– Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен, – Һәм Тәнзиләнең сытылырга маташуын күреп өстәп куйды, – Елама, кызым. Беркайчан да. Көчле бул.
– Ә кайтмасаң? – дип эләктереп алды әнисе, – Кайтмаганнар да күп бит хәзер…
Әтисе Тәнзиләне җиргә төшерде дә әнисенә борылды:
– Кайтырмын, – дип елмайды ул, – Минем бер гаебем дә юк бит.
– Җитте! – дигән кырыс тавыш ишетелде, – Китәргә вакыт.
Ул ым какты һәм һаман машина янында торган хәрби килеп, әтисен култыклап алды. Икенче ягыннан өчлекнең фуражка кигәне эләктерде һәм култыклап машинага алып киттеләр.
Әнисе бераз катып басып торды да кинәт һушына килеп:
– Юк, – дип кычкырды, – Юк, алып китмәгез!
Һәм машинага ташланды. Әтисен арткы ишектән кертеп утыртканнар иде инде.
– Калдырыгыз. Аның гаебе юк.
Машинаның арткы ишегенә үрелдем генә дигәндә әнисен теге хәрби киемле кеше тотып алды да читкә этәрде. Тик әнисе бирешергә теләмичә, тагын ишеккә ташланды. Бу юлы хәрби аны көч белән этеп җибәрде, әнисе тигезлеген җуеп егылып китте, торырга, машина артыннан иярергә омтылды, әмма аның кузгалып китүен күреп хәлсезләнеп кабат җиргә егылды һәм үксеп еларга тотынды.
Тәнзилә йөгереп барып әнисенең муеныннан кочаклап алды, юатырга теләп чәчләреннән сыпырды. Әнисе дә аны кочаклады, тик үксүеннән һаман туктый алмады, аңлаешсыз тавыш белән:
– Кызым… Балакаем… – дип ыңгырашты.
Машина күперне чыккан иде инде. Тәнзилә әнисенең куеныннан арынып, аның артыннан йөгерде. Ни өчен шулай иткәндер инде ул, хәзер төгәл генә әйтә дә алмый. Тик беркадәр вакыттан буыны йомшарып киттеме, берәр нәрсәгә абындымы, урам уртасында тәгәрәп барып төште. Кайсыдыр җире авыртты бугай, күзеннән утлар күренде. Тик кыз аңа игътибар бирмәде. Тиз генә сикереп торды да машина артыннан ташланды. Ул инде күренми иде. Тик Тәнзилә белә, кәнсәләргә туктап китәргә мөмкиннәр.
Чынлап та шунда туктаганнар иде. Машина эчендә беркем дә юк. Тәнзилә баскычтан менде дә бер мәлгә тынып калды һәм бөтен кыюлыгын җыеп ишекне тартты. Ишек ачылмады. Тагын… Тагын… Юк. Ишек эчтән бикле иде.
– Әти! – дип кычкырды ул җан өзгеч тавыш белән, – Әти!…
Шунда кылт итеп пожар каланчасы исенә төште һәм ул утар аша йортның артына чыгып каланча баскычына үрмәләде. Тәрәзәдән барсы да күренеп тора иде. Кәнсәләр түрендәге кителгән тәре рәвешендәге өстәл артында эшләпә кигән абый утыра, калганнары ике яклап урнашкан. Монда әле әтисен алып киткән кешеләр генә түгел, тагын кемнәрдер бар. Ә әтисе – ишек төбендәге как урындыкта. Аннан нәрсәдер сорыйлар, тик ул башын чайкап кына җавап бирә. Кызганыч, сүзләрен ишетеп булмый.
Шул рәвешле озак кына дәвам итте. Юк, шул рәвешле түгел, теге абыйларның хәрәкәтендә ниндидер кискенлек, үртәлү барлыкка килде. Алар кычкырышалар иде бугай. Бераздан кайберләре ишекле-түрле йөренеп алды. Түрдә утырганы берничә тапкыр өстәлгә сукты. Әтисе урыныннан кузгалмады, ул кычкырмады да бугай. Һәрхәлдә, Тәнзиләгә ул бик тыныч кебек тоелды. И-и, әтисе шундый инде аның, Тәнзиләгә дә бер тапкыр кычкырганы юк…
Кинәт нәрсәдер булды. Өстәлнең ике як читендә басып торган ике хәрби ике яклап әтисен култыклап алдылар да үрә бастырдылар. Берсе аның артына төшеп кулларын каерды, икенчесе алга чыкты да йодрыклап эченә сукты. Тагын… Тагын… Һәм ул әтисенә терәлеп диярлек килеп басты да кычкырырга тотынды. Тавышы ишетелмәсә дә аның зур ачылган авызы, киерелгән муен тамырлары шуны күрсәтә иде. Кинәт нәрсәдер булды, хәрби бөгелеп төште, хәзер аның аркасы гына күренә иде. Бераздан ул торып басты да пистолет тартып чыгарды һәм аны әтисенең маңгаена терәде.
Тәнзиләнең йөрәге жу итеп куйды. Бу хәшәрәтләр әтисен атып үтерергә дә мөмкиннәр икән бит. Ярдәм итәргә кирәк! Тәнзилә ярдәмгә ашыгып, баскычтан сикереп төште… Һәм аягы нәрсәгәдер эләгеп китте дә лап итеп җиргә егылды. Күз алдында утлы шарлар биешеп алды, дөнья караңгылыкка уралды.