Сагындырып шулай гомергә.
Рәнҗемә, туган йорт, улыңа,
Хакың бар, үпкәлә заманга.
Елына бер кайтып күрергә,
Юллары әйләнде яманга.
Июлъ, 1985

Уракчыга кайтсаң

Уракчыга кайсаң, майда кайт син,
Сирень чәчәк аткан көннәрне.
Хуш исләрен иснәп туялмыйча,
Үткәрерсең айлы кичләрне.
Хәтфә кебек яшел чирәмендә,
Ятып ял итәрсең арыгач.
Чирмешән тауларын тирбәндереп,
Чүт-чүт итеп сайрар сандугач.
Һәр кешегә якын үз төбәге,
Үзе туып үскән, үз ягы.
Тик шулай да, сирәк бит ул, сирәк,
Тәбигатьнең шундый почмагы.
Чирмешәне, яшел болыннары,
Чишмәләре, каен урманы…
Син дә сокланырсың, һич шигем юк,
Сиреннәрдән тора урамы.
Тормыш безне шуннан аерды да,
Алып китте башка якларга.
Сабанчыга әй кайтасы килә,
Сирень чәчәк аткан чакларда.
1980

Туган як хатирәләре

Сагынаммы туган якны?
Сагынмыйча гына буламы?
Уйларымда гел чакыра,
Шул Сабанчы урамы.
Яшьлектәге хатирәләр,
Искә төшми каламы?
Чакыра әнә, чакыра,
Кәкере күлнең баланы.
Хәтердә әле онытылмый,
Латыра болыннары.
Без тышаулаган атларның,
Кешнидер колыннары.
Малайлар-ирләр бергәләп,
Атлар саклаган чаклар.
Хәзер дә яналар кебек,
Без кабызган учаклар.
2001

Күңелемдә бетмәс сагыш бар

Үткәннәрем авыр булды минем,
Сөйләп бетерәлмим барын да.
Малай чактан арыш чәчеп үстем,
Канатландым арыш кырында.
Кайларга барсам да,
Исләремнән чыкмый,
Дулкыннанып торган арышлар.
Күпме сагынсам да кире кайтмас инде,
Арыш чәчеп йөргән вакытлар.
Арыш басулары дулкын-дулкын,
Өсләрендә сөттәй ак томан,
Бергә үскән дуслар шул кырларда кебек,
Күңелемдә шунда ашкынам.
Тәүге яшьлек дустым,
Җәйге айлы кичләр,
Сызылып аткан таңнар күңелдә.
Саргылт диңгез кебек
Арыш басулары,
Онытылмаслар инде гомергә;
Кайларга барсам да,
Туктап карап торам,
Арыш басуына юлыксам.
Күп нәрсәләр инде онытылгандыр,
Тик арышлар җырын,
Тик арышлар җырын онытмам.
Хәтеремдә, һаман хәтеремдә,
И, ул арыш чәчкән вакытлар…
Уйларымда арыш…
Бетмәс сагыш…
Гомеркәйләр үтеп барышлар.
Арыш басуларын томан баса,
Серкә очырганда арышлар.
Авылым басуларын мин һаман сагынам,
Күңелемдә,
Күңелемдә бетмәс сагыш бар!
Июль, 2000

Юл буенда яңа чишмә

Тау астында чишмә күрдем,
Яңа казылган.
«Талип чишмәсе бу» – диләр,
Талип казыган.
Ул урынны күптән беләм,
Су чыгып торды.
Үтә салкын кышларда да
Белмәде туңны.
«Бу урында чишмә бар» – дип
Күпләр сөйләде.
Тик шулай да берәүнең дә,
Кулы тимәде.
Быел кайткач, бу тарафка
Караган идем.
Көмеш суы тулып торган,
Чишмәне күрдем.
Тактадан оя ясаган, (Шартына килгән).
Казык кагып чиләк куйган,
Чүмечен элгән.
Эчәсем килми димәдем,
Бер чүмеч эчтем.
Зәм-зәм суы эчкән кебек,
Хәлләнеп киттем.
Бер чишмә бар юл буенда,
Яңа казылган.
Талип чишмәсе бу диләр,
Талип казыган.

Үсмер чакка кайту

Бу заманның бөтен авырлыгын,
Дөнья мәшәкатен онытып,
Бер кайгысыз үсмер малай чакка,
Уйларымда кайтам «йөгертеп».
Үсмер чагым мине таный микән?
Ул чалымнар миндә калганмы?
Авыр тормыш чәчләрне агарткан,
Маңгаема сырлар салганмы?
Исәнмесез Латра болыннары,
Атлар саклап төн чыккан чаклар.
Болындагы учаклар янында,
Әкият тыңлап утырган чаклар.
Сары чәчәк баскан пар кырында,
Сабан сөреп йөрегән чаклар.
Су коенып Чирмешән буенда
Балык тотып утырган чаклар.
Күксел томан артларында калган,
Искә төшсә үсмер елларым,
Сагынганда басуларга чыгам,
Тыңлар өчен тургай җырларын.
1999

«Кышкы юлдан атлыйм…»

Кышкы юлдан атлыйм,
Ап-ак карда,
Киез итек эзләре калдырып.
Күрше авылдан мин кайтып киләм,
Йөремәгән юлдан кар ерып.
Иртә тынлык били
Урман буен —
Кояш чыгар вакыт җитмәгән.
Аяк тавышлары Шыгыр-шыгыр,
Әле юлдан бер кем үтмәгән.
Үле тынлык ята
Кышкы юлда,
Таң атканны көтә назланып.
Ак каеннар сөйләшәләр төсле…
Туңган каерыдан, сызланып.
… Кайтып җиттем,
Авылым урамында,
Атлы үткән. Чана эзе бар.
Әтәчләр кычкыра… һәр тәрәздә,
Мичтән төшкән якты нуры бар.