– Гелән сызланучы күңелегез төшенкелеккә бирелгән чакта сез иҗатташыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
Г. Т. Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер. Белмәсеннәр – кайсы җирдән ачыла бу кодрәтең… Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен… Читкә бор – сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына…
– Шагыйрьлекне нигә яшерергә? Каләмдәш дустыгызга тагын ниләр әйтергә телисез?
Г. Т. Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят… Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш; чөнки мәңгегә оча алмас, йортта күп асралса кош.
– Аңлавымча, сез иҗат әһелен олуг максатлардан тайпылмаска, көнкүрешнең тар-кысан калыпларында калмаска чакырасыз күк. Үземнең җандагы шагыйрьлек тә кинәт калкынып куйгандай булды. Дәвам итсәгезче!
Г. Т. Таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа, ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.
– Алтын шылтыравы астына төшүләр һәркемне сагалап торырга мөмкин. Әнә үзегез дә «Караван» чәй фирмасы турында «Тәүлек» дигән мактау шигыре язгансыз бит әле, шушы шигъри реклама өчен «Бәянелхак» газетасы идарәсе аша 25 сум акча да алгансыз. Замандашыгыз Вафа Бәхтияров хәтергә төшереп сөйләгәнчә, әлеге гамәлне тормышыгызның үкенечле хаталары рәтенә кертеп, шуның аркасында үзегезне гомер буе битәрләп йөргәнсез.
Г. Т. Дөнья булгач, кеше төрле хәлгә килә шул… Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
– Моңа этәргән сәбәпләрне аңлыйм. Сез миллионер Рәмиевләр нәселеннән түгел. Уральскидан күченеп кайткач та бик кыенга туры килгәндер. Зур калада яңадан тамыр җибәрү, тормышны җайга салу үтә авыр.
Г. Т. Казанга килгәч, ике китап язып, иллешәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә – һәммәсенә акча кирәк…
– Редакцияләрдә эшләп алган кеше буларак, газета-журналларның финанс хәлен яхшы беләсездер.
Г. Т. Акча кирәк – касса коры; мөхәррирләр язган өчен акча сорый.
– Библиографлар санап чыгарганча, сезнең бит 1909 елда гына да унга якын исемдәге китабыгыз дөнья күргән. Димәк, каләм хакы килеп торган.
Г. Т. Матди җәһәтне шулар илә тәэмин итәм.
– Сез язылып килгән яңа шигырьләрегезнең беришен кара тышлы дәфтәрләргә теркәп барасыз булса кирәк. Аларны ерак сәфәрләрдә үзегез белән йөртәсез. Шундый әсбабларның берсен Уфага киткәндә (1912 ел) кайсыдыр кәрҗиндә онытып калдыргансыз икән.
Г. Т. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары» дигән почти шул мәҗмугалык шигырьләрем…
– Сезнең китап исемнәре дә бик уңышлы табылып торган: «Җуаныч», «Энҗе бөртекләре», «Яшен ташлары», «Җан азыклары»… Шулар арасыннан «Күңел җимешләре» колакка аеруча ятышлы тоела.
Г. Т. «Күңел җимешләре» – вакыйган матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем.
– Сезнең тәхәллүсләрегез шактый. Алар алтмыштан артып китә. Әлбәттә, моның берәр хикмәте бардыр.
Г. Т. Бик күп язарга туры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле… имзалар артына яшеренәм.
– Әдәби иҗат җаваплылыгы мәсьәләләренә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Һәрбер буында да шундый яшьләр була, юньләп язмас борын, алар дан-дәрәҗәгә ирешү турында уйлый башлый. Бәлки, бу омтылыш табигыйдер дә. Әгәр эчтә амбиция кымырҗып тормаса, олуг максатларга омтылу мөмкин түгел. Әмма һәрнәрсәдә чик-чама кирәк. Күпне кичергән тәҗрибәгез бу җәһәттән яшьләргә нинди киңәш бирер иде?
Г. Т. Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; бик төренмә иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизә алмаслар, димә, күңелемдәген, зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син… Сәгадәт талына менсәң – үзең мен; ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.
– Яшь каләм ияләренә осталык дәресләре бирсәгез, нәрсәгә аеруча басым ясап сөйләр идегез?