Бары күренәме юмартлыгың,
Кайвакытта – хәйлә корганда.
Кеше хәле нигә миңа диеп,
Кеше кайгысына шатланып.
Баеп түгел, бары бөлеп була,
Юмартлыктан яшәп сакланып.

Ябык күңел

Җиһан хәрәкәте үзгәргәндәй,

Әйләнгәндәй тизерәк җир шары.

Аралашу, якынайган кебек,

Сәбәп: мөмкинлекләр булганы.

Мөмкинлекләр, алар чиктән ашкан
Сәлам бирү бары теләктә.
«Хатлар» килә язып бетерүгә,
Язмаганда… була сөйләп тә.
Күңел генә барсын кабул итми,
Ишетми дә, никтер күрми дә.
Телсез кебек карап кына торә,
Сәлам бирә алмый юри дә.
«Кул болгамый» смайлк белән дә,
Барысын да күреп торса да.
«Вакыт юк» шул күңел ачылырга,
Биш сәламлек вакыт булса да.
Ябык күңел, ул читлектә кебек,
Бикләнгәндәй кемнән… нигәдер.
«Саклану"ның белми сәбәпләрен,
Күңел үзе иза – чигәдер.
Ябык күңел – кече җаза әллә,
Мәхрүм итә шулай күпләрдән.
Күрешүнең… нинди хис икәнен,
Кеше очрашулар көткәннән.

Ябылмасын

Еракларны якын итмә,
Ерагаер якыннар.
Якын булган араларга,
Үтеп керер салкыннар.
Дус туганнар барсы өчен,
Язылган кануннары.
Дошманга сатылу кебек,
Читләргә табынганы.
Аяк асты торган җирең,
Басып торган урының.
Чәчә торган, ура торган,
Басуларың …болының.
Читләр арасында йөреп,
Югалтма якыннарны.
Сәлам биреп, хәлләрен бел,
Көтмичә чакырганны.
Чүп үсмәсен сукмакларга,
Такыр ук булмаса да.
Тәгәрмәч эзләре салып,
Олаулар узмаса да.
Юллар такыр, йөрүчегә,
Сәфәргә вакыт тапса.
Дөньяның тормыш арбасы,
Тузмаса… ватылмаса.
Юллар әле бар вакытта,
Күңелләр ябылмасын.
Вакытлар җитми диярлек,
Сәбәпләр табылмасын.

Язмыш бүләге

Кемдер бөркет, биекләрдә очкан,
Хыял канатларын кага ала.
Кетәклектә, кемдер тырыша да,
«Дөнья көтеп» шунда кала да.
Йолдызлары төннең бихисаптыр,
Таңга кадәр, якты балкучы.
Кемдер юлда барулардан арып,
Бер туктаусыз табак тартучы.
Юллар тапмый кемдер, аптырып:
«Кемнәр белән кая барырга.
Язмыш юлы кая илетер дә,
Ул юлларны ничек табырга.»
Ялгыз ай да, җылы бирмәсә дә,
Көнен, төнен кала күкләрдә.
Якты булып төнен, ә көндезен,
Күренми дә кала күпләргә.
Кояш үзе тәрбияче кебек:
Уята ул иртә таңнарда.
Сәгатьтә ул җылыткычы да,
Маяк та ул, юлда барганда.
Ә кешеләр алар ничә төрле,
Бер үк, ошаш бармы язмышлар.
Үз язмышын уйламаган җаннар,
Адашканнар алар, ялгышкан.
Яшәүләрнең асыллары кебек-
Озын гомер, булып бәхетле.
Яшь- яши, тирә якны күрми,
Бәхет диеп санап кәсепне.
Кыска гомер кайчак якты йолдыз,
Ә озыны – мәңге сынаулар.
Язмыш бүләге ул безнең гомер,
Берни бирми аны юраулар.

Язмыш сынавы

Көтмәгәндә, уйламаганда,
Кайгы килә… кайгы китә дә.
Килгән саен, киткән саен да,
Кешене ул уйчан итә дә.
Килә икән, әйтми сәбәбен,
Китә икән, әйтми киләсен.
Онытыла, тагын онытасың,
Чират җитеп хәбәр бирәсен.
Кайгы никтер таба сәбәпләрен,
Килер өчен «хәлләр белергә».
Аптыраган кебек – шикеллерәк,
Синең карашыңны күрергә.
Килә икән, димәк чакыру бар,
Кимчелекләр, хата булганда.
Урап үтүләре авыр булып,
Язмыш юлларында торганда.
Аның юлларында сыналабыз,
Ул юллардан без бит атлыйбыз.
Адашканда, бер гаепсез кебек,
Җавапларын гына тапмыйбыз.

Язмыш тавында

Мин көләмен… кайчак елата да,
Яшеренеп кенә булса да.
Кайвакытта әллә ничек кенә,
Бер сәбәпсез күңел тулса да.
Үкенүдән никтер кемдер өчен,
Нигә шул кадәрле микән дип.
Кайчан аңлау килеп ялгышларын,
Кеше күңеленә җитәр дип.
Еланса да, елак булмадым мин,
Кычкырып та бер дә көлмәдем.
Шулай булды, теләк белән түгел,
Нигә шулайлыгын белмәдем.
Тоя алу, язмыш бусагасын
Атлап чыгу, кайту әйләнеп.
Ялгыз түгел, күп кешеләр белән,
Күрмәс җепләр белән бәйләнеп.
Кеше белән кеше аралары,
Яшәүләрнең ул бит асылы.
Күп тә түгел, аз да түгел кебек,
«Нормаль» кебек канның басымы.
Уйларны бит булмый истә тотып,
Киләләр дә алар, китәләр.
Язып куелганы, булган чакта,
Укыганда, уйчан итәләр.
Төрле чакта төрле уйлар була,