Төхфәт календарьдагы датаны укыды да уянып китте. Әле төн уртасы иде бугай. “Бүген 17нче декабрь иде инде, ничәнче ел соң? 2100 бит, нинди 1979 булсын. Тагын Байсуга бардыммы? Ногманова Әлфинур… Тукта, Вакыйф бабакайның әнисенең – әбинең әбисенең исеме Әлфинур булган бит. Бу шул Әлфинур әбиме? Кичәге төштәге хатынның бәләкәй чагы буламы инде бу?..” Шундый уйлар Төхфәтнең миен бораулады. Аның йокысы туйгандырмы-юкмы, әмма тәмам ачылган иде. Ул әле шактый вакыт боргаланып, уйланып ятты, сәгать биш тулганда торды. Уңга-сулга, алга-артка иелгәләп, зарядка ясагандай итте. Гадәтенчә сенсорга кагылып, Останы чакырды. Роботның “Нәрсә әзерлим?” дигән соравына, нишләптер, “Берни дә әзерләмә!” – дип төксе генә җавап бирде. Аннары, мондый җавапка программаланмаган Оста аңа ниндидер мескен бер халәттә калган кебек тоелды да: “Борай боткасы, сөтсез кофе”, – дип куйды. Көндәгечә, душка кереп китте.