Борма-борма җырлар, һай, агыла —
Җырга лаек язмыш табыла…
Дәгъва
Китә бөек затлар… Кайчак даһи,
Бөек китә дәгъва калдырып:
– Ул кемнеке? —
Җавапсыз бу сорау
Чордан чорга бара каңгырып.
Бүлешәләр чәчән-дастанчыны,
Фәлсәфләрне, данлы яугирне:
– Ул – безнеке!
Кешелеккә бирде
Безнең кавем иң зур шагыйрьне!
– Ул – безнеке! – Кырыс һәм тәгаен
Күпме ил-халыкның дәгъвасы.
Тарихларның төпсез чоңгылыннан
Мең-мең дәлил таба һәммәсе
Һәм аңлатып бирә
Үз ягына
Һәр дәлилнең мең-мең мәгънәсен!
Нинди мәгърур илләр һәм халыклар!
Дәһшәт ияләре югыйсә!
Әнә шулар
Җирдә яшәп киткән
Даһи затны һаман бүлешә…
Әйтерсең лә бергә уйнап йөргән
Ике садә сабый талаша:
– Бир! Минеке!
– Юк! Минеке! – диеп,
Бер уенчык өчен даулаша!
…Кайсы туфрак биргән ул даһига
«Эврика!» лы сирәк акылны? —
Күпме тереклекләр алмашынды,
Күктән күпме йолдыз атылды!
Тик чишелми шул чияли төне…
Дәгъва кала…
Калсын! —
Ул даһи
Бик ерактан карап елмаядыр,
Моңаядыр тыңлап, билләһи!
Нишләр иде
биргән булса Ходай
Даһилыкның аңа явызын?
Нишләр иде
китеп барган булса
Җирдә каннар, күз-яшь агызып?
Нишләр иде
исме халыкларда
Каргыш сүзе булып гел йөрсә?
«Юк! Безнеке түгел!» дип, халыклар
Аннан тәмам йөзен чөерсә?
Нишләр иде,
эзен эзләп табып,
Калкынмаслык итеп күмсәләр.
«Юк! Безнеке түгел мондый даһи!
Нигә мондый даһи!» дисәләр?
…Явыз даһи даны язган икән,
Диваналык килсен бәндәгә, —
Диваналар изге санала бит
Һәр кавемдә, барлык илләрдә.
«Афәт читләп узды… Нишләр идек,
Диванабыз әгәр булмаса?
Коткарды шул Ходай бәндәсе!» дип
Яд итәрләр аны, ичмасам…
…Кеше гомере булып
Вакыт үзе
Терелеп бер балкып китә бит…
Эврикасыз булса булсын гомер —
Булсын
Сагынып яд итәрлек!..
Бер мин генә түгел…
Шаулап-гөрләп яши-яши
Төшендем мин шуңа —
Ялгыз уйланырдай куыш
Кирәк икән миңа.
Нинди давыллар кубарып
Яшәсә дә бәндә, —
Килгән мәлендә ул ялгыз,
Ялгыз —
киткән мәлдә.
Шуңа, ахры, ялгыз куыш
Эзли башлый күңел…
Табигать моңа буйсына —
Бер мин генә түгел!
Сәерсенмә —
калын пәрдә
Тойсаң карашымда,
Тынлык дәшә күңелемне —
Сәбәп бары шунда…
Рәхәт үлем
Тукаебыз җанын авыр борчу
Һаман парә-парә телгәндер:
«Безнең милләт әллә йоклаганмы?
Безнең милләт әллә үлгәнме?»
Кем бу милләт – тәмуг учагына
Ыргытасы коры утынмы?
Инде өмет йолдызлары сүнгән,
Инкыйразга мәхкүм токыммы?
«Халкың хәлен татып яшә!» – дипме,
Бугазымнан буа бу ютәл?
…Хәтта Тукай белгән хәлләрдән дә
Хәвефлерәк хәзер безнең хәл…
Кайчагында хәтта «көфер» фикер
Сискәндереп куя күңелне:
Терелеккә милләт тере сыман…
Ләкин…
тере мәет түгелме?
Ышанасы килә буш хыялга,
Ымсындыргыч ялган өметкә.
Ә дөреслек кырыс,
Һәм өметнең
Кысырларын тетә, юк итә!
Кысыр өмет кысыр килеш кала —
Мең килештә аны төрләндер!
Тукайның да күз алдына шушы
Төпсез, кара упкын килгәндер…
Керәле дә чыгалы бу, диләр,
Ни үле бу, диләр, ни тере…
Халык кадәр халыкны соң нинди
Язмыш соңгы чиккә җиткерде?
…Рәхәт үлем, диләр,
үлсә кеше
Тирән йокыдагы көенчә;
Үз-үзеңнең мескенлегең танып,
Курыксаң да уянсана, халык!
Рәхәт үлем көтә югыйсә.
Шундый рәхәт үлем көтә безне,
Рәхәт үлем… Ләкин чын үлем!
Нишләп инде шушы афәт хәтта
Парә-парә телми күңелең?!
Дала уртасында ак теплоход…
Юлы бетеп бара Иделкәйнең…
Зур Хәзәргә хәзер төшәсе…
Колач салып бер йөзәсе килә,
Каерылып ишкәк ишәсе!
…Идел читтә калды… Дала безне
Кунак итеп дәште түргәрәк.
Монда гына күреп була икән —
Чынлап, газиз Җиркәй түгәрәк!
Шулчак… Әллә инде акылыма
Дала сихерләре сирпелде? —
Ак теплоход бара дала буйлап,
Карап туймас мираж шикелле!
Катлы-катлы «Титаник» тай кораб
Алсу мәкле дала түрендә!
Иделкәйнең Хәзәр кочагында
Эреп юкка чыгар җирендә!
…Идел ярында мин аңлый алдым:
Булган икән минем алдымда
Дала рәшәсенең шук уены —
Серле мираж түгел, чын дөнья…
…Югарыдан – очкычтан – мин күрдем
Таралгандай булды томаннар: