– Иллә гыйбрәтле хикәя. Мондый җәзага тарудан Раббым саклый күрсен!

Г. Т. Ярдәмендә һәр заманда Алла бар.

– Чын сәнгатьне әхлакый башлангычтан башка күз алдына китереп булмый, бары әдәп югарылыгыннан гына ул тормыш дөреслеген чагылдыра ала. Әлеге хак сүзләрне хуплау да соралмый.

Г. Т. Мин үзем лично тормыштан, аны тасвирдан, аның хакында уйланудан тәмам биздем. Менә шул бизү сәбәбеннән… шушылай дип бер шигырьчек яза башладым:

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшъялар78 төсе;
Сизлә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы…

– Бу дөньядагы әйберләрнең төрләнеше хаклыкка мөнәсәбәтегезне үзгәртмәгәндер бит?

Г. Т. И Җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы. Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел, шуның өчен астка табан тарта күңел.

– Бигрәк моңсу нәтиҗәгә килгәнсез.

Г. Т. Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым… Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.

– Ялган егылып калыр, туры алга барыр, дип искәртә тәҗрибә.

Г. Т. Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган… Һәр заман хакны сөючеләр… каһәрләнгән булыр.

– Нишлисең, адәм баласы шундый инде.

Г. Т. Ай, кеше! Тыштан үзендә изге хасләт79 күрсәтә… Кара сыерга акбур сөртеп ак күрсәтмәкче яки кара карганы сабын берлә юып агартмакчы… Бу җиһанның дустны дусттан аеруы бигрәк яман… Сатучылык итә бездә мөхәррир, әдип исеме аңар тагылыр-тагылмас… Кеше сатмас кеше тапмак асатмы? Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?

– Алай ук зурдан кубып, исемнәрен тәгаен атый алмам. Вак-төяк сатулар бардыр инде. Гадәттә, кешеләрнең бер-берләренә карата гаммәви төстә хыянәт кылулары җәмгыятькә килгән зур сынаулар вакытында көчәеп китүчән.

Г. Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына… Китә кайчакта кәефең, хакимең булса ишәк… Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дустлар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.

– Әңгәмәне дәвам иттереп, әдәби көчләребез турында сөйләшеп алыйк әле. Сезнең замандашларыгыз арасында татар әдәбиятының хакыйкый зурлыгына, хосусан шигъриятебезнең көч-куәтенә шикләнебрәк караучылар да бар.

Г. Т. Инанмаңыз, берәү, юктыр, диерсә, бездә шагыйрьләр.

– Шунысын да онытмыйк, безнең шагыйрьләребез ватанын Идел буе төбәкләре белән генә чикләргә ярамый, бөек әсәрләр иҗат иткән әдипләребез бөтен төрки дөнья буйлап сибелгән.

Г. Т. Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ.

– Алай гынамы, шигъриятебез географиясе колачлап бетергесез.

Г. Т. Бу сүзләр… болай гына, сүз җае чыккач кына сөйләнде.

– Татар язма әдәбиятының башланышын гәүдәләндергән шагыйребез Кол Гали үзе генә дә чикләрнең бик шартлы булуын раслый. Сүз уңаеннан әйткәндә, аның бөтен кыйтгаларны кичкән мәшһүр әсәре нәкъ менә Түбән Иделдә иҗат ителгән. Сез әлеге поэманың йогынтылы көченә ничек ишарә ясап үтәсез әле?

Г. Т. «Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим…

– Безнең татар шигърияте, XVII йөздә яңа күтәрелешкә юнәлеш алып, XIX гасыр башында милләт гаменә якынаюда чын борылыш ясаган. Мәсәлән, Габделҗаббар Кандалый аның дөньявилык традицияләрен ныгытуга, сурәтләү чараларын баетуга зур өлеш керткән. Сезнең фикерегез, бәлки, башка төрледер.

Г. Т. Габделҗаббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре ул кадәр үк тәгаллекъсез80 булмаса да, шактый әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләре бардыр.

– Сез аның Каюм Насыйри төзеп чыгарган «Фәвакиһел-җөләса фил әдәбият» исемле хрестоматия-дәреслеккә кертелгән шигырьләре буенча гына хөкем йөртәсез сыман. Башка шагыйрьләргә карашыгыз нинди?