– Кешеләргә беркайчан да яхшылык кылма, – ди фәрештә, – Аларның берсе дә моңа лаек түгел. Хәтта әти-әниең дә.
Аның соңгы сүзе бик сәер булып ишетелә. Әти-әниләргә игелек эшләргә кирәк. Монсы канга сеңгән нәрсә. Шуңа Илнур:
– Кем син? – дип сорарга мәҗбүр була, – Ник алай дисең?
– Мин синең фәрештәң. Син – минем Аллам.
– Мин алла түгел.
Фәрештә елмайган кебек итә:
– Син – алла. Синең кебек әйбәт кешеләрнең барсы да – алланың бер өлеше, димәк, алланы бербөтен итүче.
– Ә калганнары? – дип сорый егет, үзе яклашырга теләгән теге кызны күз алдына китереп, – Калганнары кем?
– Алар – чүп.
Ә бәлки чынлап та шулайдыр ул. Үзенә карата кылынган игелекне кабул итә алмаучылар, аңа начарлык белән җавап кайтаручылар, бәлки, чынлап та чүптер… Ләкин фәрештә Илнурга уйланып торырга ирек бирми.
– Син өеңә кайт, – дип таләп итә, – Әле без тагын очрашырбыз.
Һәм юкка чыга.
* * *
Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.
– Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең…
Тавышы баягы фәрештәнеке кебек иде. Шулай да Илнур бер таныш булмаган бу кешегә ияреп кайдадыр китәргә теләмәде. Бүген күргән маҗаралары да бик җиткән иде.
– Юк, мин өйгә кайтам, – дип кырт кисте ул, – Бары тик өйгә генә.
Таныш түгел кеше карышмады:
– Яхшы, – диде ул шул ук ягымлы да таләпчән дә тавыш белән, – Мин сине илтеп куям. Ерак яшисеңме?
Илнур ерак яшәми иде. Шушы паркны чыгып бераз атларга гына кирәк. Теге егет артык сүзгә бирелмичә генә култыклап подъезд төбенә кадәр озатып куйды. Һәм түш кесәсеннән алып визитка сузды:
– Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, я үзең килеп чык.
Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.
– Кем син? – диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп, – Нигә миңа ярдәм итәсең?
Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.
– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.
Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.
– Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне.
Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:
– Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала… – Һәм кулын сузды, – Мине Джон дип йөртәләр…
– Илнур…
Кул кысыштылар да Джон китәргә ашыкты:
– Ярый, Илнур, очрашырбыз әле… Ә син шалтырат, я үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.
Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый чалыш-молыш адымнар белән фатирына атлады.
3
– Уф, аллакаем!.. – дип каршылый әнисе, – Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә!
Илнур фатирга уза. Гади генә ике бүлмәле фатир. Обойлары күптән алыштырылмаган, стеналарының кыек икәне әллә кайдан күренеп тора. Совет чорыннан калган агач плинтусның буяулары кубып беткән. Элек алар өч бүлмәледә яшиләр иде. Ансы да әллә кайда киткән түгел, шулай да адәм рәтлерәк иде. Абыйсына бер бүлмәле яхшы фатир алыр өчен ансын саттылар да менә шушында яши башладылар. Абыйсының акчасы да бар иде. Чиновник ич! Бер файдасызга ыштан туздырып утырса да акчаны чамасыз түлиләр. Абыйсы хәзер ул фатирын курчак өе сыман бизәп бетергән инде. Бер бүлмәле дип кенә аталса да квадраты зур аның – йөз метр, бу ике бүлмәле фатирдан ике тапкырга зуррак. Абыйсы шунда берүзе яши. Ә Илнур әти-әниләре белән шушында гомер сөрә. Ярый, берни әйтеп булмый инде монда…