…Кеше гүзәл
мәгънә якынлыктан
Тәмам үзәкләре өзелсә:
– Әйтә генә алмыйм, тел очымда,
Тел очымда гына югыйсә!..
Ходай Үзе белсен… Безгә нигә
Аңлатулар газиз гомерне? —
Минем өчен кеше менә шулай
Аптыраган килеш кадерле!..
Аңлашылмас килеш кадерле…
Тел очында кала бөек очыш,
Бөек шигырь —
бөек чишелеш…
Җавап һаман тел очында килеш
Соңгы йортка – гүргә төш, имеш!
…Хәер, гыйлем кирәк микән моңа?
Бераз гашыйк булып алсана!
Гашыйкларның тел очыннан —
Нәрсә? —
Әлбәттә ки, татлы бал тама!
Чылтыр-чылтыр күңелем…
Сеңлем Нәзиләгә
Җаным арганда, талганда күңел,
«Абыкай!» диеп эндәште сеңел,
Куе болытлар китте таралып…
Дөньядагы бу шомлы каралык
Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,
Җаным арса да, талса да күңел,
«Абыкай!» диеп эндәште сеңел…
Ыкның агымы – җиңелдән җиңел!
Әйтә сыман Ык: «Агам да агам
Гомернең теге ягына табан…»
Күңел Ыгымда ташы син, күңел,
«Абыкай!» диеп эндәште сеңел.
Куе болытлар китте таралып,
Килә иде бит җанда яралып,
Ярмакчы булып минем йөрәкне…
Атка тагыпмы язмыш сөйрәтте? —
Сөйрәлдем кара комга уралып…
Якты болытлар китте каралып.
Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,
Замана, синең шыр шәрә күгең!
Йолдызга күңел һаман ашкынган —
Саф чишмә чыга ташлар астыннан…
Чылтыра, күңел! Ташып,
бер түгел!
Каралык җирдә мәңгелек түгел.
Җаным арганда, талганда күңел,
Ярсулы Ыкта дулкыннар җиңел…
Сәлам әйт, дулкын, мәңгелек юлга!
Тезләник әле
Галәм алдында,
Дөньяда яшәп туярлык түгел, —
«Абыкай!» дип эндәште сеңел…
Кызлар көлә
Илләр искә төшкән чагында,
Күз алдыма килә гел генә —
Сулар тибә чишмә төбендә,
Кызлар көлә чишмә янында,
Илләр искә төшкән чагында.
Күз алдыма килә гел генә
Шул чишмәнең яшел сукмагы;
Каршыма ук килеп туктадың,
Чулпы чыңлый иде билеңдә —
Күз алдыма килә гел генә…
Сулар тибә чишмә төбендә —
Исеңдәме синең ул көннәр?
Ул көннәрдән калды төтеннәр…
Ләкин һаман әле күңелдә
Сулар тибә чишмә төбендә.
Кызлар көлә чишмә янында.
…Ул чишмәләр кипте ләбаса —
Яңа заман – яңа тамаша!
Хыялымда бары, җанымда
Кызлар көлә чишмә янында.
Илләр искә төшкән чагында,
Утлы уйлар айкый күңелне:
Кемнәр җырсыз итте бу илне?
…Гүяки мин хөкем алдында —
Илләр искә төшкән чагында…
Каргыш
Коткы дигән нәрсә бу татарга
Нишләп икән шулай тиз керә? —
Хәер, тилегә «син – тиле» дисәң,
Ул тигәнәк буе сикерә!
Җир тырмашып гомер иткән чакта
Гел иманнан җанга кот кунып,
Денсез чирү килгән ил өстенә —
Осталары кызыл коткының!
И мәчетле татар авыллары!
Җир белән күк гүя тоташкан…
Манараның айга орынуы —
Ашкынуы җанның Илаһка.
Денсез чирү белгән җиңеләсен,
Җан һәм Илаһ һаман бер булса,
Чирү җиңәр —
күккә төбәлгән шул
Манаралар җиргә егылса.
Мөселманның бары үзеннән гел
Аллаһ йортын чирү иштергән.
Табылган бит шундый мөртәт затлар —
Кара төндә иблис өшкергән!
Риваять бар: илдә иң беренче
Манараны кискән бер бәндә,
Бар халыкның тәкбир әйтә-әйтә
Үксеп елаганын күргән дә
Шаркылдап бер көлгән:
– Һай, ахмаклар!
Күрдегез – зур гөнаһ эшләдем!
Ә ник Аллаһ миңа җәза бирми?!
Ник башыма яшен төшмәде?!
Ак чалмалы мулла шунда аңа
Кырыс хөкем булып калкынган:
– Үз җәзасын Ходай биргән инде —
Мәхрүм иткән сине акылдан!
…Мәчет манарасы кисүчеләр…
Илемдә күп юллар кичеп, мин
Шулар хакында
гел шомландыргыч,
Яман хикәятләр ишеттем.
Кот кунмаган алар нәселенә,
Һәммәсенең яман язмышы.
Уйлап-уйлап әйтеп куярлар гел:
– Җибәрми шул мәчет каргышы!
Каян тапкан теге денсез затлар
Җанын сатар шундый имгәкне? —
Мәчете бар һәрбер авылның үз
Геростраты булган, димәк ки!
…Мәчетле чор кайтты…
Ә кем әйтер,
Агым, диеп, кире агылмас,
Кабат күккә ашкан манарага
Яңа Герострат, дип, табылмас?!
Йә, кем әйтә ала?!
Качты иман җәяүләп
Күзгә генә күрендеме әллә,
Саташканда төштә күрдемме, —
Өнсез итте, сүзсез итте мине
Кара көне мескен бер җирнең!
«Бер җир» дигән җирдә,