Ләкин тарих киләчәк төшенчәсе. Ул вакытта инде бүгенге кешеләрнең дә, аның белән кызыксынучыларның да булмавы мөмкин. Ә киләчәк кешеләренә үткәннәр кызык түгел. Үткәннәрне өйрәнүнең нәтиҗәсе бер генә: үзеңнең икенчел икәнеңә төшенәсең – сиңа кадәр дә кемдер яшәгән, авыр шартлардан чыгу юлын таба белгән һәм ул синнән дә аңгырарак булмаган. Киресенчә, ул бүгенгедән дә катлаулырак чорда синнән дә әйбәтрәк яшәгән. Шулай булгач, бүгенге заман геройлары тарих күзенә карарга теләми: я ул үзе үткәннәргә күз йомып карый, я тарихның күзен йомдырырга тырыша. Төрлечә килеп чыга. Тарихның бик үк дөрес түгеллегенә тарих үзе шаһит.

Ә тарихны бүген ясаучылар бүгенге чорда яши. Аларның чын сыйфатларын бүген күреп булмый, кулларындагы акчаны һәм властьне файдаланып, алар үзләрен гел әйбәт итеп күрсәтергә тырыша. Аларның әйбәтлегеннән кайвакыт халыкка да бер-ике тиен төшеп кала. Әй, сөенә инде халык, шушы кешеләргә рәхмәт яудыра, мәдхия укый, озын гомер тели. Чөнки аның шушы ике тиеннән дә артыграк рәхәтлек күргәне юк. Ул аңа омтылмый да бугай… Ләкин сүз үз мескенлегеннән үзе тәм табып яшәүчеләр турында түгел. Сүз шушы мескенлектән котылырга теләп тә бернигә ирешә алмаучылар турында. Кемдер мөмкинлек бирми. Ул үзен иң асыл, иң мөхтәбәр зат итеп күрсәтә.

Илнурның абыйсы белән нәкъ шундый хәл инде. Ул укуын да матур гына тәмамлады, тиз генә яхшы урынга да урнашты. Бик начар да егет түгел инде үзе, тик бераз вакчылрак кына. Һәр нәрсәсен чутлый торган. Чәйнәнә торган. Илнур аны беркайчан да абыйга санамады. Егет түгел иде ул. Сугышкан җирдән ташлап качарга, соңыннан әләкләшергә мөмкин. Сөйләшү рәвеше дә артык итәгатьле… Хәтта кул хәрәкәтләре дә балериналарга тартым… Соңыннан белде инде Илнур аның кемлеген… "Абыең кебек булсаң…" – дигән сүзләргә җене котыруның сәбәбе шул иде. Бу дөньяда син ниндидер җылы урында утырып, тәртипле булып кына яшәргә тиеш. Шундый булсаң, хәтта әткәң-әнкәң дә ярата. Ә "зәңгәр"легең берни тормый. Хәтта әткәң-әнкәң өчен дә.

Менә бу – гомере буена намус саклап, гаделлек яклап йөргән кешеләр. Сине намуслы итеп тәрбияләгән кешеләр. Син аларга карап үскәнсең, шуларныкы дигән юл белән киткәнсең… һәм… алар да сатлык җаннар булып чыгамы? Әгәр җиңел юл белән үзенең арт шәрифенә җайлы кәнәфи тапкан кешене алар сиңа үрнәк итеп куя икән, монда нишләргә? Өзгәләнергә генә… Әгәр синең өзгәләнүләрең иң якын кешеләреңә дә ят икән, ары нишләргә? Ватылырга, сатылырга, сытылырга: "Әти-әни, шайтаныма олагыгыз, сезнең бөтен тәрбиягез ялган булган, мин сезнең ялганлыгыгызга ышанган өчен бәхетсезмен…" – дип еларгамы?

Ул "зәңгәр" дә түгел, төшемле урыннарда ыштан туздырып утырырга да теләми иде. Кулыңнан берни килмәгән килеш, талантлы шәхесләрнең урынын биләп, зур хезмәт хакы алып утыру үзе үк бер җинаять бит инде. Пассив җинаятьчелек. Шуңа күрә, әнисе әйткәннәрнең иң җанына тигәне – абыйсын үрнәк итеп кую иде. Кирәкми. Куймасын. Зәңгәр булсаң бул, тик тормышта ниндидер урының булсын дигән кебек бит инде… Нәрсәңнедер биреп нәрсәгәдер иреш, дигән шикелле. Бу Илнурның күңеле кабул итә торган кыйбла түгел иде.

Абыйсы шундый булгач, аңа да тәкъдим ясаучылар табылды. Тик егет моны кабул итәлмәде. Аның сөйгән кызы бар иде. Дөресрәге, яратып йөргән кызы. Яратып йөргән… Укудан куылуына да шул сәбәпче булды инде…

4

Ләйлә белән ул кайчан танышканын да хәтерләми. Күрше подъезда яшәгән Нәфисә апа белән әнисе бергә эшләгән, ахирәтләр булып бик тату гомер иткәннәр. Шуңа күрә, балалары да әле берсендә, әле икенчесендә үскән. Илнурның әнисе эштә чагында, Нәфисә апа караган, Нәфисә апа сменасында – Илнурның әнисе. Имчәк баласы чагыннан ук шулай. Ә инде тәпи баскач, двор алдындагы балалар мәйданчыгында бергәләп уйнаулар, бүтән балалардан аерылып китеп, якындагы паркта адашып йөрүләр… Сабый чак маҗараларының барсын да хәтерләп бетерерлек тә түгел хәтта, алар бүтән тормышта, бүтән кеше белән булгандыр кебек тә тоелып китә.