– Илдар, – диде ягымлы тавыш, – син шкафны дөрес япмадың…
Илдар, дөрес итеп яңадан ябарга теләп, шкаф янына килде һәм шүрлеккә карап катып калды. Бая гына ул калдырган флакон янында ниндидер ак пакет ята иде. Илдар, үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, аны кулына алды. Бер карышка ике карыш чамасы зурлыктагы бу пакет авыр гына иде. «Ярты кило бардыр», – дип уйлады Илдар. Һәм бу уй аны сискәндереп җибәрде. Шундый зур һәм авыр нәрсәне ул ничек күрми калган? Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Димәк, әлеге пакет шкаф эчендә яңарак кына барлыкка килгән, яки моңарчы ул күзгә күренмәс хәлдә булган. Боларның икесе дә сәер иде. Илдар конверт рәвешендәге пакетны ачты да эчендәге нәрсәне күреп катып калды. Бу бик борынгы нәрсә булырга тиеш иде. Илдар аның нәрсә икәнен дә чамалый шикелле иде. Ул аны конверт эченнән алды да бармаклары белән угалап карады. Кәгазь. Әлбәттә, борынгы әйбер. Хәзерге заманда кәгазьне каян табарга мөмкин, ди…
Илдарның кәгазь турында ишеткәне дә юк иде. Моннан берничә атна элек кенә, алдагы тәҗрибәләргә әзерлек вакытында, Рамил Әхмәтович сөйләде. Борынгы заман кешеләре кәгазьне чамасыз күп кулланган, хәтта туалет хаҗәтләренә дә кәгазь файдаланганнар, һәм шул кәгазь акча буларак та хезмәт иткән. Илдар туйганчы көлгән иде ул вакытта… Ләкин профессор аның шаярырга маташуын җавапсыз калдырды. Мәгълүмат йөртү чарасы да кәгазьдән булганлыгын әйтте ул. Кәгазь битләренә төрле тамгалар төшереп эшләнгән шул мәгълүмат йөртү җайланмаларын төрле исемнәр белән атаганнар. Газета, журнал, китап… Болары иң нык таралган нәрсәләр булган. Һәм әлеге нәрсәләрне беркемгә дә сөйләмәскә, онытырга кушкан иде профессор. «Бу белем сиңа әлегә кирәкми, һәм син аны онытырга тиешсең, – дигән иде ул. – Вакыты җиткәч, син аны искә төшерерсең һәм кайда, кайчан, ничек кулланырга икәнен үзең аңларсың…» Моңарчы чынлып та оныткан иде Илдар. Әле исенә төште…
Ул кулындагы табышка тагын беркадәр карап торды. Борынгы агачны эшкәртеп ясалган табигый кәгазь битләрдән торган бу китап кәгазь катыргы белән тышланган, ялтыр тышлыгына зур, алтынсыман хәрефләр белән авторның һәм әсәрнең исеме язылган. Һәм ул «КИТАП» дип атала иде. Әйтерсең нәшер итүчеләр бу язманың берничә гасырдан соң табылачагын, ә ул чорда инде «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгачагын алдан белеп эш йөрткәннәр. Киләчәк буын кешеләре: «Бу нәрсә икән соң?» – дип аптырап тормасын өчен, аның тышына зур хәрефләр белән «КИТАП» дип язып куйганнар.
Бәлки, чынлап та шулай булгандыр. Әмма наширләр, ничек кенә алдан күрүчеләр булмасын, бер нәрсәне исләреннән чыгарган – дәверләр үзгәрү белән кешеләр дә, шул исәптән телләр дә үзгәрә, бер төрле төшенчәләр, анахронизмга әйләнеп, кулланыштан төшеп кала, алар урынына яңа сүзләр килә. Әлеге табылдыкның тышына зур хәрефләр белән КИТАП дип язып куелса да, бу сүз бүгенге заманның гади кешесе өчен берни дә аңлатмый иде.
Ләкин Илдар гади кеше түгел иде. Рамил Әхмәтович аңа мәҗбүри рәвештә диярлек борынгы символларны өйрәткән иде. Ул вакытта әлеге эш Илдарга мәгънәсезгә вакыт үткәрү сыман тоелды. Хәтта профессор миннән нәрсәгәдер көлә шикелле, ни өчендер мыскыл итәргә тели, дигән уй да килгәләде башына. Әмма бу фикере шундук юкка чыкты. Ул Рамил Әхмәтовичның яхшы кеше икәнен белә һәм аңа тулысынча ышана иде. Өйрәнергә куша икән, димәк, шулай кирәк. Ләкин нигә иркенләбрәк эшләү мөмкинлеге бирмәскә? Шулкадәр нәрсәне берничә сәгать эчендә ерып чыгып буламыни?! Ләкин, кич җитүгә, бу уе да таралды. Профессор һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты. Илдар ул биргән тамгаларны таный гына түгел, ә тамганы тамгага кушып укый да ала иде инде. Һәм искиткеч кызык нәрсә икән – әлеге тамгалар белән кешенең сүзләрен билгеләп була… Илдарга бу кызык та, соклангыч та булып тоелган иде. Хәтта үзенең фәнни эшчәнлеген шушы темага багышлау турында да уйлаган иде. Һәм… Һәм, лабораториядән чыгуга, барысы турында да онытты. Әле менә, кулына китап килеп эләккәч, ул һәммәсен искә төшерде һәм канәгать елмаеп куйды. Әлбәттә, ул үзенең белемен генә түгел, ә Рамил Әхмәтовичның кисәтүләрен дә исенә төшерде. Бу белемнәрне беркем белән дә уртаклашырга ярамый. «Син боларның берсен дә белмисең. Кирәкле чагыңда гына хәтерлисең дә, кирәге беткәч онытасың, – дип кабатлады ул үзенә. – Аш сиңа ачыкканда гына кирәк, йокы – арыганда гына. Әлеге белем дә шулай ук. Ул сиңа бары тик ниндидер мәсьәләне чишкәндә генә кирәк…» Ләкин ул үзен бу уйларына ышандыра алмады.