Илнур Денисның кайда яшәгәнен белә иде. Шәһәр уртасындагы ике бүлмәле затлы фатир ул. Әти-әниләре газиз балаларының унсигез яше тулу уңаеннан бүләк иткәннәр. Мәйданы зур, ә өй җиһазлары үзләре бер фатир бәясе торырлык. Әй, бирсә биреп тә тора инде бәхетне ходай кайберәүләргә! Ә алар шуңа да канәгать булмыйча, башкаларның бердәнбер куанычын, юанычын тартып алалар…

Илнур барлы-юклы акчасына такси алды да Денисларга китте. Тимер рәшәткәләр буйлап йөри торгач, адәм сыярлык бер тишек табып ишегалдына узды. Капкадан керергә ярамый, Дениска шалтыратачаклар, шунсыз үткәрмәячәкләр иде. Эчтән берәрсе чыкканын көтеп ишек төбендә озак кына басып торды. Эт ияртеп чыккан ханым читкәрәк китү белән тотканы эләктереп алды.

– Сез кемгә? – диде ханымның таләпчән тавышы, – Әй, сезгә эндәшәм!

Илнур аңа игътибар биреп тормады. Ләкин хатынның:

– Йөри шунда җыен әтрәк-әләм… – дип чәйнәнгәне колагын рәнҗетеп узып китте.

Бу йортның кемнәр өчен төзелгәне шундук күзгә ташланып тора иде. Коридор стеналары затлы кафель белән бизәлгән, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Кайдандыр хуш ис бөркелеп борынны иркәли. Илнурларның йорты түгел бу. Канализация, мәче сидеге тагын әллә нәрсәләр аңкытмый. Стеналарындагы фәлән ел элек буялган арзанлы буяу кубып төшмәгән. Лифт та шалтыр-былтыр килеп ачылмый. Затлы электроника кебек шым гына хәрәкәтләнә: "Рәхим итегез, мин сезнең хөкемдә!"

Ишекне Денис үзе ачты. Ул яланаягына тапочки кигән, өстенә озын халат ябынган иде. Илнурны күрүгә күзләре маңгаена менде, каш төпләре кызарып чыккандай тоелды. Илнур аны читкә этәрде дә эчкә узды. Ниндидер хәрәкәт барлыгын тоеп, туп туры йокы бүлмәсенә китте. Киң диваннан шуып төшкән ялангач гәүдә тиз генә алсу төстәге халат эченә кереп югалды, бер мизгелгә генә аның тулышкан күкрәкләре ялтлап калды.

– Илнур, син ялгыш уйлый күрмә… – диде Ләйлә Һәм үз сүзләренең мәгънәсезлеген аңлап төртелеп калды, – Илнур…

Егет дәшмәде. Аның хәлен аңлатырлык сүзләр юк иде. Тик Ләйлә үзе һөҗүмгә күчте:

– Илнур, без синең белән бәхетле булалмый идек… – диде ул үзенең хаклыгына үзе дә ышана барып, – Гашыйкларга шалашта да оҗмах, дип яши торган дәвер түгел хәзер. Һәркем үз хәстәрен үзе күрергә тиеш. Үз киләчәген һәркем үзе төзи…

Илнур кырт борылып чыгу ягына атлады. Һәм бүлмә уртасында катып торган Денисны күреп туктап калды. Баштанаяк күз йөгертеп алды. "Нәрсәсенә кызыккан бу моның?" – дигән уй йөгереп үтте. Һәм шундук җавабы да кул күтәрде:"Байлыгына! Байлыгына!"

– Илнур, гафу ит… – дигән тавыш ишетелде йокы бүлмәсеннән. Бераздан Ләйлә үзе дә күренде, – Илнур…

Егет нәфрәтенә төнчыгып Денис каршысына килеп басты да җан ачысы белән ияк төбенә кундырды. Денис аякларын күтәреп идәнгә барып төште.

– Илнур, нишлисең! Үтерәсең бит… – дигәне ишетелде Ләйләнең.

Илнур ишеккә атлады.

Икенче көнне институт алдында аны Денис яллаган дүрт малай көтеп тора иде. Егет аларны буш калдырмады, әлбәттә. Ярыйсы гына манчып җибәрде. Култык таягы яхшы корал ул, әмма аягың ныклы булмагач, аның белән дә әлләни майтарып булмый, шуңа үзенә дә әйбәт кенә эләкте. Күз төбе күгәрде, борыны канады, кабыргаларының да ныклыгын тикшерделәр, ярый әле аягын кабат сындырмадылар – ансы да бер юаныч иде.

Ә эчкә узуга белдерүләр тактасында аның укудан куылуы турында декан боерыгы эленеп тора иде. "Дәресләргә йөрмәү сәбәпле… начар укуы сәбәпле…" Хәер, кумасалар да ул бу төркемдә укый алмас иде инде…

Тик бер нәрсә үзәгенә үтте…

Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк… Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә…