Туралган тамырлары,
Тамыр ярасыдай сызлап
Сыкраган моң-җырлары…
Шашар иде бүтән халык
Шулкадәр тилмерүгә,
Һәр җыры шаһит Милләтнең
Богаулы гомеренә!
Җиңүче безне алай да,
Болай да иткән була!
Җиңелгәнбез… Җиңелгәннең
Җырлары бүтән була…
Хәер, мескен дә җиңелә,
Һәм җиңелгән мескенгә
Һич тә каныкмый җиңүче
Һәм биеми өстендә!
Уйланыгыз!
Кара язмыш
Алып китмәсен кире!
…Менә шунда инде, юлдаш,
Сезгә бик авыр тоелган
Безнең җырларның сере…
Көнгә юл ярган чишмә күк,
Тирәннән килә алар…
Әйе,
Каннарга тия шул алар,
Җаннарны кыя алар…

Ат тугарасы болын

Булган, бар һәм булачак гел
Мәңгедәй бөек илләр…
Аларның баш очында да
Соңгы каен җилфердәр!
Үз иленең ни кылганын
Аңлый, күрә бу бәндә —
Кыямәтсез булмый хәтта
Дөнья яулаган ил дә!
Гомер арбасына артык
Төялмәсен, тулмасын,
Миннән кала дип үксерлек,
Кычкырырлык булмасын.
Әйтим тугаргач атымны,
Йөгән калгач кулымда:
– Килеп җиттем… Ат тугардым
Иң-иң соңгы болында…
Мәгърур илләр! Сезнең атлар
Күп илләрне таптады…
Тугарасы көннәр килә
Ил таптаган атларны!

Очкындай чагым

Күзләдем учак очкынын,
Күрдем учак утларын…
Очкыннар сыман, күңелем
Очардай минутларым…
Җемелдәп күкне теләгән
Очкындай чагым, җаным…
Кайчан күрербез
Күңелдә
Очкыннар уйнаганын?
Җир җаны төптән кузгала,
Йолдызлар төшә күктән…
«Яратам» дигән сүз
Шушы
Хәрәкәт түгел микән?
…Аһ, гөнаһлар бар икән шул,
Торсын алар өстәлеп…
Юкса каян килсен безгә
Мондый ак фәрештәлек?
…Ярый әле һич гөнаһсыз
Ап-ак бер күңел иде…
Саваплы еллар югыйсә
Киләсе түгел иде…
Ниләр дип хушлашыйм икән?
Инде мин китеп барам —
Ак гөнаһлы
Ак юлымны
Соңгача үтеп барам…

Шулай икән…

Узмас дип йөрмә гомерне…
Җил сыман уза икән!
Әнә бит —
Хәтта йолдызлар
Картая, туза икән…
Куәт бир
Саф мәхәббәтне
Ашкынып көткәннәргә —
Җилләр гел уңай булсыннар
Юл дәвам иткәннәргә!
Юкса бит
Якты йолдыз да
Сүрелә, туза икән…
Сөеп яшәгән гомерләр
Нишләп тиз уза икән?
…Әллә ни булмас…
Китәрмен
Галәмгә ялгыз гына,
Суыныр, сүнер, югалыр
Ялгыз бер йолдыз гына…

Иярде дә китте

Актарды җил каен ябалдашын!
Яшел шавы шушы каенның
Иярде дә китте таң җиленә —
Җил зәхмәте аңа кагылды.
Һәм туй итте дөнья киңлегендә
Каен шавы белән таң җиле —
Шул зәхмәтле туйның гайрәтеннән
Шау өермә купты, билгеле…
Бу өермә, Тәңре Үзе кушкач,
Әверелде кинәт адәмгә.
Ак кәгазьгә иелде ул адәм
Һәм үрелде кулы каләмгә…
Каләменнән төшкән хәрефләргә
Сыйды аһлы һәм шат гомерләр!..
…Әнә шулай пәйда була тора
Сәер затлар – әһле шагыйрьләр…

Шагыйрь дуска

Өметсезлек мәңге гамьсез
Бушлыкларга тиң икән, —
Син түгел гомер итүче,
Бүтән әллә кем икән!
Җан асрау сине уята…
Юк, бөек эшләр түгел!
Җан атып яшәү гайрәтен
Оныткан инде күңел…
Оныткан инде күңелең
Биеккә үрелгәнне,
Сөйгәнең керфек какканда,
Мең үлеп терелгәнне…
Оныткан инде
Хыяллар
Канатын каккан мәлне,
Яңа уй балкып киткәнне
Утыдай яшеннәрнең…
Төшләреңә, өннәреңә
Җанны бәйләр көч тула:
«…Ялгыз башка кайда да бер —
Таң ата да кич була…»
…Югыйсә уйлар уеңны
Шигъранә тыңла икән, —
Өметеңә җан өрердәй
Чын сихер шунда икән!
Уйларыңны сал шигырьгә!
Хәтерләп шәп чакларын,
Ашкынып күккә дөрләсен
Хыялның учаклары!
Үзгәртсен сүзләр асылын!
Сүзгә яңа көч тула:
– Шагыйрь җанга кайда да шәп! —
Таң ата бит! Кич була!
Уян, күңел! Шундый чак бит!
Һәр мәле бер шигырьлек —
Сылу бер керфек какканга
Мең үлеп терелерлек!
Шигърият иңгән минутлар
Мәңгелеккә иш була —
Билләһи, һәрбер хәрефтә
Таң ата да кич була!
Яратулы һәр сулышка
Җан атып тора күңел…
Уян бөек эшләр өчен —
Җан асрар өчен түгел!

Кайчан, кайда?

Елларның сер төеннәрен
Берәмләп сүтеп барам,
Сизми дә калдым шикелле —
Гомерне үтеп барам…
Сизми дә калдым бугай ла
Сөйгәнне, сөелгәнне —
Җилләрдә өшәнгәннәрне,
Гөлләргә күмелгәнне!
Хәер, язмышның җилләре
Миңа гел исте уңай, —
Бәхетнең килеп киткәнен
Сизми дә калдым бугай…