Г. Т. Суфи Аллаһияр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында81 гына сөйләгәннәр.

– Бу очракта сүз көрәштереп, бәхәскә дә керергә була. Ә сезнеңчә, аларга нәрсә җитмәгән соң?

Г. Т. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп… киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде.

– Татар халкының тарихы ерак гасырларга киткән. Димәк, аның милли мәдәнияте дә бик борынгы саналырга хаклы. Олы әдәбиятыбызның бәрәкәтле чишмә башы да нәкъ менә шигъри җирлектән сүл-сут алган.

Г. Т. Ник соң безнең татарлар, дөньяда шулкадәр гасыр гомер итеп, бер җүнлерәк шигырь яза алмаганнар?

– Болай кистереп әйтергә хакыбыз бармы икән?! Ә бит әле Кол Галигә кадәр дә шигъри иҗатка тартылган затлар байтак булган ласа. Монда сәбәпләрне ачыклау сорала.

Г. Т. Әллә телдән сөйләүчеләр булып та, язып алучылар булмыйча, ул шигырьләр шагыйрьләре берлә бергә кабергә күмелдеме? Ихтимал, шулайдыр, язып алучы булмагандыр.

– Инде якынрак чорларга кайтыйк…

Г. Т. Әле истән чыккан икән, тагы бер ярты казакъ, ярты татар Акмелла хәзрәтләре бар икән. Ул да шигырь язган… Безнең 17 октябрьдән соң мәйданга чыккан ике бөек шагыйрьләремез үрнәкне шул мәрхүм Акмелладан алганнар булырга кирәк.

– Сез 1905–1907 елгы инкыйлаб дулкынында күтәрелеп чыккан шагыйрьләр Мәҗит Гафури белән Нәҗип Думавины күздә тотасыз күк.

Г. Т. Дөрест… Һәр тарафтан яхшы ук шагыйрьләр баш күтәрделәр. Моннан соң да күтәрелерләр.

– Түнтәрелеш басымы астында кабул ителгән патша манифесты (1905 ел, 17 октябрь), башта беркадәр хокукый җиңеллекләр китерсә дә, аяусыз реакция елларында аларның барысы да кире тартып алына. Дәүләти алдау галәмәте күпләрнең өметен өзгән. Менә сез 1912 елның апрелендә Уфага барып кайтырга ният кылгансыз. Каләмдәшегез Мәҗит Гафурины ниндирәк кыяфәттә күрдегез?

Г. Т. Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең әңгәмәбез күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде.

– Күптән күрешмәгән ике шагыйрьнең очрашуы нишләп алай килеп чыкты соң?

Г. Т. Нишлик соң? Шаярыр идек – әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек – әле күздән яшемез дә кипкән… Әйе, әле күздән яшемез дә кипкән. Киләчәктәге шатлык – яки ерак, яки юк.

– «Милләткә файда урынына зарар» исемле фельетоныгызда әлеге дә баягы Мәҗит Гафуриның аерым тематик әсәрләре, төгәлрәк әйткәндә, «Кызларга махсус милли шигырьләр» һәм «Ирләргә махсус милли шигырьләр» дигән җыентыклары тәнкыйть үзәгенә алынган. Аңа сезнең «тәртә башы» тиеп узган очраклар башка кайбер мәкаләләрегездә дә күзгә чалынып китә. Хәтта әле бер хатыгызда да: «Мин… Мәҗит Гафуриның «булмый» урынына «булмай»ларын терпеть не могу», – дип, чәнечкеле төстә искәртеп үткәнсез. Һәрхәлдә, туры Тукайның бу шагыйрь хакында бәһаләүле гомуми фикере бардыр бит?

Г. Т. Кирәк булса, әйтеп бирәм… Шәхсән минем шагыйрь әфәндегә «рәхмәт»тән башка сүзем юк…

Милләте булганга татар,
Ул да булган бер татар…

Шөбһәсез, ул – милләт кешесе. Аның өчен җаны фида!

– Сезнең Сәгыйть Рәмиевкә карашыгыз төрле температура үзгәрешләре кичергән. Әлеге затның холык-фигылендәге сыйфатлар нинди генә чагыштырмада булмасын, аның шәхесенә туры килеп торган талантын барыбер таныйбыз.

Г. Т. Мәгънәсен аңларсың инде… Баланың атасы, анасы, агасы, апасы, даясе – һәммәсе дә аның ни берлә вә ничек уйнаганын дикъкатьлечә тикшерәләр һәм шуннан баланың зурайгач кем булачагына вә ни кәсеп итәчәгенә хөкем итәләр… Әгәр кайвакыт бала иптәш балаларына яисә үзеннән берничә яшь зуррак кыз балаларга: «Мин тәти бит, ә?» – дип, сөальләр бирсә, апасы шундук: «Бу энем, Алла боерса, Сәгыйть Рәмиев кеби поэт булыр», – дип, алдан хәбәр бирә.