Г. Т. Тигез булды законда татар, рус, япон да…
– Соңыннан үзегез дә яхшы төшенгәнчә, патшаның «ирек вәгъдә иткән» 1905 елгы 17 октябрь манифесты, бары күз буяп, гавамны көрәштән читләштерү өчен генә игълан ителгән. «Халыклар төрмәсе» саналган илдә амнистия ясарга атлыгып тормыйлар. Патшаның әмере – бакчаның әреме, дип искәртеп тора әүвәлгеләр. Дөрес, бу чорда безнең кавем беркадәр рухи күтәрелеш кичергән, әмма кара язмыш аңа барыбер ачылып елмаймаган шул. Шулай инде – йә уңасың, йә туңасың.
Г. Т. Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр…
– Адәм баласының халәте рухиясен кайвакыт аңлап бетереп булмый. Ярты гомерен мәхбүслектә үткәргән бәндә кинәт килгән иректә югалып кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, андый кемсәләрнең байтагы тоткынлыгын сагына башлый. Азатлык алуга ирешкән кол исә үз колларын юнәтү турында хыяллана. Ирек кешене төрлечә сыный. Бишектән – кабергәчә…
Г. Т. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде… Очып эзли иде фикерем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде. Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде. Кереп киттем гомер юлына… Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим… Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин, «Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим… Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»
– Сезнең ниндидер «тоткынлык»ны сагынуыгыз бөтенләй гайре табигый тоела. Хәтерлисездер, милләткә биргән вәгъдәгез гаять күп, «дәү» булган саен бурычыгыз зурая… Әлбәттә, азатлык турындагы фәрманны мендәргә салып китермиләр. Бәхет кошын кулдан ычкындыргансың икән, аны кире кайтару икеләтә кыен. Азатлыкны башка халыклардан өмет итәргә дә кирәкми, моның ише юмартлык мисаллары тарихта юк дәрәҗәсендә. Империя тоткан кавем буларак, безнекенә охшаш язмышлы бәгъзе милләтләрне хәтта үзебез дә санлап бетермибез… Ә ирек үзе – нинди татлы сүз! Йодрык тоткынлыгыннан гөнаһсыз камканы очыртып җибәрү дә күңелдә аңлатып бирә алмастай рәхәтлек хисләре тудыра.
Г. Т. Дөрест. Шулай шул… Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым… Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шулвакыт күрдем: тынычлап калды никтер һәм иркенләде күңелем.
– Иң бөек максатка ирешү юлында безнең милләткә әүвәл нәрсә җитми?
Г. Т. Халык… хөрриятнең җаннар корбан итәрлек дәрәҗәдә мөкатдәс нәрсә икәнен аңлап җитмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган.
– Ә моның өчен нәрсә кирәк соң?
Г. Т. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк.
– Боларның бөтенесе дә өмет киселүдән килмиме?
Г. Т. Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас.
– Сезгә яхшы мәгълүм, дәүләт югалту фаҗигасен кичергән татар халкы гасырлар дәвамында отыры чәчелүгә дучар ителгән. Үзәктән качу көчләре хәрәкәткә килгәндә, ихтыярсыз гамәлләргә бирелү бик табигый. Аяк астыннан бердәнбер җирең киткән чакта ничек «бер гәүдә» булып яшәмәк кирәк!.. Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк, дисез. Моны ничек эшләргә соң? Милләтебезгә киңәш бирегезче!
Г. Т. Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем – үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр. Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая; мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә.
– Тәкъдир теләктәшлеге, сүз дә юк, олуг нигъмәт. Әмма илаһи ышанычны гамәлдә аклау сорала.
Г. Т. Һич өмет юк җиңне сызганмай… Сыңар җиңнән ике кул чыгарыйк без… Теләсәк яшәргә, хаклы икәнлегебезне исбат итик… Мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстә тотарга кирәк… Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын… Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик… Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел… Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде… Тырышырга кирәк, карендәшләр!.. Заман – тырышмак заманы… Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!