– Биш минут вакыт калды, – дип кычкырды хәрбиләрнең берсе, – Биш минуттан сафка тезеләбез.

Бу сүзләр хушлашучыларны тагы да җанландырып җибәрде. Алар әйтәсе сүзләрен әйтеп калырга, теләкләрен теләп бетерергә ашыктылар. Әмма мондый чакта вакыт бик тиз үтә. Һәм офицерның көр тавышы яңгырады:

– Тезелеп басарга!

Ир-егетләр тезелеп баскач, офицер аларны күз карашы белән генә санап чыкты да:

– Машиналарга! – дип боерды.

Сугышка китүчеләр машина арбасына менеп басты. Утырырлык чама юк, әле баскан килеш тә көч-хәл белән сыешып беткәннәр иде. Халык арасында елаган, кычкырышкан, теләк теләгән авазлар көчле шау булып яңгырап торды. Машиналар кузгалып киткәч, төркем беркадәр алар артыннан ияреп барды. Бераздан кычкырышу авазлары күмәк кешеләрнең берләшеп елавына әверелде.

Елау авазлары Тәнзилә өчен яңалык түгел иде. Ул аларны кечкенәдән ишетеп үскән. Кайда гына булсаң да кинәт бер почмактан кемнеңдер елаганы ишетелә. Иртә таңда да, көндезләрен дә, кара төннәрдә дә. Хатын-кызлар елый. Кемнеңдер баласы үлгән, кемнеңдер ирен алып киткәннәр, кемнеңдер тагын бүтән төрле кайгысы бар. Аларына күпмедер дәрәҗәдә күнегелә дә инде. Чөнки бу авылның күз яшьләреннән өзелеп торганы юк.

Ләкин мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, ул җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип күз яшьләрен түгәләрдер.

Кешеләрнең мондый халәтен күзәтү рәхәт түгел иде, Тәнзилә кәнсәләр яныннан китте дә елга яры буйлап атлады. Шактый ераклашса да елау авазлары һаман колагында чыңлый иде әле. Кинәт кыз урманга китүчеләрне исенә төшерде. Алар гына еламыйдыр бүген. Ләкин аларның еламавы бәхет түгел, ә бөтен халык елавына, бөтен илнең күз яшьләренә хыянәт итү кебек тоелды. Яхшы түгел инде, барыбер. Кыз, әлбәттә, аларны аңлый иде. Ул үзе дә шундыйрак язмыш кичергән, аларча фикер йөрткән һәм ниндидер үзгәрешләр көткән кеше иде. Сугышны шатланып каршылавы да батырлыклар кылып калу ниятеннән түгел, ә тормыш рәвешенең үзгәрүен өмет итүдән иде. Кем белә, яңа власть килсә, бәлки, әтисен дә азат итәрләр, әнисе дә гел күзәтү астында булмас…

Әлеге хисләренең хаклыгын дәлилләргә теләгәндәй, Тәнзиләнең уйлары үткәннәргә юлланды, фаҗига башланган көнгә кайттты. Тәнзилә өчен ул әтисен алып киткән мәлдән башланды.

4

Тәнзиләләрдән ерак түгел генә елга ага. Кечкенә ул үзе, исемен дә белүче юк, барсы да елга дип йөртә. Авыл читеннән узган Зуръелганың бер чаты бугай инде. Менә шул елга буенда вак ком тулып ята. Комлык алар өчен хөрриятнең үзе шикелле, әллә нинди уеннар уйнап бетерәләр, әллә ниләр төзиләр. Ул чакта өйле уйныйлар иде. Күптән инде бу, Тәнзиләнең бәләкәй чагында ук. Өч… Юк, дүрт елга якын вакыт үткән. Тәнзилә үз өенең олы ягын бизәп маташканда, Катя кычкырып җибәрде:

– Кызлар, карагыз әле!

Кызларның барсы да ул күрсәткән якка борылды. Кап-кара булып ялтырап торган җиңел машина күпергә якынлаша иде. Тәнзиләнең мондыйны беренче тапкыр күрүе, авылдагы шалтыр-пылтыр килеп калтырап йөри торган бердәнбер полуторкадан башканы күргәне юк. Ул өнсез калып күзәтергә тотынды. Оля да, Катя да шундый ук хәлдә иделәр бугай. Бары тик Наташа гына баскан урынында талпына-талпына үз белеме белән шаккаттырырга ашыкты:

– Эмка бит бу! Эмка! Минем моны күргән бар әти белән шәһәргә баргач.

Тәнзилә йөзен сытып куйды. Аның эмка дигән нәрсәне дә, шушындый машиналар йөри торган зур шәһәрне дә күргәне юк иде. Кызларның барсы да көнләшү катыш сокланулы карашларын Наташага төбәде. Ә Наташа һаман: