– Ә мин уйлармын… – диде Илдар. – Һәм коенып чыгарга гына да түгел…
– Ярый… Көтәм…
Эш бүлмәсе лабораториядәге алгы бүлмәдән артык аерылмый иде. Тупсадан узу белән, ягымлы тавыш яңгырады.
– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…
Илдар, тавышка бөтенләй игътибар итмәстән, тирә‑якка күз йөгертте. Бүлмә түрендә – ишеккә карап торган кызгылт төстәге зур гына пластик өстәл. Аның өстендә – берничә яссы монитор һәм компьютер клавишлары, өстәл артында – зур кәнәфи. Кәнәфинең аркасында – әллә нинди корылмалар. Илдар әлегә андагы колакчын белән баш миендәге импульсларны билгели торган шлемны гына таный алды.
Сул як стенаның буеннан‑буена шкафлар тезелеп киткән. Беренче карашка аларның шкаф икәнен дә аерырлык түгел, бары тик тартмалар һәм ишекләрдәге ачкыч‑клавишлар гына сатып тора. Ә уң як стенага тулысы белән сыек экран көйләнгән икән. Илдар моны өстәл артына утырып, пультларга баскалап карагач кына төшенде. Бер мизгелгә стенада су өстенә таш ташлагандагы шикелле дулкыннар пәйда булды да, бераздан ул урамга әйләнде. Теләсәң, чыгып йөреп керергә дә мөмкин. Яңа урыннарда гел шулай урам күренеше куелган була. Аннан соң хуҗа аны үзе теләгәнчә үзгәртә. Илдар стенадагы сыек экранны сүндерде дә шкаф янына килде.
– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала… – диде теге тавыш.
Илдар елмаеп куйды да шкафларның ишекләрен ачкалап карады. Әле бернәрсә дә юк иде. Ялтырап торган пластик шүрлекләр. Дисклар, колбалар, тагын әллә нәрсәләр куяр өчен җайланмалар. Озакламый болар шыплап тулачак инде. Илдар тагын берничә ишекне ачып карады да өстәлгә терәлеп диярлек торган шкафка килде. Бүтәннәр белән бер үк төстә булса да, монысы аерыла иде. Илдар, үз уйларын куәтләргә теләгәндәй, бармак сырты белән ишеккә сугып карады. Тавыш чыкмады да диярлек. Бу ниндидер ныклы материалдан иде.
– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…
– Ярый, – диде Илдар, үртәлә башлап. – Кушармын барысын да. Тын гына тор әле.
– Сез система таләпләрен бозасыз, – дип, үзенекен тукыды баягы тавыш, – әгәр инструкцияләрне төгәл үтәмисез икән, бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…
Илдар авыр көрсенде дә тагын өстәл артына барып утырды. Кирәкле төймәләргә баскалады. Ниндидер тылсымлы музыка уйный башлады.
– Автоматик хезмәтләндерү системасы уңышлы кушылды, – дигән тавыш ишетелде бераздан. – Тиешле инструктаж үтү өчен, колакчынны киегез дә креслога җайлап утырыгыз.
Илдар кушылганны эшләде. Креслога киерелеп утырып тынып калды. Аның йөзе җитди иде. Ара‑тирә сизелер‑сизелмәс кенә баш кагып та алгалады. Бераздан колакчынын салып, урынына куйды. Тагы музыка ишетелде.
– Бераз ял итегез, – диде ягымлы тавыш. – Система сезнең таләпләргә яраклашу процессын башлый. Аз гына көтәргә туры киләчәк.
Ягымлы, якты музыка астында вакыт бик тиз үткәндәй тоелды. Илдар татлы изрәп утырган җиреннән янә таныш тавышны ишетте:
– Автоматик хезмәтләндерү системасы куллануга тулысынча әзер. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп башкарганыгыз өчен рәхмәт.
Тагын кыска вакытлы музыка яңгырады һәм:
– Илдар, мин тулысынча синең карамакта, – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Синең зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам.
Илдар елмаеп куйды. Шушындый күзгә күренмәс хезмәтчең булу кызык та, рәхәт тә иде. Ул тагын беркадәр тын гына утырды да бүлмәдән чыгып китте. Озакламый, Рамил Әхмәтович биргән нәрсәләрне алып, кабат килде һәм системадагы дискны алыштырды. Һәм тагын елмайды. Бая гына бүлмәдә кемдер бар шикелле иде. Күзгә күренми торган ниндидер көч барлыгы үзен сиздерә, һәм бөтен фикер көчең шул затны күрәсе килүгә сарыф ителә иде. Әле бу тойгы юкка чыкты. Ул үзенең эш бүлмәсендә берьялгызы калгандай булды. Ул беркемнең дә күзәтүе астында түгел иде. Аннан соң баягы ныклы шкаф янына килеп, ишекләрен ачып җибәрде. Шкаф ныклы материалдан булгач, аның эчендә ниндидер бик затлы әйбер булыр шикелле тоелган иде. Әмма ул буш булып чыкты. Башкалары шикелле үк буп‑буш. Илдар бермәл аптырабрак торды да Рамил Әхмәтович биргән флаконны шүрлекләрнең берсенә куйды. Аннан соң шкафның ишеген япты да чыгарга җыенды. Ләйлә инде көтә‑көтә көтек булгандыр. Бергәләп су коенырга, йөзеп уйнарга… Ишек тоткасына үрелүгә, бүлмә телгә килде. Илдар аны бөтенләй сүндердем дип уйлаган иде, көтелмәгән тавыштан аптырап китте һәм кире борылды.