Көннәрнең берендә аларның төркеменә яңа студент күчеп килде. Денис исемле. Әллә кая киткән егет түгел инде. Кыска гына буйлы, ябык гәүдәле. Битен тимгел тимгел булып сипкел баскан. Сары сыек кашлары астыннан соры күзләре ялтырый. Борыны урынына камыр уып чәпәп куйган кебек. Кыскасы, ашык-пошык ясалган Яңа ел алдыннан подъезд алдында ашык-пошык ясалган Карбабай шикеллерәк бер нәрсә, бернинди матурлыгы юк.

Тик ул бик хикмәтле егет булып чыкты. Беренчедән, өс-башы ис китмәле – бөтен киеме затлы, яңа гына энәдән чыккан шикелле. Икенчедән, үзен бик иркен тота, хәтта укытучылар белән дә югарыдан карап сөйләшә. Тегеләре дә моңа юл куя, Илнур шулай кыланса мизгел эчендә урынына утыртырлар иде, ә моңа бер сүз әйтүче юк. Соңыннан ачыкланды инде, бик зур бер түрәнең баласы икән. Бер үк вакытта экономика факультетында да укый, филологияга килүенең сәбәбе бер – монда иңглиз телен яхшы укыталар. Чынлап та яхшы, мәктәптә ун ел укып берни өйрәнә алмаган Илнур да монда килгәч, ярыйсы ук алга китте. Шуңа күрә, Денисны да алар төркеменә урнаштырганнар.

Ләйлә баштарак Дениска көлеп кенә карый иде. Теге ни әйтсә дә гел аркылы килә, ирештерә, хәтта мәсхәрәли дә кебек. Илнур моңа илтифат итмәде, гаҗәп тә түгел – әтисенең байлыгы белән мактанып, шуңа аркаланып йөргән егетләрне ул үзе дә бик өнәп бетерми. Тик егет кешегә Ләйлә кебек аркылы килеп булмый, килешми ул. Ә кызларга килешә. Аларга ни әйтсәләр дә гафу ителә.

Аз-маз акчасы булмасмы дип, бер төркем егетләр белән Илнур өй түбәсе ябарга ялланган иде. Тик беренче көнне үк түбәдән егылып төште дә хастаханәгә эләкте. Ләйлә бу хакта белү белән тәмлешкәләрен төяп килеп җитте, озак сөйләшеп утырдылар. Ләйлә дәресләр турында, нинди темалар үткәннәре хакында сөйләде. Аның янында рәхәт иде. Кыз шулай көн дә килеп йөрде, бераздан көн аралашка күчте, ә ахырда бөтенләй килмәс булды. Илнурның аягы сынган иде, төзәлүе никтер озаккарак китте. Ләйләнең килмәвенә дә аптырырлык түгел, тиздән имтиханнар башлана, гел генә хастаханә юлында йөреп булмый, әзерләнергә дә кирәк. Үзен шулай дип юатса да Илнурның күңелендә бераз шом да бар иде. Чирләп китмәде микән, бәла-казага юлыкмадымы…

Хастаханәдән чыккач ул туп-туры институтка китте. Дәрес барган аудиторияне эзләп тапты да кинәт кенә килеп керергә кыймыйча, ишекне кысып кына ачып күзәтә башлады. Ләйлә Денис янынада утыра иде. Тегесенең бер кулы өстәл өстендә, икенчесе Ләйләнең ботын сыйпый. Кыз карышмый, канәгать елмаеп утыра.

Моны күргәч, егет бер мәлгә исәңгерәп торды. Чынлап шулаймы соң бу дигәндәй күзләрен ачып-йомып алды. Чынлап шулай икән… Аның инде дәрескә керү теләге калмады. Бу хәлгә барыбер ышанасы килми иде. Егет өенә кайтырга ашыкмады, дәресләр беткәнен көтте. Денис белән Ләйлә кочаклашып бергә чыктылар да бай егетнең затлы машинасы янында туктап үбешеп алдылар. Аннан Ләйлә бик канәгать кыяфәт белән машинага кереп утырды. Кузгалып киттеләр… Затлы машина кузгалып китте, ә Илнур култык таягы белән алар артыннан атлады.

Ул чактагы әрнүләрен сөйләп бетерерлек кенә түгел инде. Хәтта исенә дә төшерәсе килми хәзер. Бөтен өмет-хыяллары, бөтен ышанычы, бар дөньясы челпәрәмә килде. Подъезд алдына кайтып җиткәч тә үзләренә керергә ашыкмады. Күрергә кирәк Ләйләне. Машина белән китереп куйдылар ич, ул инде күптән өендәдер.

– О, Илнур, балакаем! – дип каршылады аны Нәсимә апа, – Исән-сау терелеп чыктыңмы? Маладис! Үзеңне сакла инде моннан ары.

Ләйлә өйдә түгел иде.

– Соңгы вакытта бик күп куялар әле дәресләрне, – дип акланды Нәсимә апа, – Кайчагында караңгы төшкәнче укыталар. Көч-хәл белән кайтып егыла, балакаем. Сиңа да куып җитү авыр булыр инде. Ярар, бергәләп ерып чыгарсыз әле…