– Чынлыкта үзен әледән-әле сиздертеп торган мондый мөнәсәбәт Коръәннең «Каләм» сүрәсен санламау булып та аңлашыла. Андый бәндәләрне исә кат-кат кисәтәсе килә.

Г. Т. Каләмгә каршы бармыйк – чәнчелербез.

– Явызлыкны каләм һәрчак куркыткан. Иҗат әһелен һәртөрле җәзага дучар итүләр дә, һичшиксез, язу коралының биниһая кодрәтеннән шүрләүгә барып тоташа. Газиз милләтен каләм белән яклаган затлар көрәш мәйданында нинди генә сынауга тарымаган: алар сугышта шәһит киткән, башлары киселгән, нахакка атылган, ватанчылык өчен мичтә яндырылган…

Г. Т. Мин үз тарафымнан бу фикернең тугрылыгына кул куямын.

– Әле көндәлек тормышта да төрле куркытулар булгалап тора. Әнә мөхтәрәм Галиәсгар Камалга хәтта һөҗүм ясалган. 1912 елда бугай.

Г. Т. Әдәбиятка мәхәббәт артып, Печән базары зобанилары татар мөхәррирләренең битен тимер кендекләр белән сыйпый башладылар.

– «Илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыручы шагыйрь» буларак, үзегез дә патша охранкасы күзәтүе астында торгансыз. Кайчандыр сезгә дә: «Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит; куярлар астырып дарга», – дип искәртүчеләр табылган.

Г. Т. Һәркемнең башы үзенә кыйбат. Мөхәммәтгали башы булып, әле ул да 200 мең сум тора…

– Сүз Иран шаһының башы турында бара кебек.

Г. Т. Ие… Кем белә, бәлки, минеке миллион тәңкә тора торгандыр. Әле бит мин, ит базарына чыгып та, башымны бүкәнгә куеп хак бирдергәнем юк.

– Сезнең җавап сүзегез сарказмга авышып китте.

Г. Т. Юк, мин ифрат җитди әйтәм… Алардан бер дә кот чыкмый; нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмый.

– Димәк, язу-сызуның хәтәр яклары гасырлар дәвамында аерым язмышларны сынап торса да, сез күктән бирелгән талантыгызны әдәбиятта раслау эшенә һич икеләнмәстән алынгансыз.

Г. Т. Бүреләрдән куркъдисәң, урманга бармау яхшырак… Озайттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр, теләп сүндермәгә күңелемдә янган изге йолдызны. Вәләкин сүнмәде ул… Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне; елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.

– Без инде язучылык миссиясен әңгәмәбездә беркадәр ачыклап үттек. Каләмгә йөкләнгән төп вазифаны һәрбер иҗатчы үзенчә аңлата. Ничекләр генә төшендермә, аны үз халкың язмышыннан берничек тә аерып булмый.

Г. Т. Милләт, бичара, һәлакәтнең чигенә җиткән… Тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат71 көтә.

– Мондый үтә катлаулы вазгыятьтә, каләмнән генә түгел, һәркемнән дә иҗтиһат сорала.

Г. Т. Зыялыларымызга һәрничек җәсарәтле72 пожарныйлар кеби, …дөрләп янган милләтне, тизрәк утка атылып, коткарырга тырышу фарыздыр. Пожарны читтән тамаша кыйлып кына көлеп тормак – ирлек түгелдер.

– Үзегезнең мөкатдәс бурычыгызны, күрәм, артыгы белән аңлыйсыз.

Г. Т. Язу язмактан ма гадә73 юк базарым… Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, җебем – кара, инәм – каләм… Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен.

– Иҗатыгызның башында сез: «Каләм ул – чиргә дәва, кайгыны юар сабындыр», – дип искәртү ясыйсыз. Дөресен әйтик, үзенең хәләл хакын даулаган халыкка яшәү дәрте бирердәй әсәрләрегез янәшәсендә һәрбарча шигъри күзәнәгеннән үтә таныш аһ-зар түгелеп торганнары да байтак. Ә андый шигырьләр белән кайгыны юып буламы икән?! Бәлки, мөмкиндер.

Г. Т. Кайгы-хәсрәткә корылган асылым-нигезем, ни эшлим?.. Ачы булгач күңелем, шигырем ачы чыга… Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга… Яманлыклар тәмам мине котырталар, таяк берлә гүя корсакка төртәләр; «Нигә болай?», «Ярамый!» – дип сөйләндереп, «Тфү, чортлар! Ахмаклар!» – дип төкертәләр.

– Әмма сезнең җәрәхәтле йөрәгегездәге күтәренке рух бу яманлыклар йогынтысыннан күпкә көчлерәк ләбаса. Ә күңелнең төшенкелек халәтендә каләмне «чәнчеп» куярга була.