Һушына килеп күзләрен ачуга, башы авыртуын тоеп капшап карады. Кан-фәлән юк бугай, әмма бәрәңге зурлык булып күбеп чыккан иде. Аягына басарга итте, тик авыртуга чыдамыйча ыңгырашып куйды. Аягы да шешеп чыккан иде. Шулай да ул аксаклый-аксаклый каланча баскычына кабат менде. Кәнсәләр эчендә кеше юк иде. Титаклап алгы якка чыкты. Машина да юк иде. Кәнсәләр алдында каравылчы Хәтмулла бабай гына тәмәке тартып утыра.
– Һәй, бәләкәч, кайдан килеп чыктың син? – диде ул кызны күрүгә һәм көрсенде, – Әтиеңне алып киттеләр шул, балам. Мировой кеше! Син кайгырма, кызым, кайтыр әле ул. Кайтыр…
Хәтмулла бабайның сүзләре дә матур, тавышы да ягымлы иде. Тәнзилә үзенең ничек елап җибәргәнен дә сизми калды. Һәм мышкылдый-мышкылдый урам буйлап китте.
Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный кайдадыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын. Ун яшь кенә ич әле аңа. Ун да тулып җитмәгән.
5
"Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен", – дип китсә дә әтисе кайтмады. Әнисенең өзгәләнүләренә караганда, ул тиз генә кайтмаячак иде. Хәер, Тәнзилә үзе дә күрде ич аның кемнәр кулына эләгүен. Авылдан чыкканчы ук кыйный башлаганнар икән, үз ояларына алып кайткач, бернидән дә тайчынып тормыйлар инде. Боларны уйласаң, шулкадәр кыен була, тамакка төер, күзгә яшь тыгыла. Үзеңне бөтен галәмдә берьялгыз, яклаучысыз калгандай хис итәсең.
Хәер, ялгызлык хистә генә түгел иде. Тәнзиләнең ахирәтләре дә бераз читләшә башлады. Әтисе китеп бөтен эш үзләренә өелеп калгач, кызның буш вакыты бик булмады да. Сирәк-саяк уйнарга чыккан вакытларында, ул килеп бераз тору белән ахирәтләре ниндидер сәбәпләр табып таралышып бетә икән бит. Кызның әле моңа игътибар иткәне юк иде. Бер мәлне әнисе зарланып алды:
– И, кызым… Икебез генә калдык хәзер… – диде ул Тәнзиләнең чәчләреннән сыйпап, – Ахирәтләрнең дә килгәне юк, күршеләр дә керми башлады. Үзем керсәм дә йөзләрен читкә боралар.
Менә шунда игътибар итте Тәнзилә. Аның ахирәтләре дә гел йөзләрен читкә бора икән бит. Үзе аларны эзләп өйләренә барган чакларда да әниләре тизрәк озатып җибәрергә ашыга:
– Эшләре күп әле аның, уенга чыга алмый, бар өеңә кайт, – диләр.
Барсына да Тәнзиләнең әтисен алып китүләре сәбәпче икән. Әллә аралашырга куркалар, әллә чынлап та дошман гаиләсе дип уйлыйлар. Алай да, болай да булырга мөмкин инде. Өстәвенә, әнисен көн аралаш диярлек кәнсәләргә чакыртып сорау алалар. Сиздермәскә тырышса да ул аннан хәлсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп кайта. Ничек кенә булмасын, ялгызлык чынбарлыкта иде.
Ә бер көнне ишекне тибеп ачып өч кеше килеп керде. Күн курткадан булсалар да барыбер әтисен алып киткән кешеләр төркеменнән иде болар. Берсе әнисенең исем-фамилиясен сорады. Бу Тәнзиләгә хәтта кызык булып тоелды, кайда икәнен белеп килгән бит инде, нәрсәсен сорап торырга? Тик ул елмая алмады. Килүчеләр усал, катгый иде. Берсе шундук:
– Нәрсә белән шөгыльләнәсез? Советка каршы эшлисезме? – дип өйне әйләнеп чыкты.
– Гомердә дә каршы булганыбыз юк, – дип акланды әнисе, – Алла сакласын…
– Алла сакламый, – дип кистерде килүче, – Ә сез аллага ышанасызмы?
Әнисе ни әйтергә белми төртелеп калды. Тик килүче катгый иде:
– Аллага ышанасызмы?
Тәнзилә әнисенең аллага ышануын, кеше-кара күрмәгән чакларда дога укуын белә иде. Шул ук вакытта ул күн курткалы бәндәләрнең дога укыган кешеләрне яратмаганлыгын да аңлый. "Алла сакласын", – дип юкка ычкындырды әнисе. Болар алдында алай ярамый иде. Хәзер, әнә, ни әйтергә белми аптырап тора.