Ышанулар төрле була…
Ырымнарга сынамышка.
Ныклабырак «казынганда»
Барысы да була бушка.
Төтен булса уты була,
Какка каптыручы.
Эләкмиләр алдануга,
Акылында сак торучы.
Аҗдаһалар бетсәләр дә,
Кала һаман алымнар.
Алданганнар үзе теләп,
Адым саен табылган.
Теләгеңә юллар салып,
Үтә алып күңелеңә.
Киләчәкне фараз кылып,
Шикләр салып бүгенеңә.
Укыйсың да, уйлыйсың да,
Акыл кебек тоймыйсың да.
Ышанганга барга юкка —
Дөрес юлда булмыйсың да.

Эй, иман

Эй, иманның кирәклеге,
Сизелә шул сизелә.
Көтеп утырганга гына,
Килми капка төбенә.
Эй, иманның зәгыйфлеге,
Көлә бездән шайтаннар.
Кылган гамәлләребезнең
Бик күпләре шайтаннан.
Эй, имансыз булганнарның,
Йөзендә нур була алмый.
Калебендә нур юклыктан,
Савапы эш кыла алмый.
Иман – тәртип тормышларда,
Тәртипсезлек, әйбәтме.
Яратып яшәүләр нигә,
Харам белән гайбәтне.
Бүген бар да, иртәгә юк,
Андый иман буламы.
Булыр булмас ризыктан,
Ашказаны туламы…
Эй, иманның булмаулары,
Алдану… ялганнары.
Үзе теләп гомер буе,
Имансыз калганнары.
Имансыз булып калулар,
Язмышта язганнармы.
Кеше булу тәтемәгән,
Адашкан, калганнарны.
Эй, иманның нык халәте,
Кеше җанын коткарыр.
Имансыз килеш яшәлгән,
Бөтен тормыш, бушкадыр.

Элек хәзер

Авыр тормыш элекке вакытта,
Яшәгәндә атың булмаса.
Хәзер атның кирәге калмады,
Иң кыены акыл булмаса.
Акыл аша, аны сату аша,
Юллар салу, атлар җикмичә.
Бер туктаусыз яңа сорау туа,
Таба алган маллар җитмичә.
Акыл – алтын, пробалар төрле,
Туксан тугыз булмый барсы да.
Башың тулы «алтын» йөресә дә,
Никтер җитми һаман ансы да.
Алтыны да алмазы да аның,
Бизәнү һәм бизәү хикмәте.
Бизәк акыл: билгеле дә кебек,
Иң бәхетле кеше итмәсе.
Гади кебек, күңел алданамы,
Ә чынлыкта гади түгелме.
Яңа ялгыш туа кебек шулай,
Төшең белән бутап өнеңне.
Кыен белү кайда югалтулар,
Көтмәгәндә, нидер табулар.
Ул, иң олы язмыш бүләгедер,
Җирдән тыныч китә алулар.

Эшмәкәр

Яңачарак хәкимлек кануны,
Бар халыкны ничек җигәргә.
«Зур хөрмәтне» үзләренә булган
Яратмауны ничек җиңәргә.
Капканнарның уйлап яңаларын,
«-Эшлә диләр, баеп китәрсең.»
Дөрес бүлешкәндә дәүләт белән,
Түрәләрне риза итәрсең.
Кем булсаң да, ниләр кылсаң да,
Банкир яки гади эшмәкәр.
Куркытып йә буйсындыра алып,
Дәүләт барыбер үзенә эшләтәр.
Кайвакытта алдау алымнары,
Үз үзенә төяп салымнар.
«Сиңа кала… шактый күбе әле,
Бер мең яки бер мең ярымнар.»
Дәүләт безне туйдыра бит диләр,
Хәкимнәрне артын сөйгәннәр.
Айный алмый яңа бәйрәмнәрдән
Алар җырлый торган көйләрдән.
Файда сүзе адаштыра ала,
Ихлас кына кебек күңелне.
Барып җитү генә күрсәтә шул,
Дөрес юлдан бару түгелне.
Колхозчы һәм горур эшче иде,
Эшмәкәрләр хәзер гөрләтә.
Дәүләт кешеләре дигән булып,
Түрәләргә акча түләтә.
Эшмәкәр ул олы дәрәҗәдәй,
«Үз эшенең кеше хуҗасы.»
Табышлары дәүләт абзыена,
Эшмәкәргә эше, нужасы.

Югалтмаска

Югалтмаска иде, югалтмаска,
Югалтмаска сүзләр биргәнне.
Бер генә уй башта булган чакта,
Гомерлеккә диеп, сөйгәнне.
Ашыгулар сәбәп була алмый,
Вәгъдәләрең очса җилләргә.
Кайтавазлар кабат сәлам бирер,
Югалтулар булып килгәндә.
Бәхет юклык кебегерәк әйбер,
Алыштырыр якты юлларны.
Эзләгәндә вакыт кына әрәм,
Башка табалмаслык булганны.
Югалу ул төшеп калу гына түгел,
Юлсыз калу алга барганда.
Үкенүләр бары акланудай,
Бер ялгызың шулай калганда.
Сүнгән учак җылы бирә алмый,
Күпме генә утын яксаң да.
Үткәннәр бит кире кайта алмый,
Күпме генә уйлап ятсаң да.
Көтәсе юк инде югалтканны,
Өмет көче монда ни кыла.
Чәлпәрәмә килә пыялалар,
Пәрдә булганнары ертыла.
Югалтуның шуңа хакы кыйммәт,
Сакламаган өчен булганны.
Бәхет дигән серле- Ул агачны,
Һәрчак җимеш бирә торганны.

Югалту

Югала тапканнар, булганнар,
Булмаган әйбер бит югалмый.
Кадерле һәм якын булмаса,
Тормышта югалту була алмый.
Килмәгән кунаклар, китә дип,
Күңелне ямансу итмидер.