Менә кайда икән Иделкәйне
Тотып алып, буып салганнар!
Килгән юлы инде диңгез аның,
Юл дәвамы мәгәр… күр әле! —
Шушы икән
Безнең буынга ят
Борынгы, чын Идел дигәне!
Казан янындагы шау дулкынлы
Сусаклагыч түгел икән лә! —
Бормаланып ага… Яры таллы…
Теплоходлар йөзеп үткәндә
Минем сыман,
Тын даладан, читтән
Кемдер кылса моны тамаша,
Әйтер:
«Титаник» тай олы кораб
Дала буйлап бара лабаса!»
…Суы да бит
Инде хәзер яман —
Су коену хәтта тыела…
Әмма ярлар монда – чып-чын ярлар,
Борынгылар булып тоела!
Казан-Болгар күреп белгән ярлар
Күптән аккан ләмгә уралып…
Очкыч тәрәзеннән карап уздым —
Өнсез калды йөрәк беравык…
Күз алдына гел килә дә баса
Без яшәгән сәер бу заман:
Дала уртасында – ак теплоход!
…«Титаник» ка никтер охшаган.
Кендегең каны
Әйләнде безнең яшәеш,
Тәмам тулганды…
Кайларга тамган иде соң
Кендегең каны?
Шул изге җирне, чордашым,
Табарсың микән?
Хәтерне изеп, гүяки
Чирүләр үткән…
Ни нәфес безне котыртты? —
Алга ташландык!
Кичәге гаҗәеп гамьнәр
Бүген – ташландык,
Һәм нәкъ шушы ташландыктан
Көнне башладык…
Безнең хәтта иртәгәсе
Көн дә ташландык…
Шундый ташландык дөньяда
Кем белсен аны —
Кайларга тамган икәнен
Кендегең каны?!
Догалар кылып салынган
Нигезләр купкан, —
Нигезләр эзен кабатлап
Шыта кычыткан.
Авыллар купкан җирләрдә
Көтүлек кала,
Буразна сыза төрәннәр,
Иген чайкала.
Сөрәләр дә, таптыйлар да
Инде югыйсә —
Үҗәт нигез кычытканы
Кабаттан үсә!
Оныттың кая тамганын
Кендегең каны.
Шул төшнең бетмәс тамгасы —
Җир кычытканы!
Ни үсемлек биек, бөек
Кычыткан чаклы?
Шундый уй килде…
Әйтерсең
Кычыткан чакты!
…Уйлар да ташлар бу уен
Ташландык балаң,
Ташландык ил, ташландык җир,
Ташландык заман!
Күз алдына килә шомлык,
Куркынып куям:
Салкын бушлыкта оча
Җир —
ташландык оя…
Ипи көрәге
– Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! —
Диде безгә әнкәй нигәдер…
Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан,
Кайсы тарафлардан киләдер?
…Бар иде бит шундый рәхәт чаклар!
Караулы һәр казык, һәр такта…
Мич алдында чуен… бәрәңгеле…
Чыжлый чәйнек кече учакта…
Барыбыз да бергә – мич алдында…
Һәркем исән… Бергә бергәсен,
Ләкин беребез дә белми әле
Кемнең кая барып керәсен!
Ипи көтәбез лә:
– И инәкәй,
Ач инде шул мичнең капкачын!
– Ачар идем мичнең капкачын да…
Ярар микән аны ачкачтын?
Уртасы чи калып, асты көеп,
Нишләрмен соң өсте килмәсә?
…Абау бу инәкәй! Үз сүзе сүз!
Бирми икән Ходай бирмәсә!
Мич капкачын ачмый… Үзе исә
Шул капкачны ачып карый да
Әйтеп куя:
– Инде, Ходай кушып,
Йөзе генә килсә ярый ла!..
Мич көймәсе таман таманын да…
Ипекәйнең өсте купмасын!
Чү, атасы! Суык кертәсең бит!
Яп ишекне! Шуның тупсасын
Киезлә, дип, ничә әйттем сиңа!
…Без – сәкедә… Ипи көтәбез…
Шул ипине кабып карар өчен,
Мичкә керер хәлгә җиткәнбез…
Чү, агайне! Берүк шауламагыз! —
Мичтән ипи ала инәкәй!
Сындыра ул кайнар ипекәйне,
Чыжлатып май яга инәкәй!
Сап-сары май сеңгән ипекәйнең
Кайнарлыгы – авыз пешәрлек,
Тик бер генә кабып карау өчен,
Сират күперләрен кичәрлек,
Яланаяк кузга төшәрлек!
…Бар иде бит шундый нурлы еллар —
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый…
Җылы идән, якты түшәмнәр…
Ниләр генә кичермәде кеше,
Күпме илдә, юлда йөрмәде!
Ләкин аның күз алдында торды
Җиңел саплы ипи көрәге…
Эзләп тапкач,
юкәлекнең иң тын,
Баллы чәчәк аткан җирләрен,
Саф юкәдән иҗат итте оста
Изге корал —
ипи көрәген!..
…Иң түрдәге ипи булар бөрки…
Ала шуны ипи көрәге…
Кайнар көрәктәге кайнар ипи —
Шул,
инәкәй,
синең йөрәгең!
Татлы бал
Олы мәгънә
тел очында гына,
Тел очында… бик тә еракта! —
Мин сорауга гына ышанамын,
Гел ышанмас булдым җавапка.
Ачылырмы соңгы мәгънә сере?
Борчымасмы сорау күңелне?
Сер ачылып беткән андый заман
Ахырзаман үзе түгелме?
Җавап бит ул
дөреслеккә түгел,
Бер шаукымга гына охшаган.
Соңгы мәгънә дә
сорау булып калыр…
Чынга гына бары ышанам.