– Һәркемнең үзәгенә үтәрлек итеп, шигарь рәвешендә җентекләп әйттегез…
Г. Т. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый.
– Халыкны уянырга чакырасыз. Чыннан да, безнең ише шималь төркиләрендә «йокы авыруы» көчлерәк төсле. Озакка сузылган кышлар гүяки каныбызны салкынайткан. Шуңа күрә холкыбыз да ул кадәр кайнар түгел. Инде әллә ничә гасыр дәвамында йокы китергеч күңелсез шартларда гомер кичерү татар халкын аң эшчәнлегенең өлешчә тукталып торуы белән бәйләнешле халәткә керткән. Йокычан егеттә дәрт булмас. Әнә бит, «Яшен» журналының 1908 елгы 2 нче санында шундый бер көлкеле рәсем тәкъдим ителгән: Русия императоры эмблемасы сугылган мөнбәр артында, башын беләгенә салып, кара түбәтәй кигән агай йоклап утыра. Аны беләсез булыр. Ул – II Дәүләт Думасындагы иң сүлпән депутатларның берсе Җиһангир Байбурин. Күрәсез, безнекеләр парламентта да йокыларын симертә.
Г. Т. Әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр… Руслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрәләр.
– Аңлавымча, сез «йокы мәсьәләсе»нең күчерелмә мәгънәсенә күбрәк басым ясап, нәкъ менә рух-үзаң уяулыгын игътибар үзәгендә тотасыздыр бит?
Г. Т. Әйе… Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник… Милләтемезне алга җибәрергә вә мәңгелек йокыдан уйгатырга тырышу кирәктер.
– Безнең милләт хадимнәре, эшләп арыган ат кебек, аягүрә йоклый сыман…
Г. Т. Милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын җыйсын… Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр51 илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр… Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул… Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби.
– Сез әйткән «кара көчләр» үзебезнең арада да, хәтта акылга сыймаслык даирәдә дә шактый бит. Иске «Бакырган китабы»на назирә рәвешендә язылган «Мактанышу» исемле сатирик шигырьдә җаһиллек галәмәтен күрсәтүче ишан авызыннан масаюлы нинди сүзләр сөйләтәсез әле?
Г. Т.
– Мондый ук зәһәрле бәяләмә, әлбәттә, бернинди кысага да сыймый. Кайбер халыкларны дәүләт тотарга өйрәткән милләтне ничек инде мескенгә чыгарып хурларга мөмкин?!
Г. Т. Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас.
– Үткә тиючән мондый бәндәләрнең авызын яптырырга, төшенерлек итеп җавап бирергә кирәктер бит?!
Г. Т. Таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрыне… Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене.
– Барыбер гарьләндерә: күпме яуда гаярьлек күрсәткән халыкны уптым илаһи җебегәнлектә гаепләргә ярамый. Без бит…
Г. Т. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез.
– Үзгә камырдан булган милләттәшләребез, яһүдләр шикелле, бер-берсен канатландырырга күнекмәгән шул.
Г. Т. Бу урында һичкемнең йөзен ертмыйча гына бер сүз әйтергә мөмкин: бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс.
– Кимчелекләрдән котыла алмаган халык гадел тәнкыйтьтән өстен булмас. Шулайрак әйтергә телисезме?
Г. Т. Милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер… Өзелеп такмак әйтмәс идем, үз халкымны сөймәсәм.
– Димәк, сез милләтне урынсыз үсендерү ягында түгел?
Г. Т. Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм.
– Аңлашылганча, кемдер кыек гамәл кылган икән, аны тәнкыйть угы аямаска тиеш. Милләткә зыян китерүчене исә берничек тә кичереп булмый.
Г. Т. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә… Атучыга әмеребез: укларны кызганмасын! Атылмышка нәсыйхәт: йөрәге сызланмасын!
– Бәндә хатадан хали түгел. Хәтта пәйгамбәргә тиңләнгән шагыйрь дә тәнкыйть угына юлыгырга мөмкин.