Г. Т. Һәркемгә үз кайгысын язарга рөхсәт инде… Канлы күз-яшь белән яздым шигырем… Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин, чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

– Шунысы гаҗәп, сез минор яңгырашлы әсәр артыннан ук бик көлкелесен дә язып куясыз бит.

Г. Т. Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы, анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы74. Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм, чөнки инде кайгыра алмыйм, кайгырып арган булам.

– Кайвакыт каләм белән сөйләшеп тә аласыздыр. Уртак максатларны барлаган чакта аңа ничегрәк мөрәҗәгать итәсез?

Г. Т. И каләм!.. Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр; милләткә мәрхәмәт ит – зинһар, хурлыкка калдырма… Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен генә күрмә, милләт авыруына бак!

– Сезнең иҗат итү үзенчәлекләрен, илһамыгызның холкын беләсе килә. Ниятләгән яңа әсәрегезне ничегерәк яза башлыйсыз?

Г. Т. Тапдисәм маузуг, язарга аптырыйм: кай төшеннән мин моны, дим, эләктерим? Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, йә бөек сәд75 – юк менәргә баскычым. Йә көймә ул – юк янымда ишкәгем, шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем… Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби, шик төшә – юк, ул да раст булмас кеби.

– Мондый күңел халәте һәрбер шагыйрьгә хастыр. Әлбәттә, ошбу исәпкә графоманнар керми. Чын талант иясенең исә язу рәвеше үк үзгә. Хәер, иҗат газабын кичерергә сәләтле затларны үзегез дә сурәтләп бирә аласыз. Ничек әле?..

Г. Т. Ничек дисезме? Очень просто… Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып, язадыр ул бар дөньясын оныта язып; каләм белән кайчак чәчен актаргалый, чыгаргандай төрле уйлар баштан казып. Яза шагыйрь, каләмен кулдан куймый, бер юл язып ташлый, тагын берне уйлый…

– Кайчак йөгерек каләм дигәннәре чыгымчылап та куйгалый бит. Шундый хәлдә калганыгыз юкмыни?

Г. Т. Вакыйган, дөрес бит!.. Язасылай сүземне яза алмыйм, ни булды икән минем каләмгә? Язам, диеп кенә утырсам да, вакытым гына китә әрәмгә!

– Әле бит тәкъдир ителгән вакытны руханә тоеп, катгый цейтнот басымы астында язу да була. Менә сез язасыз…

Г. Т. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими; алда кәгазьгә ташыйлар – күңелемә уйлар сыймый. Якты беткәнче языйм, дип, сызгалыйм тиз-тиз генә, кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә. Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип, киртәгә – мин үзем сызганны бик яхшы таныйм, дип, иртәгә.

– Әмма сезнең ашыгуыгыз өстән-өстән эшләүгә китерми. Сыйфатка сукмаса, җәһәтлек аклана. Шулай түгелме?

Г. Т. Мактану кирәкмәс.

– Иҗатын сүз тегермәненә әверелдермәгән каләм иясенең яза алмый торган чаклары да була.

Г. Т. Була кайчак бөтен уйдан күңел буш… Акмый тышка мәгънәләр – кипкән күңелнең чишмәсе… Менә шулчак кешеләр шелтәлиләр: «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» – диләр. Җавабымда: «Вакыт юк, – дим аларга. – Бушамыйм бу арада язгаларга». Шулай кайчак кесәгезнең төбендә беләсез юклыгын ярты тиен дә, сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!» Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»

– Әйе, яхшы әсәр кәгазьгә үзеннән-үзе генә түгелми.

Г. Т. Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен.

– «Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» диюче затларда шагыйрьгә карата ниндидер кайгыртучанлык күрсәтү тоемлана. Киресенчә, талантның бугазына басучылар да бу дөньяда аз түгелдер.

Г. Т. Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, – дип, – бу вакыт мондый вакыт, син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот». Мин сыя алмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына, башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.