Бу үпкәләү дә, күз яшьләре дә түгел иде. Бу әрнүле тойгыларның аң белән кушылып кан тамырлары буйлап агуы, җанның чәбәләнүе иде. Ул бар нәрсәдән котылырга теләп күзләрен йомды. Күзләрне вакытлыча йомып кына котылып булмый шул, котылырга теләсәң – аларны мәңгелеккә йомарга кирәк. Тик мәңгелеккә йому өчен дә көч таләп ителә, бу һәркемнең кулыннан килми – вакытлыча күзеңне йомганда да керфекләрең калтырана башлый икән, мәңгелек турында нинди сүз булсын инде.
Илнур да бик теләп үз-үзенә кул салыр һәм күңелен игәгән тойгылардан бөтенләйгә котылып калыр иде. Тик мондый адымга барыр өчен ниндидер чиктән ашкысыз зур сикәлтә кирәк. Үкенүдер бәлки… Бәлки, бөтен нәрсәдән өметең өзелеп, яшәү мәгънәсен чуалтудыр. Юк… Берничек тә әйтеп була торган хәл түгел… Тик Илнурның бүген үләсе түгел, ә үтерәсе килә иде. Ул бар. Ул хаклы. Һәм ул гел авыр хәлгә кала… Хаклылар һәрвакыт авыр хәлгә кала икән, димәк, бу җәмгыятьтә нәрсәдер дөрес түгел. Димәк, мондый җәмгыятьне юк итәргә кирәк… Һәм яңадан төзергә…
Кран төбеннән су тамчылап тора иде. Илнур суны ныграк агызгач, тамчылар тавышы кечерәеп калды, ахырдан, колак өйрәнгәч, бөтенләй ишетелми башлады. Ләкин әнисенең ачы тавыш белән чәйнәнеп йөрүен су чыжылдавы да баса алмады. Ул тавыш һаман һөҗүм итте, һаман җанны талады:
– И, үз бәхетсезлекләремә генә тапканмын икән! Ни укуыннан куылды, ни эшкә урнаша алмады… Шул хәтле бала булса да булыр икән, югыйсә өсте бөтен тамагы тук булсын дип күпме тырыштык бит инде… Аңламаса да аңламас икән кеше… Кабәхать! Җир бит! Эчеп кайткан бит… Аягында да басып торырлык түгел…
Илнур суны куша. Ишетәсе килми бу сүзләрне. Болай да бөтен тәне сызлый, болай да җаны әрни… Ләкин әнисенең сүзләре бөтенләй басылып калмый, ишетелә барыбер.
– Абыйсыннан үрнәк алсын иде, ичмасам. Абыйсы кебек булсын иде… Балакаем, үз тырышлыгы белән әйбәт эшкә урнашты, кеше булды…
Абыйсы турында искә төшерү Илнурның җанын тагы бер тапкыр айкап чыгара. Ул су агымын көчәйтә төшә. Ванна шүрлегеннән наушнигын табып, телефонындагы музыканы акырта. Менә хәзер рәхәтрәк, һич югында әнисенең тавышы ишетелми.
Һәм дөньяга булган рәнҗешләренең барсын да үз шүрлегенә куярга азаплана.
Әти-әнисен беркадәр аңлый инде ул. Күңеле белән алар ягында. Гомер буена намуслы хезмәт итеп, гаделлек яклы булып яшәгән гади кешеләр. Бөтен тапканнары – хәләл көчләре белән. Ләкин мөлкәткә табына торган дөньяда алай итеп яшәп бернигә дә ирешеп булмый икән. Алар да берьюлы әлләничәшәр эштә эшләсәләр дә артык мантый алмадылар, гомер буена очын-очка ялгап гомер иттеләр.
Гаделлек юк. Ул хәзер инде беркайчан да булмаячак. Әмма аның әтисе дә, әнисе дә гаделлек, намус бар дип яши торган чорда тәрбияләнгән кешеләр… Менә шул кешеләрнең дә алама ягы була икән. Алар югары урыннарда утырган абзыйлар янында үзләрен хезмәтче кебек тоялар, бер алдына, бер артына чыгып бөтереләләр… Шуларны күзәтеп торганда, аларның намуслы булуы да, гаделлеге дә ташкулчим генә булып тоела.
Бер карасаң, чынлап та шулай бугай ул… Болар бит чын гаделлек кешеләре түгел… Болар үзләрен изүче система нәрсәне гаделлек дип әйтсә, шуңа табынып гадәтләнгән кешеләр. Шуңа күрә дә зур чин ияләре алдында бөтерелеп торалар: үзләренең тугъры, намуслы, гадел икәнлекләрен исбатларга телиләр. Наданлык, чикләнгәнлек бәласе бу. Аны берничек тә бетереп булмый бугай. Коллыкның бер чагылышы. Коллык ул, бәлки, берничә буында гына чыгып та бетмидер әле. Ата-аналарның коллыгы балаларына да күчә, хәтта башбирмәс улларын да елан сыман буып, урап алырга маташа.
Ләкин намус һәм гаделлек дәверләрдән өстен төшенчә. Хәер, бүгенге бурлар заманында намус турында сөйләү үзе үк сантыйлык билгесе булып тоела. Тоелсын! Дөнья ул бүгенге көн белән генә бетмәгән һәм бетмәячәк тә, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә бүгенгенең патшалары иртәгә мескенлекнең аръягындагы кешеләр булып калырга да мөмкин. Мескенлек ул күңелдә була һәм адәм баласын аннан бернинди мөлкәт дә, шөһрәт тә, дан да коткара алмый: еллар узган саен кешелекнең карашы югарырак күтәрелә, югарыдан караган саен бар да ачыклана төшә – монда инде вәгъдәләр куагына, дус-ишләр чытырманына яшеренеп каламыйсың.