Габдулла Тукай. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам… миллиятемне… Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы… Үтәргә иде юлда… түләү белән бурычны Тәңремә һәм халкыма… Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын… Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын… Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин; игелекле шагыйрең булырга ниятлимен… Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм… Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
– Мондый мөкатдәс вәгъдәләрне үтәү өчен каләмгә җаның-тәнең белән бирелү кирәктер.
Г. Т. Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук авырыйм бугай… Сукранмый гына авырырга карар биргән идем.
– Дөресен генә әйткәндә, сезгә сукранмау килешми. «Хәзерге хәлебезгә карата» исемле шигырегездә: «Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле… Каләм данлы, каләм шанлы…» – дип, мәдхия җырлауга алынган идегез. Инкяр кылу хирыслыгы белән әйтегез әле: каләмгә бернинди дә үпкәгез юкмыни? Сездән гаепләү дә көтәргә мөмкин…
Г. Т. И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне?
– Болай гаҗизлек күрсәтеп, өметсезлеккә бирелмик әле. Аллаһ тарафыннан яралтылган бер кавем буларак, дөньяда татарның да лаек урыны бар. Һәм үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлары да…
Г. Т. Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, ерактамы алар яисә якында, сөйлибез төрле сүзләр… Дибез госманлылар тугърысында: «Шанлы»… Кытайлар тугърысында сүз ачылса: «Алар, – дибез, – гүзәл һәм яхшы чәйле»… Әгәр телгә төшә калса француз, дибез: «Гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы». Арабызда сөйләнсә инглизләр, дибез: «Бик иҗтиһатлы һәм дә маллы».
– Ә татар хакында сөйләшсәк, нинди хасият күңелгә килә?
Г. Т. Табалмый сүз, диерсең: «Ул сакаллы».
– Монысы инде каһкаһәле көлү, туры Тукайча җавап буладыр. Ә безнең тәгаен хәл-халәтебез мәсьәләсенә җитдирәк килгәндә, татар халкының язмышы турында өзлексез уйланасыз бит. Аның үткәне һәм бүгенгесе хакында…
Г. Т. Артка карасак борылып… Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе… Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре карт бабайларның… Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады… Җылый-җылый бирделәр җан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!.. Үкенеч, йөз үкенеч, мең үкенеч!.. Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән… Вакытында җирне селкеттек… Борынгы олуглыкларыңыз кая китте? Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге заһир була!..50 Читен хәл: гайрәтең җитсә – ерып чык, әгәр җитмәс исә – бет, шунда тончык!.. «Аһ!» дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе… Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу; син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән.
– Хәзрәти Коръәндә искәртеп үтелгәнчә, алгы сафта барган кавемнәр тора-бара арткарак калырга мөмкин. Димәк ки, татар халкының тарихи үткәнендә ниндидер гөнаһлану шомлыгы булган.
Г. Т. Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән… Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм.
– Күктән иңгән тавышка – һатифка кушылып әйткәндә, сезгә җылау тиешме?! Барысына да мәэюстәй кул селтәп, гайрәтле каләмне чәнчеп куярга ярамый.
Г. Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма җаным бик тә ачына… Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
– Туктаусыз әйләнеп торучы тормыш сәхнәсендә, халыкларны ымсындырып, берсеннән-берсе ирониялерәк тамашалар уйналып килгән. «Хөррият хакында» дигән шигырегездә куанычыгызны ничек белдерәсез әле?