Г. Т. Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр, вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми… Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап?
– Хәтта ниндидер аңлатмалы сүзлекләрдән дә сез тискәре бәяләмәләр эзләп табасыз. Бу инде кайбер мәгълүм затларны күзаллап, аларга «төртмәле фал» ачу булып чыга.
Г. Т. Көннәрдән бер көн мин, …словарьны тотып утырганда, уйладым: «Тукта, үзем белгән вә хәзерге заманымызда азмы-күпме шөһрәт тапкан кешеләр тугърысында шушы словарьны ачып фалланыйм әле, нәрсәләр чыгар икән?» – дидем. Словарьны иң элек Акчурин Йосыф тугърысында ачтым: «Төркиядә солдатлык дәрәҗәсе» дигән сүз килеп чыкты. Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафикъ булмады.
– Бу уңайдан фалнамә биргән мәгълүматлар дөреслеккә туры килеп бетми бит. Истанбул югары хәрби уку йортында белем алган, штаб офицерлары курсына йөргән, гаскәриләргә дәресләр биргән зат солдат дәрәҗәсендә каламы?! Аннары милләттәшебез Йосыф Акчураның мөстәкыйль Төрек Җөмһүриятен төзүдә турыдан-туры катнашуы, президент Мостафа Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе булуы, Истанбул һәм Анкара университетлары кебек абруйлы дарелфөнүннәрдә профессор вазифаларын башкаруы, Төркиядә Тарих җәмгыятен оештыруы һәм аның беренче рәисе урынын биләве… Болар тулаем, минемчә, генераллыкка тарта.
Г. Т. Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер… Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сатмыйм.
– Элгәрләр дөрес әйткән: багучыга барма, башыңа кайгы алма. Сезнең кебек фалчы хөкеменә тагын кемнәр дучар ителде?
Г. Т. Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем: «Интеллигентный монах, ягъни зыялы монах» дигән сүз чыкты.
– Сез инде аның мулла булып та, ап-ак якадан, эшләпәдән йөреп, үзен үтә тәрбияле тотуыннан көләсез бугай. Изге Китапны өйрәнүгә кагылышлы тирән хезмәтләрен дә Коръәннән хата эзләүгә кайтарып калдырасыз сыман. Югыйсә Муса Бигиевнең кабатланмас олуг галим булуын, философ дәрәҗәсенә ирешүен бөтен мөселман дөньясы таный. Әйе, гаҗәпләнүдән көлеп җибәрерлек: монах, имеш.
Г. Т. Тәнакыш юк мисальдә…52
– Сезнең даими көлү үрнәгенә әйләнгән Зариф Бәшири хакында берәр кәлимә укып үтәргә нигәдер чират җитми әле. Әгәр ул ошбу сүзлеккә кертелгән булса, анда аңа карата нинди мәгълүмат бирелгән?
Г. Т. «Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе»53 дигән сүз… күренде.
– Янәдән саркастик чагыштыру. Аның кайбер әдипләр белән ярышырга теләп тә, әллә ни ерак «сикерә» алмавына ишарә ясау… Исегездәдер, сезнең мөхәррир Әхмәт Урманчиевка язган хатыгызда тупаслык күрсәтүгә карата мөнәсәбәт белдерү бар. Төгәлрәк әйткәндә, «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 38 нче санын күздә тотып, «Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар», – дип искәртү ясыйсыз. Сезнеңчә, моның ише алама әйтешүгә киләчәктә юл киселергә тиеш. «Милләткә файда урынына зарар» исемле мәкаләгездә дә хәдис шәрифтәге шундый сүзләрне ассызыклап үтәсез: «Мөселман кеше мөселманнарны теле белән дә, кулы белән дә рәнҗетмәс». Ә менә үзегезнең яктан әлеге кагыйдә үтәләме соң?
Г. Т. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк… Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин. Без мәкаләләребезнең башына: «Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь», – дип язмадык лабаса!
– Белгәнебезчә, татар дөньясында танылган байтак шәхес сезнең бизмәндә үз үлчәнешен таба. Бәяләүләр төрлечә булучан. Аерым замандашларыгыз турында шулай тәфсилләп сораштыруым күпләрне кызыксындырган сорауга җавап эзләүдән киләдер. Аллаһ колларының үзара тәнкыйть итешүе әдәп яссылыгында калырга тиештер бит? Чынлыкта сезнең мәрхәмәтсез «тәртә башы» нинди затларга гына тиеп үтмәгән! Алар күп: Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Акмулла, Исмәгыйль Гаспринский, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Кәрими, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай, Зариф Бәшири, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнанетдин Вәисовлар, Габдерәшит Ибраһимов һәм башкалар. Бу «кара исемлек»тәге әһелләрнең һәркайсы да үз халкына хәленнән килгәнчә хезмәт иткән. Алай гына түгел, әлеге төркемдә милләт горурлыгы булып саналганнары да, сезнең хөкемнән коткаруга мохтаҗ калганнары да бар. Шулай тоташ шелтәләү зыянга түгел микән?!