрәсең һәм хәтта үз мәнфәгатьләреңә каршы килә торган уйлары белән дә бер каршылыксыз килешәсең. Бер сүз белән әйткәндә, күз сирпү белән хатын‑кызның акылын җуйдырырлык, ә ир‑атларда хөрмәт уятырлык шәхес. Моңа тагын аның бик югары урында утыруын, бик бай әфәнде булуын һәм өйләнмәгәнлеген дә өстәсәң…

Ул чакта Даутов бик билгеле кеше түгел иде әле. Әлбәттә, үз даирәсендә, сәясмәннәр һәм бай түрәләр арасында аның абруе элек тә зур иде, ә ил буенча… Һәрхәлдә, ул вакытта мин аның кем икәнен дә белми идем.

Мин ул вакытта бары тик язучылык белән генә шөгыльләнә идем. Бүген безнең һөнәр кешеләрен хәтерләүче юк диярлек инде. «Әдәбият» дигән төшенчә кулланылыштан төшеп калды. Ул чорда да бу эш лоторея уены сыманрак нәрсә иде – йә уңышка ирешәсең, яки ирешмисең. Өлешеңә шушы ике юлның кайсы төшсә дә, үзеңне бәхетле дип саный алмыйсың, чөнки китапларың алып килгән дәрәҗә сине мул, иркен тормышка чыгармый. Бу – аз санлы халыкның әдипләре өлешенә төшкән котылгысыз язмыш. Һәм иҗатчыларның барысы да моны аңлап, чамалап тора. Дөресен әйткәндә, алар белән матди табыш артыннан куу теләге идарә итми, алар язган әсәрләре белән халыкның яшәешен бизәргә, күңелен матурларга омтылалар һәм үзләрен рух сакчысы итеп күрәләр. Бу кыланышлары өчен аларны берәүләр изгегә, берәүләр сантыйга исәпли. Мин дә менә шул кавемнең бер кисәге идем.

Язылган әсәрләр бик күп, тик аларның берсе дә китап булып чыкмый, һәм мин очраклы акчага көн күреп яшәргә мәҗбүр идем. Берәр повесть журналларда дөнья күрсә, бу бик зур вакыйгага әйләнә. Юк, укучылар өчен түгел, ә минем өчен. Укучылар арасында да йә телефоннан шылтыратып, йә үземне очратып мактап яки сүгеп китүчеләр табыла, ләкин күпчелек аларны укымый, укыса да ошатмый, ошатса да, эндәшми калуны хуп күрә. Ә минем өчен укучылар фикере артык мөһим дә түгел кебек, әсәрнең басылып чыгуы үзе үк сөенеч – чөнки ярыйсы гына гонорар түлиләр, һәрхәлдә, минем ярлы язмышымда ул бик зур булып күренә иде.