– Күпме бирәсең бар? – диде әтисе кырыс тавыш белән.

– Биш мең, – дип пышылдады Илнур, – Тамагына утырган төерне йотарга тырышып. – Түлим мин аны…

– Түлә, – дип кистерде әтисе һәм кесәсеннән биш меңлек алып өстәлгә куйды, – Бурычларны түләргә кирәк. Аста гына банкомат бар, хәзер үк түләп кер.

Һәрвакыт ачуыңны китереп торсалар да әти-әниләр, барыбер, үз баласының интегүен теләми инде. Теләмичә генә интектерәләр. Хәлләре, мөмкинлекләре булса, бәлки, әллә ниләр биреп сөендерерләр иде дә… Әнә бит, берьюлы ничәшәр урында эшләп сәламәтлекләрен бетерсәләр дә артык алга китә алмыйлар. Кайберәүләр тормышны яхшырту өчен кыл да кыймылдатмаган хәлдә дә балда-майда йөзә, ә болар чәчләре белән җир себереп тә мантый алмыйлар. Гаделлек юк инде бу дөньяда. Гарип җәмгыять бу…

Җәмгыятьнең гариплеген исбатларга теләгәндәй, подъез алдына чыгуга телефоны шалтырады. "Коллекторлар…" – дигән уй йөгереп үтте башыннан. Ләкин шалтыратучы Ләйлә иде. Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Төн уртасында нишләп шалтыратырга уйлаган? Нәрсә булды икән? Бәлагә юлыкканмы? Нәфрәте чиксез булса да Илнурның хисләре үлеп бетмәгән иде әле, ул Ләйләгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде. Шуңа ашыгып сөйләшү төймәсенә басты. Әмма телефонның теге очында ир-ат тавышы иде. Денис.

– Мин синең ярлы икәнеңне беләм, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Тик нигә үз кредитларыңа Ләйләне кыстырасың?

Илнурның күзе маңгаена менде:

– Мин аны кыстырмадым…

– Ә ни өчен аңа бүген көне буе шалтыратып, төрлечә куркытканнар?

– Белмим…

Илнур чынлап та белми иде.

– Вәт, син бел һәм безне тынычлыкта калдыр. Ә мин синең бурычларыңны беркайчан да үз өстемә алмаячакмын. Һәр булдыксызның спонсоры булалмыйм.

– Яхшы…

– Әгәр иртәгә дә шалтыраталар икән, без синең белән башка төрле сөйләшербез. Син минем кемлегемне беләсең…

– Яхшы, яхшы…

Илнур сөйләшүне өзде. Хәзер ул акча салачак, ә Денисның мактануын тыңлау кызык түгел… Шайтан алгыры! Ул йодрыкларын төйнәп һаваны ертып алды… Күңелендә нәфрәт уянды. Юк, Дениска түгел… Аның кайгысы юк иде әле. Коллекторларга. Ләйләнең телефон номерын каян тапканнар, диген… Нәрсә, болар чынлап та аның тормышын тамугъка әйләндермичә туктамаска итәләрме? Тагын кемнәргә шалтыраттылар икән? Шайтан алгыры… Бүген үзен дә сәгать саен баш катырып, җәфалап бетерделәр ич. Бүген иптәш егетләре белән сыраханәгә баруы да эш табып, яки берәрсеннән бурычка алып торып булмасмы диюдән иде. Булмады. Үзеңә генә янаулары бер хәл әле ул, ә әти-әниеңнең, якыннарыңның, таныш-белешләреңнең телефонын табып шалтыратулары икенче нәрсә, күпкә хәттәррәк.

Менә шундый хәлиткеч мизгелләрдә ярдәм кулын сузган әткәң-әнкәңнең игелеген мәңге онытырлык түгел дә бит… Онытыла шул… Күп очракта онытыла… Әрләү-тиргәүләре белән җаныңны кимерә башладылармы, иң әшәке кеше кебек тоелалар… Ә чынында иң кабәхать кешеләр бөтенләй бүтән булып чыга…

Банкомат янына килеп басуга тагын телефон шалтырады. Тагын таныш түгел номер иде. Илнур бу юлы коллекторлар булуыннан да куркып тормыйча трубканы алды:

– Алло…

Дәшмәделәр.

– Алло… Ник дәшмисез…

Теге очта кемдер тамак кырып алды. Һәм карлыккан ир-ат тавышы янаулы да, мәсхәрәле дә тавыш белән сөйли башлады:

– Усыра-усыра йоклап ятасыңмы, бөҗәк? Ә бит тыныч йоклау өчен башта бурычыңны түләү кирәк…

Юк, төн уртасында шалтыратуын да кичереп булыр иде. Илнурның кулында акча бар. Итәгатьле генә итеп сөйләшсә, хәзер түлим, борчылмагыз, дип кенә әйтер иде. Ләкин мондый мәсхәрәле сөйләшү аның канын кайнатып җибәрде.

– Ә үзең ник йокламыйсың, бөҗәк, – диде Илнур тамак төбеннән чыккан нәфрәтле тавыш белән, – Бүген кылган ялгышларың тынгылык бирмиме?